МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
| E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 25 |
| У нас учат: | 6 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Татар халык бизәкләре 23.10.2017

- Хәрәкәттә - бәрәкәт 19.10.2017
-
EСИА 19.10.2017

-
Туган як музеенда 09.10.2017

Без мәктәпкә хәзерлек һәм зурлар группасы балалары " Туган як" музеена экскурсиягә бардык.Музейда үзебез өчен бик күп мәгълүматлар алдык.Үзебез рольгә кереп уйнаган бүре, куяннарны да якыннан күрдек.Бераз курку басса да озакка бармады.Элекке тормышның кибете, ишегалды, өй эчендәге җиһазлар хәзергедән күпкә аерыла икәнен белдек.Бишек күреп үзебезнең дә шунда тибрәләсе килеп китте.Безгә күп мәгълүмат бирергә теләгәннәре өчен апаларга зур рәхмәт.
-
Җырлы-биюле уеннар 21.09.2017

2 кечкенәләр группасы балалары музыка шөгылендә җырлы - биюле уеннарны бик яраталар. Бүген алар түгәрәк уенын уйнадылар. Аларның хәрәкәт активлыклары үстерелде, кәефләре күтәрелде
Бир кулыңны, бир кулыңны
Булсын әле түгәрәк.
Әйе шул, әйе шул
Булсын әле түгәрәк.
-
Рус теленә өйрәнәбез. 21.09.2017

Балалар рус теленә бик теләп өйрәнәләр.Шөгыльләрдә сюрприз моментлар кертү балаларны тагын да кызыксындыра.Бүген дә аларга әкият иленнән Аю баласы килгән, ләкин буш кул белән түгел: тулы бер кәрзин уенчыклар, уеннар алып килгән. Уеннар аша балаларның сүзлек запаслары баетыла, сөйләм телләре үсә, дуслыклары арта.
-
Экскурсиядә 18.09.2017

Мәктәпкә хәзерлек группасы, зурлар, уртанчылар группасы балалары бергәләп көзге урманга экскурсиягә бардылар.Алар Актанышыбыз белән танышуны дәвам итеп көзге табигатьнең матурлыгына сокландылар,көзен кошлар һәм бөҗәкләрнең тормышында бара торган үзгәрешләрне күзәттеләр.Әлбәттә, без яраткан уеннар да, тәмле ризыклардан авыз итеп алу да читтә калмады.Табигатьтә калган чүп-чарларны да җыештырдык.Экскурсиябез бик файдалы һәм күңелле булды.
-
Табигать дөньясына китап аша 15.09.2017

Парклар һәм скверлар елы дәвамы буларак экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы ,Актаныш районында "Кече Ватан елы" уңаеннан "Табигать дөньясына китап аша" дигән ЭКО фестиваль булып узды.Әлеге фестиваль берничә номинацияне үз эченә алды.Тәрбиячеләребез " Иң оста шигырь иҗат итүчеләр","Иң оригиналь үләннәр күргәзмәсе" номинацияләрендә җиңүчеләр булдылар
-
Чәчәкле җәй 23.08.2017

Менә кабат җәй безне үзенен җылы, матур көннәре белән сөендерә. Инде бакчабыз да шау-чәчәктә утыра. Балалар аеруча чәчәкләрне бик яраталар.Көннең төрле вакытында алрны күзәтү аеруча мавыктыргыч: кайсы таҗларын ача, кайсы яба.....Күзәтеп карагыз әле, Сез дә!
-
Нәни рәссамнар 22.08.2017

Кулларыбызга алдык акбурлар
Ясап куйдык кояшкай.
Ә бит ямьле бакчабызның
Исеме дә "Кояшкай".
Балаларыбыз чын рәссамнар булып асфальтка акбур белән рәсемнәр ясадылар.Алар бер - берләренә кояш кебек елмаюлар да бүләк иттеләр.













