МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
| E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 25 |
| У нас учат: | 6 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
Истәлекле мизгелләр 22.02.2017

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан зурлар группасы әтиләр белән бәйрәм иртәсе үткәрделәр.Иң зур кунак шахмат остасы Галимов Фәһим абый да килгән иде.Ул үзенең шахмат уйнау алымнарын күрсәтте.
-
Әтием ,горурлыгым! 21.02.2017

Мәктәпкә хәзерлек группасы балалары " Әтием, горурлыгым!" дигән баш астында Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үттеләр.Балалар әтиләргә үзләренең матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Әтиләр белән үткәрелгән уен - ярыш балаларда кыюлык, батыр солдат булу теләге уятты, әтиләре, абыйлары белән горурлану хисе тәрбияләде.
-
"Ел тәрбиячесе-2017" 20.02.2017

Районыбызда "Ел тәрбиячесе-2017" бәйгесенең зона этабы үтте.Район турында призлы урыннарны яулаган тәрбиячеләр белән бергә Мөслим, Минзәлә, Сарман районнарының көчле тәрбиячеләре көч сынаштылар.Тәрбиячеләр эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.Презентацияләр аша яңа технологияләр белән таныштылар.
-
"ЙОЛДЫЗЛЫК -2017" 16.02.2017

Балалар бакчасына йөрүче балалар арасында "Йолдызлык -2017" бәйгесенең муниципаль этапның финал туры булды. Безнең балалар бакчасы 3 урынга лаек булдыКотлыйбыз!
-
Бармак уеннары
16.02.2017
Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү бурычларын чишкәндә, белем бирүнең төрле алымнары, чаралары кулланыла.4 енче яшьтәге балалар белән оештырылган эшчәнлек уен формасын ала. Шундый формаларның берсе булып бармак уеннары тора.2 енче кечкенәләр төркемендә бармак уеннарына зур игътибар бирелә. Бармак уеннары өчен атрибутлар булдырдык, балалар бик теләп уенда катнашалар. Хәрәкәтләнү активлыгы югары булган саен, балаларның сөйләме тизрәк һәм яхшырак үсеш ала, сөйләм сыйфаты, төрлелеге белән аерылып тора.Бармак уеннары баш мие эшчәнлегенә дә, интеллект үсешенә дә уңай йогынты ясый.
-
ЮХИДИнең яшь дуслары 16.02.2017

Балаларда бер - берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү, игътибарлы булу тәрбияләү, урамнарда һәм юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту максатыннан балалар юл йөрү кагыйдәсендә булдылар.
-
Яраткан шөгыльләребез 14.02.2017

Зурлар группасы балалары шахмат - шашка уеннарын бик яратып уйныйлар.
-
Минем туган авылым 11.02.2017

Мәктәпкә әзерлек группасы балалары белән тәрбияче Минимухаметова И.И. җитәкчелегендә төсле таякчыклар ярдәмендә "Минем туган авылым" темасына конструкцияләү шөгыле үтте. Балалар фикерләр алышып теләп катнаштылар.
-
Функциональ агач 10.02.2017

Ел фасылларын өйрәнеп, җәнлекләрнең төрле ел фасылларында көнкүрешләрен һәрдаим камилләштерү максатыннан зурлар группасы тәрбиячесе Минимухаметова И.И., Хуҗина Р.Г., кече тәрбияче Мухаметшина Д.Б. ярдәме белән функциональ агач ясалды. Әлеге эшкә Насрыевлар гаиләсенең дә өлеше керде. Аларга бик зур рәхмәт.
-
Минем кече Ватаным 10.02.2017

Тәрбиячеләр: Хуҗина Р.Г., Минимухаметова И.И.,кече тәрбияче Мухаметшина Д.Б. балалар белән бергәләп "Минем кече Ватаным" темасына, туган якның тарихы һәм авыл, шәһәр темасын тирәнрәк яктырту максатыннан авыл һәм шәһәр йортлары эшләделәр.













