МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
| E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 25 |
| У нас учат: | 6 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Тәрәз төбем-гөлбакча 30.03.2018

Тәрәз төбем - гөлбакча
Чәчәкләр үстерәбез.
Балалар белән бергә,
Һәркөн сулар сибәбез.
Балалар үзләре чәчкән орлыклардан шытып чыккан чәчәк үсентеләрен карап, күзәтеп торалар. Аларга үсәргә яктылык,су, һава кирәклеген дә беләләр.Көн саен бик теләп үсентеләрне күзәтәләр.
-
Курчак театры 28.03.2018

Балаларда театрга, матур әдәбияткә кызыксындыру уяту, курчакларны дөрес итеп уйнарга өйрәтү максатыннан тәрбияче Солтанова Ә.Н. җитәкчелегендә зурлар группасы балалары "Батыр әтәч" татар халык әкиятен сәхнәләштерделәр.Балалар образларга кереп , үз тавышлары белән, сәнгатьле дөрес интонация белән сөйләрделәр.
-
Үрдәк яңа дуслар эзли 28.03.2018

Тәрбияче Хуҗина Р.Г. җитәкчелегендә мәктәпкә әзерлек группасы балалары А.Алишның "Сертотмас урдәк" әкиятен яңача сәхнәләштерделәр. Үрдәк яңа дуслар, яңа җирләр күреп кайткач дусларына Туган җирдән дә матур җир юклыгына төшендерде.
Балалар әкият геройлары аша тирә- юньдәгеләрнең кыен хәлдә калганнарын күреп ярдәмгә килергә, мимикалар аша әкиятнең эчтәлеген ачып бирергә, дус -тату булып, һәр рольнең кирәклеген, бер- берсенә бәйлелеген тоеп уйнарга өйрәнделәр.
-
Чираттагы семинар 27.03.2018

База площадкасының чираттагы семинары Әгъбәс балалар бакчасында "Балаларны икетеллелеккә өйрәтүдә методик алымнар куллану" дигән темада узды.Мәктәп директоры, башлангыч класс укытучылары да әлеге семинарда катнашып зурлар ,мәктәпкә хәзерлек төркемчәсендә сөйләм үстерү һәм грамотага өйрәнү белем бирү эшчәнлекләрен карадылар, үз фикерләре белән уртаклаштылар.
-
Әкияткә сәяхәт 26.03.2018

Кечкенәләр группасында ата-аналар белән эшчәнлек тыгыз элемтәдә алып барыла.Район методик берләшмәсенә йөрүче тәрбиячеләргә " Чуар тавык" әкиятен сәхнәләштерелеп күрсәттеләр.
-
Конкурс бәйгесендә 23.03.2018

"Яшел ут -2018" Республика бәйгесенең район этабында 1 урынны яуладык һәм ЮХИДИ фонды җитәкчесе Саетова Р.З. истәлекле бүләк тапшырды.Юлларда сак йөрергә чакырды.
-
Йомры икмәк белән сәяхәт 23.03.2018

Театр атналыгында 2 кечкенәләр группасы балаларына Йомры икмәк белән сәяхәт итеп геометрик фигуралар, бер, күп төшенчәләрен ныгыттылар.Әкият геройларының биремнәрен үтәп логик фикерләү сәләтләрен үстерделәр.
-
Җир шары буйлап сәяхәт 21.03.2018

Балалар глобус буйлап сәяхәт итеп: урманнар, елгалар,күлләр, таулар белән таныштылар.Әлеге сәяхәт аларга бик охшады.
-
Театр атналыгында 19.03.2018

"Әкият" Татар дәүләт курчак театры артисты Ринат Гыйздәтуллинны республикада күпләр танып беләдер.Зурлар группасы балаларын тәрбияче Әлфия апалары да бүген Ринат Гыйздәтуллин белән таныштырды.Алар презентацияләр карап кына калмадылар,ул уйнаган әкиятләрне сәхнәләштереп тә карадылар,бик оста итеп уйнадылар.
-
Игровой час"Загадайкина" 16.03.2018

Был проведен игровой час"Загадайкина". Дети с большим интересом отгадывали загадки.Повторили свои знания по темам "Одежда", "Животные", "Транспорт", "Сад и огород".
В отгадывании загодок победила дружба.В конце просмотрели мультфильм "Козлёнок, который считал до десяти".Вспомнили названия других мультфильмов, которые смотрели втечении года.













