МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
| E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 25 |
| У нас учат: | 6 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Көтеп алган бәйрәм. 27.12.2017

2 кечкенәләр группасында да Яңа ел бәйрәме гөрләп үтте.Сюрприз мизгелгә Кыш бабай килү , Кар кызы биюләре булды.Залның матур бизәлеше дә ата-аналарны, балаларны шаккаттырды.
-
Бездә , Яңа ел. 26.12.2017

Уртанчылар группасында "Котлы булсын,Яңа ел!" бәйрәм иртәсе булып узды. Бәйрәмгә һәрбер бала яңа ел костюмнарыннан, күтәренке кәеф белән килгән иде. Алар кар кызын убырлы карчык һәм албастыдан бик күп җырлар, шигырьләр, биюләр,табышмаклар белүләре белән коткара алдылар. Сагынып көткән Кыш бабай аларны матур бүләкләре,күчтәнәчләре белән сөендерде.
-
Игътибарлы булыйк! 15.12.2017

Кыш көне көннәр иртә караңгылана, шуңа күрә балалар белән тышта кичтән озак йөрү куркыныч.Баалларның өс һәм аяк киемнәренә яктылыкны кире кайтара торган полоскалар ябыштырырга кирәк.Караңгыда бу полоскалар ачык булып ялтырыйлар, автомобиль йөртүчеләр аларны бик тиз күреп алалар. Бу балаларның тормышын һәм сәламәтлеген саклауга ярдәм итә.
Бала белән барган һәр кеше юл кагыйдәсен турында белсә һәм аны үтәсә, Сезнең һәм якыннарыгызның тормышы шулкадәр куркынычсыз була.Кыш көне сулыклар боз белән каплана. Мондый урыннарда балалар хоккей уйнарга, чаңгы шуарга, ял итәргә яраталар. Сулыклар кырларында гына түгел, ә уртасында да боз катламы бер төрле түгел. Боз катламы ярылып китәргә мөмкин. Үзегезне һәм балаларны куркынычсызлыктан саклыйк!
-
Тиздән Яңа ел! 15.12.2017

Балалар кышкы табигатьнең матурлыгына сокланып карыйлар: ап - ак карлар яуганын да, агачлардагы бәсләрне дә, күз ачкысыз бураннарны да күзәтергә яраталар .Ләкин аларга иң якыны яңа ел җитү, урамнарга куелган бизәлгән чыршылар. Менә алалр үзләре дә нинди матур чыршылар ясадылар!Тиздән Яңа ел!
-
Аттестациянең соңгы этабында 04.12.2017

Тәрбиячеләребез Гибадуллина Л.Х.,Маннапова Н.М., Хуҗина Р.Г. аттестацияне уңышлы уттеләр. Котлыйбыз!
-
Сак булыйк! 30.11.2017

Кыш айларында да бозлыкларда һәм сулыкларда сак булырга кирәклеген балаларга һәрвакыт искәртеп торырга кирәк. Шул максаттан балалар арсында " Сулыкларда һәм бозлыкларда сак булыгыз!" ,- дигән рәсем бәйгесе, әнгәмәләр үткәрелеп килә.Тиздән бәйгегә нәтиҗә ясалачак.
-
Кояш гомере телим мин, әнием , сиңа! 28.11.2017

Балаларда әниләргә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан балалар әниләренә булган хисләрне кулдан ясалган бүләкләр , сурәтләр аша белдерделәр.
-
Кошларны озату 07.11.2017

-
"Туган як-2017" 26.10.2017

-
Матур күлмәкләр көне 24.10.2017














