МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
| E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 25 |
| У нас учат: | 6 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Җиңү көне белән! 08.05.2018

Язлар арты язлар җитә, җирдә яшәү дәвам итә.Илебезне саклап аяусыз көрәшкән, Бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбызның батырлыгы буыннан - буынга күчеп, халык күңелендә сакланып килә.Һәр елның 9 маенда ветераннар очраша, ә күзләрендә шатлыклы күз яшьләре. Сандыктагы орден- медальләр, саргайган хатлар кузгала.
Хөрмәтле ветераннар, сугыш чоры кешеләре! Илебезгә һәм халыкка аяусыз хезмәтегез, тиңдәшсез батырлыгыгыз һәм рухи ныклылыгыз өчен, сезнең алда баш иябез. Сезнең бүгенге яшьләргә лаеклы үрнәк булган кыюлыгыгыз өчен, ихтирамыбызны белдерәбез.
-
Ветераннарның батырлыгын онытмыйк! 07.05.2018

Картаймагыз әле,ветераннар,
Картаймагыз,әй, тынгысыз җаннар!
Сезгә тиеш әле бик күп язлар,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар.
Бакчабызда тыл ветераннары белән очрашу үткәрелде.Хөрмәтле Галия апа,Гавис абый, Генрих абыйлар үзләренең сугыш авырлыклары, хезмәтләре белән таныштырдылар. Балалар аларга бүләкләр тапшырдылар һәм концерт номерларын бүләк иттеләр.
-
Сугышлар кирәкми! 05.05.2018

Кинолардан гына күргәнем бар,
Укып кына беләм сугышны.
Ә шулай да сугыш сүзе мине
Тетрәндерә, кыса сулышны.
Һәркөн иртән әни, улым, диеп
Башкаемнан сыйпап уята.
Ә кайдадыр сугыш бара, мине
Авыр уйлар борчый,уйлата.
Мәктәпкә әзерлек группасы балалары тыл ветераны Гавис абыйларда булдылар. Ул бәйрәм якынлашкан көннәрдә сугыш чорының авырлыгы,яшәү тормышы белән таныштырды. Балалар үзләре ясаган открыткаларны бүләк иттеләр.
-
Үткәннәр онытылмый. 04.05.2018

Тәрбияче Әлфия апалары белән зурлар группасы балалары тыл ветераннарының өйләрендә булдылар.Аларны бәйрәм алдыннан котладылар, очрашуга чакырдылар.
-
Алар илгә Җиңү алып кайтты 04.05.2018

Зурлар группасы балалары " Алар илгә Җиңү алып кайтты" дигән китап белән таныштылар. Бу китапта Актаныш районында туган, яшәгән, Икенче бөтендөнья сугышы фронтларын кичеп, илгә Җиңү алып кайтучылар исемлеге бирелгән.Сугыш кырында мәңгелеккә ятып калган яки хәбәрсез югалган якташларыбызның батырлыкларына сокландылар.
-
Музейда 03.05.2018

Уртанчылар группасында балаларның Җиңү көне турында күзаллауларын формалаштыруны киңәйтү максатыннан балалар бакчасының тарихи музеена экскурсия оештырдык. Музейда балалар сугыш һәм тыл ветераннарына багышланган стендлар, альбомнар белән таныштылар.Сугыш вакытында язылган хатларны карадылар. Балалар, музейдан батыр солдат булу өчен көчле, батыр,сәламәт булырга кирәклеген белделәр.
-
Хәтер китабы 02.05.2018

Хәтер...
Бары тик кешеләргә генә хас изге хис.Ул безнең аңда мәңге яши.Яшәп кенә калмый, ә яңадан -яңа буын кешеләрен батырлыкларга өйди, хәзерге гамәлләрне элекке каһарманлыкларга тиңләргә чакыра.Яу кырында ятып калганнарның исемнәре Хәтер китабы битләрендә мәңгеләштерелде. Тататрстан Республикасы Хәтер китабында сугыштан кайтмаган якташларыбыз турында мәгълүмат тупланган. Бу безнең ата- бабаларыбызга аерым бер һәйкәл.
Балалар Хәтер китабы белән танышып , гомерләрен аямыйча илебез данын үстергән кешеләргә тирән ихтирам билгесе икәнен дә белделәр.
-
Чәчәкләр китерик Тукайга! 26.04.2018

Яз.Назлы кояш. Апрель.Тукай.
Әйләнәңдә - гөлләр...
Сүзен , гүя,
Шулар аша әйтә күңелләр:
-Туган көнең белән!- дигән сыман
Елмаялар кебек бу гөлләр...
Апрель. Шагырьнең туган көне. Тукай һәйкәлләре янында шигырь бәйрәмнәре тантана итә.
ЧӘЧӘКЛӘР КИТЕРИК ТУКАЙГА.
-
Тукай бәйрәме 25.04.2018

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үттек. Балалар аның шигырьләрен, әкиятләрен укып, сәхнәләштерделәр.Тукай әсәрләре геройларын, табигать күренешләрен рәсемнәрдә сурәтләделәр.Бөек шагыйребезнең шигырьләре ,әкиятләре һәм җырлары аша кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары, шулай ук туган телебезгә олы ихтирам тәрбияләү, ялганламаска, табигатьне , анда булган бар тереклекне яратырга өйрәнделәр.
-
Театр бәйгесен йомгаклап 19.04.2018

Балалар иҗат үзәгендә "Театр яктылыкка , нурга илтә..." бәйгесен йомгаклау танатасы булды.Тәрбияче Хуҗина Роза Габдулла кызы җитәкчеленендә мәктәпкә әзерлек группасы балалары белән әзерләгән " Үрдәк яңа дуслар эзли" дигән спектакль район күләмендә 1 урынга лаек булды, Диплом белән бүләкләнделәр.













