МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
| E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 25 |
| У нас учат: | 6 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Иске Идел янына сәяхәт 15.09.2018

Көзнең матурлыгы табигатьтә чагыла башлады. Без балалар белән бу матурлыкны күрер өчен Иске Идел янына юл тоттык. Су өсте тулы үрдәкләр, казлар. Алар суда коеналар, йөзәләр иде. Әргәнешнең агач - куаклары көз җитешкәннән сизгәндәй ара - тирә сары, кызыл төсләргә керә башлаган. Балалар белән "Гайша - Миләүшә", "Хәйләкәр төлке", "Көн - төн" уеннарын уйнадык. Су буенда рәхәтләнеп ял иттек.
-
Абдулла Алиш иҗаты буйлап сәяхәт 14.09.2018

Бөек татар язучысы - Абдулла Алишның 15нчы сентябрдә туган көне. Аның иҗаты белән танышу максатыннан, без, мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме балалары белән китапхәнәгә экскурсияга бардык. Рушания Җәүдәтовна балаларны язучының иҗаты белән таныштыды.Балалар әкиятләрнең эчтәлеге буенча рәсемнәр ясадылар, мультфильмнар карадылар, кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Бу сәяхәтебез балалар күңелендә уңай тәэссирләр калдырды.
-
"Мәликә" чишмәсенә сәяхәт. 07.09.2018

Без бүген зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән берлектә "Мәликә" чишмәсенә сәяхәт кылдык.Максатыбыз : авылыбызның сулыклары белән танышу ,тирә-юнен бераз чистартып,чишмәләргә карата сак караш тәрбияләү һәм хезмәт тәрбиясе бирү иде.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы. 06.09.2018

Балалар бакчасында "Балалар бакчасы белән ата-аналарның сәламәтлекне саклау буенча уртак эше.Гриппка каршы профилактик чаралар үткәрү" исеме астында гомуми ата-аналар җыелышы булып узды.Кунакка район хастаханәсенең балалар табибы Губайдуллина Руфия Нәсих кызы килде.Ул ата-аналарны прививкаларны үткәрүнең мөһимлеге турында сөйләде.
-
Кибеткә экскурсия. 05.09.2018

Балаларга кече яшьтән үк һөнәрләрнең күптөрле булуын аңлатып үстерсәк,бәлки бу һөнәрне сайлаучы кыз һәм малайлар саны да артыр дигән максатта,сәяхәтебезне кибеткә юнәлттек.Балаларны сатучы һөнәре белән таныштырдык.Сатучы һөнәренең нинди булуын якыннан күргән балалар өчен бик тә кызыклы булды.
-
Хәрәкәттә- бәрәкәт! 04.09.2018

Хәрәкәттә –бәрәкәт!
Тәнгә керә көч һәм дәрт.
Тәнгә сихәт, җанга рәхәт,
Хәрәкәткә мең рәхмәт!
Бүген без балалар белән күңелле стартлар уенын үткәрдек.Сәламәтлек ул –спорт, физкультура белән шөгыльләнү, чыныгу, сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәм әлбәттә барысын да җиңеп чыгу өчен белем һәм дуслык та кирәк.Безнең бакчабызда тәрбияләнгән Хадеев Искәндәр Илшат улы Россия чемпионы булды.Аның кебек җитез, сизгер, өлгер булып үсегез!Балалар “Пингвиннар”, “Тупны кем күбрәк җиргә бәреп тота”, “Туп йөртү”, “Кем беренче йөгереп килә” хәрәкәтле уеннарын уйнадылар, ярыштылар.Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Денис һәм Радмир җиңүчеләр булдылар. Балаларның шат авазлары, дусларына көч бирүләре бакчабызда яңгырап торды.
-
Музейда булдык 31.08.2018

Зурлар группасы балалары тәрбиячеләре Гибадуллина Л.Х. белән балалар бакчасының "Тарихи музейында" булдылар.Музейдагы татар халкының милли гореф -гадәтләре, милли киемнәр, йорт җиһазлары белән таныштылар. Балаларда күзаллау, фикерләү, акыл сәләтләре үстерелде, зур кызыксыну уятылды.
-
Без - нәни төзүчеләр 31.08.2018

-
Күрче дөнья нинди матур! 20.08.2018

Күрче дөнья нинди матур!
Гөл, чәчәкләре белән.
Гөлбакчабыз гөрләп тора
Нәни балалар белән.
Балалар кечкенәдән үк рәсемнәргә бик яраталар. Алар үзләренең уйларын кәгазьдә генә түгел, асфальта да сүрәтлиләр.Алар тыныч җир, тыныч имин ил телиләр!
-
Кырмыска әкиятләре 13.08.2018

Балалар кырмыскалар кебек бик тиз "Кырмыска әкиятләрен" әкият -мультфильмнәрен карарга залга ашыктылар.Мультфильм халык мәкальләренә нигезләнеп төзелгән,ә мәкальләр халыкның зирәклеген, хикмәтлелеген үзенә туплаган бетмәс- төкәнмәс хәзинә.Мәкальләрнең асыл чыганагы- киңкырлы һәм катлаулы тормыш үзе.Халыкларның еллар, гасырлар буена тупланган тәҗрибәсеннән туган мәкальлә р буыннан -буынга тапшырылып килә.Әкияти кырмыскада халыкның хикмәтләр тулы сандыгы бар.Зирәк карт кырмыска андагы мәкальләрнең асылын кырмыска балаларына аңлата.













