МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
| E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 25 |
| У нас учат: | 6 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
Ачык шөгыль/Открытое занятие 09.11.2018

Тәрбиянең төп асылы - балалар бакчасы белән гаиләнең бердәмлегендә, менә шуларны истә тотып зурлар төркемендә ачык шөгыль үткәрелде. Аның темасы "Әби - бабайларны хөрмәтлик" дип атала. Максаты: Зурларга карата хөрмәт тәрбияләү, әби - бабайларның кадерле кешеләр булуын төшендерү.
-
Бездә кунакта, театр / У нас в гостях театр 02.11.2018

Безнең балалар бакчасына, балаларыбызны сөендереп театр килде. Балалар күздә йоммыйча театр геройларының сөйләгәннәрен тыңлап утырдылар, чөнки Нюша белән Крош өйдә үзең генә калган очракта, үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен өйрәттеләр. Бу театр балаларга бик ошады.
-
Кошлар озату/Проводы птиц в тёплые края 01.11.2018

Уртанчылар төркемендә "Кошлар озату" бәйрәме үтте. Бәйрәмгә балалар кош маскалары киеп керделәр. Сюрприз моментка төлке керде. Балалар төлке биремнәрен бик теләп башкардылар. Балаларга кошларга карата ихтирам хисе тэрбиялэнде.
-
Гөлләрем, гөлкәйләрем. 31.10.2018

Уйнап кына йөрмибез,
Бездә бакчабызда.
Тузан сөртү, гөлләр юу,
Ошый барчабызгада..
Без, зурлар төркеме, бакчабызда төрле һөнәрләргә өйрәнәбез. Үзебезнең тәрәз төбендәге гөлләребезне һәр даими диярлек тәрбияләп, карап торабыз. Гөлләребез безне үзләрнең матур, хуш исле чәчәкләре белән сокландырып торалар. Безгә рәхмәт әйтәләр.
-
А. Алиш иҗаты/ Творчество А.Алиша 30.10.2018

Әйтсәләр дә: барып тор син, диеп,
Дөньяның иң рәхәт җиренә.
Әйтер идем: кирәк түгел, дип.,
Кайтам мин, дип, туган илемә.
Сатмас егет илен алтын- көмешләргә,
Әгәр югалтмаса вөҗданын;
Алтынны ул чүпкә санар,
Иң кыйммәтле күрер Ватанын.
30 октябрь көнне мәктәпкә әзерлек төркеме А.Алиш иҗаты белән таныштык. Балалар аның әкиятләрен хикәяләрен яратып сөйләделәр. "Тукмар белән чукмар" мультфильмын карадылар. Аннары пластилиннан геройларын әвәләделәр
-
"И снова золотая осень"/ Конкурс 29.10.2018

Балалар әти - әниләре белән актив рәвештә "И снова золотая осень" исемендәге конкурста катнаштылар.Төрле көзге табигый материаллардан кул эшлэрен эшлэп алып килделәр.
-
РМО җитәкчеләре утырышы/ Заседание руководителей РМО 25.10.2018

"Белем бирү стратегиясен гамелгә ашыру һәм Федераль дәүләт белем бирү стандартларына кадәр гамәлгә ашыру шартларында мәгариф оешмасы агымдагы эшчәнлеге белән идарә итү" темасы буенча РМО җитәкчеләре утырышы.
-
"Без нәни төзүчеләр"/Мы маленькие строители 22.10.2018

Беренче кечкенәләр төркеме балалары зур төзү материаллары белән уйнарга бик яраталар.
Өйләр, гаражлар төзиләр, шул ук вакытта төсләрне дә өйрәнәләр.
-
Район методик берләшмәсендә 18.10.2018

"Умырзая" балалар бакчасы базасында үткән район методик берләшмәсендә безнең балалар бакчасыннан 4 педагог катнашты.
-
"Сәләмәтлек - зур байлык" 15.10.2018

"Сәләмәтлек - зур байлык" дигән девиз астында, без кечкенәләр төркеме балалары белән физкультура шөгылен бик яратабыз. Безнең иң яратып уйный торган уеннарның берсе "Аучы һәм куяннар" уенның бер мизгеле....













