МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
| E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 25 |
| У нас учат: | 6 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Без җиңүче 26.08.2015

Укытучыларның август киңәшмәсендә үткәрелгән "Заманча мәгариф: яңа таләпләр, яңа җавапчылык, яңа мөмкинлекләр" выставкасында "Лучшие достижения по методической работе среди ДОУ" номинацияседә безнең коллектив 2 урынга лаек булды.
-
Чәчәкләр дөньясы 22.08.2015

Районыбызны төзекләндерү, яшелләндерү, матурлау максатыннан "Өй алдыбыз гөлбакча-2015" район бәйгесенең "Чәчәкләр дөньясы" күргәзмәсендә балалар бакчалары арасында 2 урынга лаек булдык.
-
Безнең күзәтүләр 21.08.2015

Без үстергән чәчәкләр, җиләк-җимешләр бакчасы чынлыкта иҗат лабораториясе ул. Анда төрле кызыклы, мавыктыргыч күзәтүләр дә үткәрәбез.
-
Безнең дуслык 20.08.2015

Балалар бакчасына килүләренә күп тә булмаса да балалар инде дуслашып та өлгерделәр, күңелле итеп уйныйлар,җырлыйлар, бииләр.
-
"ТЫЛСЫМ" балалар бакчасында 03.08.2015

Бүген районыбызда яңа "ТЫЛСЫМ" балалар бакчасы ачылды.Безнең балалар да ачылу тантанасында катнаштып уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Үзебезнең осталык 01.07.2015

Балалар тәрбиячеләре Нуретдинова Алмазия Абулфатиховна белән мәйданчыкны бизәделәр, аның матурлыгына сокландылар.
-
Җәйге матур көннәр... 16.06.2015

Балалар бүген җәйге табигать белән якыннан таныштылар.Алар чәчәкләрне, күбәләкләрне, агачларны, төрле үсемлекләрне кызыксынып күзәттеләр. Җәйнең матур көненә сокландылар.
-
Табигатьнең гүзәллеген гел кайгыртып торырбыз 10.06.2015

1972 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы 5 нче июньне рәсми рәвештә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне дип игълан итте. Элеге дата киң җәмәгатьчелек игътибарын экология проблемаларына юнәлтү һәм кешеләрне табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга өндәү максатына хезмәт итә.Һәр елны әйләнә- тирә мохитне саклау көне уңаеннан дөньяның күп кенә галимнәре, бергә җыелып, планетабыз иминлегенә кагылышлы мөһим проблемалар турында фикер алышалар, табигатькә һәм экология мәсьәләләренә багышланган дөньякүләм чаралар: урамнарны җыештыру, агачлар утырту оештырыла, төрле күргәзмәләр, конференцияләр уздырыла.Безнең балалар да үз участокларын чистартып, тәртипкә китереп торалар, матур чәчәкләрен карап тәрбияләп үстерәләр.
-
Балаларны халыкара яклау көне 01.06.2015

1 июнь-балаларны халыкара яклау көне белән!
Кадерле балалар! Сезне әлеге көн белән котлыйбыз. Сау-сәламәт булуыгызны, бәхетле балалар булып үсүегезне, әти -әниләрегезне шатландырып яшәвегезне телибез!
Бүген, 1 июнь көнне балалар өчен "Яшьлек" кинотеатры янында бәйрәм оештырылды. Уен-эстафеталарда, төрле ярышларда, музыкаль программаларда балалар актив катнаштылар.
-
Сабантуе-2015 29.05.2015

Иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе Сабантуй үткәрелде.Сабантуй флагын бакчабызның иң булдыклы балалары Зарифҗанов Искәндәр һәм Суфиева Алияләр күтәрделәр.Җырлар, биюләр, төрле уеннар белән Сабантуй бик күңелле узды.













