Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54 |
| E-Mail: | sstak.akt@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 41 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
Бакчада җәйге эшләр 01.07.2014

Мәктәпнең яшелчә бакчасында һәм чәчәклегендә эш дәвам итә. Җылы яңгырлардан соң тернәкләнеп киткән чәчәкләр һәм яшелчәләр үзгә бер ямь биреп утыралар.
-
Яфрак-печән җыю өмәсе 24.06.2014

Һәр елдагыча матур традициягә тугры калып мәктәбебез эшче-хезмәткәрләре яфрак-печән җыеп тапшыру өмәсендә зур активлык күрсәттеләр-һәркем тиеш күләмдә яфрак-печән җыеп тапшырды.
-
Чыгарылыш кичәсе 21.06.2014

Мәктәп тәмамлаучы 3 укучыбыз һәм аларның ата-аналары өчен бүген мәктәбебездә чыгарылыш кичәсе үткәрелде. Кичә барышында укучылар һәм әти-әниләр мәктәп коллективына үзләренең рәхмәт хисләрен җиткерделәр. Укытучы-тәрбиячеләр коллективы үз чиратында чыгарылыш класс укучыларына зур уңышлар теләде. Бәйрәм кичәсе барлык укучыларга да, килгән кунакларга да бик ошады.
-
Лагерь ябу тантанасы 20.06.2014

"Мушкетёрлар" һәм "Солнышко" отряды укучылары "Очкын" ял һәм сәламәтләндерү лагерын ябу тантанасын үткәрделәр. Лагерь чорында үзара тагын да ныграк дуслашкан укучылар киләсе елда да лагерьда ял итү бик ошавын әйттеләр, алдагы елларда да лагерь оештырылсын иде дигән теләкләрен җиткерделәр,
-
Күңелле сабантуй 19.06.2014

Бүген лагерьга йөрүчеләр өчен тагын бер кече Сабантуй оештырылды. Татар халкының милли бәйрәмендә оештырылган барлык төр ярышлар үткәрелмәсә дә, укучылар Сабантуй бәйрәменнән бик канәгать калды-ярышларда җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә бүләксез калмады.
-
Дару үләннәре 18.06.2014

Бүген 2 отряд укучылары бергәләп дару үләннәре белән таныштылар. дару үләннәрен нинди очракларда, күпме файдаланырга икәнлеге вожатыйлар тарафыннан яхшылап аңлатылды, кайчан нинди дару үләнен җыярга мөмкинлеге дә искәртелде.
-
Егетләр һәм кызлар көне 17.06.2014

Бүген укучылар өчен тагын бер кызыклы көн булды-лагерьда егетләр һәм кызлар көне оештырылды. Әлеге көн дәвамында егетләр кызларга, кызлар егетләргә "әверелергә" тиеш иде. Кем киемен алыштырып, кем эш гамәлләре белән әлеге көн кысаларына туры килергә тырышты-беркем дә сынатмады.
-
Без бүген редакторлар 16.06.2014

"Солнышко" һәм "Мушкетёры" отряды укучылары бүген стенгазеталар чыгару буенча ярыштылар. Үз араларыннан сайлап куелган редакторлар белән бергәләп киңәшләшеп эшләгәннән соң 2 отрядның да газеталары эчәлекле, зәвыклы дип табылды.
-
Пантомимо кичәсе 15.06.2014

Бүген 2 отряд укучылары берләшеп "Пантомимолар кичәсе" оештырдылар. Әлеге кичәдә пантомимо теле белән әйтелгәннәрне аңлап, шул ук телдә дөрес җавап бирү-төп шарт булып торды. Кичә укучыларга бик ошады. Ахырдан балалар өчен дискотека оештырылды.
-
Бантиклар көне 14.06.2014
Бүген "Очкын" ял һәм сәламәтләндерү лагерында "Бантиклар" көне узды. Һәр отрядтан 1 укучы катнашты. 1 отрядтан Гарипова Гөлшат 21 бантик белән "Гөлчәчәк" исеме астында чыгыш ясады. 2 нче отрядтан Галиева Виктория - "Кыр чәчәге" исеме астында чыгыш ясады.28 бантик белән Виктория җиңүче исеменә лаек булды..








