Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54 |
| E-Mail: | sstak.akt@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 41 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
Балыкчылар булдык 03.06.2014

Бүген лагерьга йөрүче укучылар белән Әҗмәт авылы янындагы Ташъелга буена экскурсия оештырылды. Экскурсия вакытында төрле кызыклы уеннар белән бергә "Иң күп балык тотучы", "Иң зур балык тотучы" кебек конкурслар оештырылды. Галиева Виктория һәм Исмакаев Илназ "Иң күп балык тотучы" исеменә лаек булдылар.
-
Лагерь көндәлеген башлыйбыз 02.06.2014

1 июнь-Халыкара балаларны яклау көнендә мәктәбебез базасында укучыларыбыз өчен оештырылган "Очкын" җәйге лагере үз ишекләрен ачты. Укучылар лагерь программасы, кызыклы чараларның планы белән таныштылар. Бүген 2 отряд арасында "Күңелле эстафета" уен-ярышы үткәрелде.
-
Ата-аналар җыелышы 31.05.2014

Бүген мәктәбебездә гомуми ата-аналар җыелышы уздырылды. Иң элек классларда фикер алышканнан соң, барлык укучылар һәм ата-аналар тантаналы линейкага җыелдылар. Мәктәп директоры А.С.Хазиев уку елы дәвамында уку алдынгылар булып танылган укучыларны, сәбәпсез дәрес калдырмаучы укучыларны, спорт-сәнгатьтә актив укучыларны, мәктәп бакчасында тырышып эшләүче укучыларны, мәктәп белән тыгыз элемтәдә торып үзара хезмәттәшлек иткән гаиләләрне котлап, иганәчеләр ярдәме белән алынган бүләкләрне тапшырды. Башлангыч класс укучыларын җәйге каникулга озатуны, 5-9 класс укучылары өчен алда мәктәптә лагерь оештырылуын, күңелле яллар көтүен хәбәр итте.
-
Беренче имтихан 30.05.2014

Мәктәбебезнең чыгарылыш сыйныф укучылары авыл хуҗалыгы хезмәте һәм тегү хезмәте дәресләреннән имтихан тапшыралар. Бүген авыл хуҗалыгы хезмәте буенча тәүге имтиханны барлык укучылар да уңышлы тапшырды. Укучыларыбызга алдагы имтиханнарны да ныклы әзерлек белән уңышлы тапшыруларын телибез.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 24.05.2014

Бүген чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Әлеге истәлекле матур бәйрәмдә район пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Д.Г.Әмирҗанов, Такталачык авыл җирлеге башлыгы К.М.Шәйхразиев, Такталачык урта мәктәбе директоры А.Ш.Рахманов , 9 класс укучыларының ата-аналары катнашып, укучыларга үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Д.Г.Әмирҗанов мәктәп коллективына истәлек бүләге тапшырды.
-
Сөйләмең дөресме? 20.05.2014

-
Язгы хезмәт-көзге муллык 16.05.2014

Мәктәп яшелчә бакчасында күмәк тырышлык белән бәрәңге утырту оештырылды. Дәрестән тыш вакытларда һәм хезмәт дәресләрендә башка төр яшелчәләр дә утыртылды. . Язгы тырыш хезмәтнең җимеше мул булсын иде, ди укучылар.
-
Бөек Җиңүнең 69 еллыгын каршылап 08.05.2014

Бүген авыл мәдәният йорты каршында Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган митинг булды. Әлеге чарада Такталачык урта мәктәбе һәм мәктәбебез укучылары мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Бөек Ватан сугышына озату, тылдагы хезмәт һәм яудан каршылау күренешләрен авыл халкына сәхнәләштереп күрсәттеләр, һәйкәлгә венок салдылар.
-
Бакча эшләре башланды 30.04.2014

Мәктәбебез укучылары авыл хуҗалыгы хезмәте дәресләрендә һәм дәрестән тыш вакытларда язгы бакча эшләрендә актив катнашалар: мәктәп яны тәҗрибә участогын һәм яшелчә, җиләк җимеш бакчаларын чистарталар, җимеш агачларын агарталар, яшелчәләр утыртыр өчен түтәлләр әзерлиләр.
-
Туган тел атналыгы 28.04.2014

21 нче апрельдән 27 нче апрельгә кадәр мәктәбебездә Туган тел атналыгы узды. Быел ул Г.Тукай иҗатын өйрәнүгә багышланды.Бу уңайдан стенгазета чыгарылды. Анда Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты яктыртылды. Укучылар Г.Тукай иҗаты буенча сорауларга җаваплар эзләделәр. Ә 26 апрель көнне Г.Тукайга 128 ел тулу уңаеннан бәйрәм иртәсе узды.Укучылар Тукай әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр, шигырьләрен яттан сөйләделәр. Бәйрәм Тукай сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барып, күтәренке рухта, күңелле үтте. Әлеге чараларны татар теле укытучысы З.М.Гибадуллина әзерләп үткәрде.








