Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54 |
| E-Mail: | sstak.akt@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 41 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
"Лучший по професии-2014" 25.04.2014

Түбән Кама шәһәрендә уздырылган столяр хезмәте һәм тегү хезмәте буенча "Лучший по професии-2014" конкурсында мәктәбебез укучылары И.Газизов һәм В.Галиева (җитәкчеләре Р.Ш.Шаймарданов, Г.З.Мусина) уңышлы чыгыш ясадылар. Укучыларыбызны һәм укытучыларны әлеге уңышлары белән котлыйбыз, дәресләрдә алган белемнәрне тормышта уңышлы куллана белүләрен телибез.
-
Армрестлинг буенча зона ярышлары 18.04.2014

Бүген мәктәбебездә Россия Махсус Олимпиадасының армрестлинг буенча зона ярышлары үтте. Мәктәбебез командасы әлеге ярышта бу уку елында да сынатмыйча I урынны яулады. Әлеге җиңүләре белән укучыларыбызны һәм тренерлары А.С.Хазиевны, Н.А.Сибгатуллинны ихлас күңелдән котлыйбыз һәм республика этабы ярышларында да җиңү яулауларын телибез.
-
"Йорт хайваннары" темасына ачык дәрес 17.04.2014

17 нче апрельдә 1-2 классларда укытучы Набиева Әлфия Гапдерәвеф кызы алдынгы тәҗрибә тарату максатыннан, сөйләм телен үстерү фәне буенча ачык дәрес күрсәтте. Укучыларның дәрестә “Йорт хайваннары һәм кыргый җәнлекләр” темасы буенча алган белемнәрен гомумиләштерү өчен интерактив такта ярдәм итте. Сөйләм телен коррекцияләү буенча күп төрле күнегүләр эшләнде,уен элементлары укучыларның психофизик үзенчәлекләрен исәпкә алып, урынлы кулланылды.
-
Математикадан ачык дәрес 17.04.2014

15 енче апрельдә башлангыч класс укытучысы Ильясова Кәүсәрия Зөфәр кызы мәктәбебез мөгаллимнәренә 4 класста математикадан ачык дәрес тәкъдим итте. Дәрес күтәренке рухта, бер сулышта үтте. Укытучы индивидуаль, дифференциал алымнар кулланып,укучылар эшчәнлеге белән оста идарә итте. Дәрестә катнашучы барлык мөгаллимнәр дә Каүсәрия Зөфәр кызына, тәҗрибә уртаклашуы өчен зур рәхмәтләрен белдерде.
-
Комсомолда чыныгып
16.04.2014
Укытучы Р.Ш.Әхмәтова яшь буынны тәрбияләүдә керткән зур өлеше, җәмәгать тормышында актив эшчәнлеге өчен КПРФ Үзәк Комитетының "Ленин комсомолына 95 ел" истәлек медале белән бүләкләнде. Бүләкне КПРФның Татарстан рескомы беренче секретаре Хафиз Миргалимов тапшырды.
-
Ачык дәрестә 15.04.2014

14 енче апрельдә “Башлангыч класс укытучыларының методик атнасы “ кысаларында 3 класста хезмәттән “Оригами. “Йорт хайваннары” темасына ачык дәрес күрсәтелде. Башлангыч сыйныф укытучысы Шаехова Инсия Имамагзамовна оригами белән эшләү тәртибен аңлатты. Дәрестә укучыларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләде,үз эшләренең нәтиҗәсен күрә белергә өйрәтте.
-
Традицияләрне яңартып 15.04.2014

Инде өченче ел билгеләп үтелүче "Шаян-шоу" кичәсе бу уку елында да бик кызыклы, күңелле кичә булып үтте. Классларга һәм группаларга бирелгән биремнәргә һәркем җаваплы карап әзерләнгән. Укучылар сәхнәдә үзләрен чын артистларча тотты- тамашачыларны ихлас уеннары белән җәлеп итте.
-
Ярышларга әзерлек 14.04.2014

Бүген, IX Россиякүләм Махсус Олимпиадасының армрестлинг буенча ярышларына әзерлек максатыннан мәктәпкүләм ярышлар уздырылды. Ярышта җиңүче укучыларыбызның 18 нче апрель көнне мәктәбебез базасында узачак зона этабы ярышларында да сынатмауларын телибез.
-
Авыл хуҗалыгы хезмәте дәресендә 11.04.2014

Авыл хуҗалыгы хезмәте укытучысы Шәйхенурова Гөлчәчәк Флүс кызының 6нчы класс укучылары белән 10 нчы апрельдә үткәргән ачык дәресе йорт хайваннарының азык төрләрен өйрәнүгә багышланган иде. Укучылар көндәлек тормышта кирәк булган белем алды, аны практик биремнәр аша ныгытты. Дәрестә бик күп күрсәтмәлелек кулланылды.
-
Туган көн кичәсе 11.04.2014

10 нчы апрель көнне III-IV группа балаларының Туган көн кичәсе булды. Кичә кыш һәм яз аенда туган балаларны туган көннәрен котлау белән башланды, театральләштерелгән сәхнә күренеше, төрле уеннар белән дәвам итте, төрле концерт номерлары белән үрелеп барды. Кичәнең максаты- татар халык һәм башка төрле уен уйнау кагыйдәләре һәм тәртибе белән таныштыру; әдәплелеккә өйрәтү; әдәпле итеп актлар залында утыруны гадәткә кертү; балаларда татулык һ.б. уңай сыйфатлар тәрбияләү. Кичә балаларга бик ошады.








