Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54 |
| E-Mail: | sstak.akt@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 41 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 ( 186 ) 187 188 189 190 >>
-
Бассейн үзенә тарта 13.06.2014

Бүген төшке ашка кадәр "Табышмаклар кичәсе" уздырдык. Әлеге кичәдә тапкырлык-зирәклекне сынарга бирелгән табышмаклар, кызыклы сорауларга җаваплар эзләдек, арабыздан иң тапкыр, иң зирәк укучыларны ачыкладык. Төшке аштан соң янә Актаныштагы бассейнга барып, рәхәтләнеп суда йөзеп, ял итеп кайттык.
-
"Дөньяга балалар күзеннән" 12.06.2014

"Солнышко" һәм "Мушкетёры" отряды укучылары арасында бүген "Дөньяга балалар күзеннән" исемле рәсем конкурсы һәм татарча караоке оештырылды. Рәсем конкурсында "Солнышко" отряды укучылары, ә караоке вакытында "Мушкетёры" отряды укучылары җиңүче булды.
-
Бассейнда икенче тапкыр 11.06.2014

Бүген лагерьга йөрүче укучылар өчен икенче тапкыр бассейнга экскурсия оештырылды. Суда йөзгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре буенча янә инструктаж үткәрелде. "Иң ерак арага йөзүче", "Иң тиз йөзүче" ярышлары оештырылды.
-
Аквагрим 11.06.2014

Бүген шулай ук үзебез өчен янә бер кызыклы уен таптык-барыбыз да "Аквагрим" уенына кушылып, бер-беребезнең һәм үзебезнең бит-йөзләребезне пиратларга охшатып буядык. Әлеге шөгыль барыбызга да бик ошады, истәлеккә фотога да төштек.
-
Туган ягыбыз буйлап 10.06.2014

Ел дәвамында оештырылган "Туган ягыбыз буйлап" телдән сәяхәт бүген чынбарлыкта дәвам итте. Укучылар туган ягыбызның табигате, аның флорасы һәм фаунасы белән танышу өчен якындагы урманга экскурсиягә бардылар. Экскурсия алдыннан укучылар өчен куркынычсызлык кагыйдәләре янә искәртелде.
-
Гореф-гадәтләрне онытмыйк! 06.06.2014

Бүген лагерьга йөрүче укучылар өчен кече сабантуй оештырылды. Кызыклы ярыш төрләренә саллы бүләкләр дә әзерләнгән иде. Сабантуй бәйрәмгә кагылышлы шигырьләр, җыр-биюләр белән үрелеп барды.Сабантуйда беркем дә бүләксез калмады.
-
Иң матур рәсем конкурсы 05.06.2014

Бүген без мәктәбебез ишегалдындагы асфальтка иң матур рәсем ясаучыны ачыкладык. Рәсемнәрне һәркем кулыннан килгәнчә тырышып, матур итеп ясады. Нуретдинов Булат ясаган рәсемнәр иң матуры дип табылды һәм бүләккә ия булды.
-
Айсылуны котлыйбыз! 05.06.2014

Мамадыш шәһәрендә үткәрелгән Россия IX Махсус Олимпиадасының республика этабы ярышларында 7 класс укучысы Латыйпова Айсылу армрестлинг буенча үз авырлыгында 2 урынга лаек булды. Айсылуны һәм укытучысы Хазиев Алмаз Сәяф улын әлеге җиңүләре белән котлыйбыз, алдагы ярышларда да сынатмыйча, яңа үрләр яулауларын телибез!
-
Иң күңелле көнебез 04.06.2014

Бүген мәктәбебезнең "Очкын" исемендәге җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерын ачу тантанасы булды. Тантаналы линейкада "Улыбка" һәм "Мушкетёры" командалары калганнарга үзләренең речёвка, девиз һәм җырларын тәкъдир итеп, әзерлекләрен күрсәттеләр. Отряд командирлары лагерь флагын күтәрделәр.Линейка вакытында мәктәп директоры А.С.Хазиев үзенең котлау сүзеннән соң пионерлар лагеры турында сөйләп үтте һәм төп атрибутикаларыннан берсе булган пионер быргысын чакыру авазы буларак ничек яңгыравын күрсәтте.
-
Бассейнда булдык 04.06.2014

Бүген төшке аштан соң лагерьга йөрүче укучылар өчен Актаныш иҗат үзәгендә урнашкан бассейнга экскурсия оештырылды. Бассейнда эшләүчеләр безне бик җылы кабул иттеләр. Иң элек куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды , бассейнга керер алдыннан сан-гигиена кагыйдәләре үтәү зарурлыгы кисәтелде һәм шуннан йөзәргә рөхсәт бирелде. Суда йөзгәндә вакыт сизелми дә үтте, тагын килергә сөйләшеп, мәктәбебезгә кайттык.








