Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54 |
| E-Mail: | sstak.akt@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 41 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 189 ( 190 ) >>
-
Өстәл теннисы ярышлары 01.03.2014

Мәктәбебез егет-кызлары командасы тренерлары А.С.Хазиев һәм Н.А.Сибгатуллин җитәкчелегендә Минзәлә шәһәрендә Россия Махсус Олимпиадасы кысаларында үткәрелгән IX Республика өстәл теннисы ярышларының зона этабында катнашып мактаулы 3 нче урынны яулап кайттылар.. Укучыларыбызның киләсе ярышларда да сынатмауларын, тренерларына һәм үзләренә сәламәтлек , уңышлар телибез.
-
Әкиятләр иленә сәяхәт 28.02.2014

Бүген мәктәбебез укчылары чын мәгънәсендә әкиятләр илендә сәяхәттә булдылар.1 нче квалификацион категорияле тәрбияче Д.Д. Мурзина җитәкчелегендә әзерләнгән ачык тәрбия чарасында кечкенә төркем укучылары әкият геройлары белән дуслаштылар, хәйләкәр төлкенең әкияти биремнәрен үтәгәндә, үзара дус-тату яшәргә кирәклегенә төшенделәр. Начар гадәтләргә иярмәскә,әниләрне беркайчан да рәнҗетергә ярамаганлыкны аңлап,яхшы күңелле булырга өйрәнеп,үзләрен сәхнәдә нәни артистларча тотып,тамашачыларның ихтирамын яуладылар.Яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып әзерләнгән бу чара һәркемнең күңелендә соклану уятты.
-
Җиңүчеләрне бүләкләү 25.02.2014

Спорт-сәламәтлек һәм хәрби-патриотик айлык кысаларында үткәрелгән ярышларда җиңүчеләргә бүләкләр атналык линейкада тантаналы төстә тапшырылды.
-
Халыкара Туган тел көне
22.02.2014
21 енче февральдә әлеге көн уңаеннан мәктәбебездә зур бәйрәм узды. Бәйрәмдә укучылар Туган илгә, Туган телгә багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, гармун-курай моңнары яңгырады. Ай дәвамында барган "Тел күрке-сүз" бәйгесенә йомгак ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде. "Туган телем-иркә гөлем" стенгазетасын укучылар кызыксынып укыдылар. Әлеге бәйрәм чараларын татар теле һәм әдәбияты укытучысы З.М.Гибадуллина әзерләде һәм үткәрде.
-
Ягез әле, егетләр! 20.02.2014

Бүген мәктәбебездә матур традициягә әйләнгән "Ягез әле, егетләр!" кичәсе үтте. Кичә дәвамында 5-8 класс егетләре "Тапкырлар" һәм "Зирәкләр" командасына бүленеп көч сынаштылар. Педагог-оештыручы Р.Р.Гилазова егетләрне төрле яклап сыный торган биремнәр әзерләгән. Кызларның кичә дәвамында егетләрне котлап җырлавы ямь өстенә ямь булды. Жюри нәтиҗәләре буенча мәктәбебез егетләре сынатмыйча, бертигез очколар җыеп 1-2 урыннарны бүлештеләр.
-
Конкурстан-конкурска! 18.02.2014

15 нче февраль көнне Түбән Кама шәһәрендә үткәрелгән "Туган телем-серле тел" дип исемләнгән республикакүләм шигырь уку бәйгесендә мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучысы Гарипова Гөлшат (җитәкчесе Л.И.Нуриева) Р.Валееваның "Туган тел" шигырен сөйләп III дәрәҗә дипломга лаек булды.Гөлшатны һәм Лилия Илсуровнаны әлеге уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар юлдаш булуын телибез.
-
Ярышлар дәвам итә 17.02.2014

Бүген, спорт-сәламәтлек һәм хәрби патриотик-айлык планы нигезендә физкультура укытучысы А.С.Хазиев ярышларның чираттагысын үткәрде. Әлеге ярышларда егетләр турникта тартылу буенча, кызлар отжимание ясау һәм егетләр кызлар пресс ясау буенча үз көчләрен сынадылар. Жюри биремнәрне үтәгәндә техник камиллеккә дә зур игътибар бирде.
-
Теннис ярышы 16.02.2014

14 нче февраль көнне мәктәбебездә февраль ахырында Россия Махсус Олимпиадасы кысаларында уздырылачак IX республикакүләм өстәл теннисы ярышларына әзерлек максатыннан теннис ярышы үткәрелде. Җиңүчеләр 8 нче класс укучысы Гарданов Дилфас-1 урын, Газизов Илнур-2 урын, 7 нче класс укучысы Нуретдинов Булат-3 урын, кызлар арасында 7 нче класс укучысы Латыйпова Айсылу-1 урын, 9 нчы класс укучысы Галиева Виктория-2 урын, 5 нче класс укучысы Рәхимова Ләйсән 3 нче урыннарны яулады. Укучыларыбызның зона ярышларында да уңышка ирешүләрен телибез.
-
Яман белән юлдаш булма! 14.02.2014

Бүген, РФ эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлеге участок инспекторы, Такталачык махсус(коррекцион) интернат-мәктәбенең хокук бозуларны һәм күзәтүчесезлекне кисәтү советы члены Ф.Ф.Саматов белән очрашу булды. Очрашуда укучыларга хокук бозуларның нинди аяныч хәлләргә китерергә мөмкин булуы аңлатылды. Профилактик әңгәмә вакытында А.Ф.Саматов укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-
Җырлар конкурсы 14.02.2014

Спорт-сәламәтлек һәм хәрби патриотик айлык планы нигезендә үткәрелгән чараларның чираттагысы патриотик җырлар конкурсы укучыларның зур әзерлеге белән үтте. Конкурс вакытында укучылар жюрига "Солдатта булган диләр", "Солдат буласым килә", "Бөркетләр", "Салют, сиңа Муса Җәлил!" кебек җырларны тәкъдим иттеләр. Жюри катнашучыларның барысын да җиңүләре белән котлап рәхмәт белдерде, алдагы конкурсларның да зур әзерлек белән үтүен теләде.








