Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
II төбәкара “Җиңү җыры” әдәби конкурсының драма һәм автор җыры номинациясе нәтиҗәләре 12.05.2016 II төбәкара “Җиңү җыры” әдәби конкурсының драма һәм автор җыры номинациясе нәтиҗәләре билгеле булды. Безнең мәктәптән драма номинациясендә 9нчы класс укучылары Закирҗанова Рушания Фаис кызы һәм Гыйздәтуллина Назлыгөл Илсур кызы 3нче урынны яуладылар; автор җыры номинациясендә Гыйздәтуллина Назлыгөл Илсур кызы 2нче урынны яулады.Җитәкчесе - Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы.

-
Укучыларыбыз иҗаты матбугатта 12.05.2016 Югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы җитәкчелегендәге укучыларыбызның иҗаты матбугатта үз урынын ала тора. Закирҗанова Рушания Фаис кызының "Көмеш кыңгырау" газетасында "Нур өләшүче ул", "Язлар саен сине сагынам...", "Ялкын" журналында "Ак чәчәчәкләр" исемендәге язмалары дөнья күрде. Галиева Зөлфия Глүс кызының "Көмеш кыңгырау" газетасында "Горурлыгыбыз" исемендә мәкаләсе чыкты.

-
Гамил Афзал укулары 12.05.2016

Иртәгә 13нче май көнне Актаныш гуманитар гимназиясе базасында Гамил Афзал исемендәге V республика педагогик укулары үтә. Анда безнең мәктәпнең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы "Гамил Афзал иҗаты һәм бүгенге әдәбият" секциясендә җитәкче буларак катнаша.
-
Гади автомодель ярышы нәтиҗәләре 03.05.2016 Фәнни техник иҗат Фестивале кысаларында уздырылган гади автомодель ярышында Иске Җияш башлангыч мәктәбенең 4 класс укучысы Ахметов Раушан (җитәкчесе – Ахметов Р.Х.) үзе ясаган автомобиль белән призлы 2 нче урынны яулады.

-
Көнкүреш товары конкурсы нәтиҗәләре 03.05.2016 Фәнни техник иҗат Фестиваленең көнкүреш товары бүлегенә 6 класс укучысы Миңнеголов Айдар (җитәкчесе – Мингазов Р.Ш.) тәкъдим иткән “Су агу торбасы” эшләнмәсе 1 нче урынга лаек дип табылды.

-
Ракетомоделизм конкурсы нәтиҗәләре 03.05.2016 Фәнни техник иҗат Фестиваленең ракетомоделизм бүлегенә 7 класс егетләре (җитәкчесе – Ахметов Р.Х.) тәкъдим иткән “Татарстан” ракета – йөртүче моделе 1 нче урынга лаек дип табылды.

-
“Үз кулларың белән яса” конкурс – күргәзмәсе нәтиҗәләре 03.05.2016 Фәнни техник иҗат Фестиваленең “Үз кулларың белән яса” конкурс – күргәзмәсенә 7 класс укучысы Мусин Алмаз (җитәкчесе – Мусина Г.М.) тәкъдим иткән чыршы эшләнмәсе 1 нче урынга лаек дип табылды.

-
"Безопасное колесо" конкурсы 03.05.2016

29.04 көнне район буенча "Безопасное колесо" конкурсы үтте. Анда ОБЖ укытучысы Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы җитәкчелегендә Ахметов Раушан, Ахмсетов Ильмир, Гарифуллина Руфина, Исмагилова Гүзәл катнашты һәм уңышлы гына чыгыш ясадылар.
-
Укучыларның фәнни техник иҗат Фестивале 23.04.2016 22 нче апрель көнне МБОУДО “Балалар иҗат үзәге”ндә укучыларның фәнни техник иҗат Фестивале узды. Анда безнең мәктәпнең 6 класс укучысы Миңнеголов Айдар (җитәкчесе – Мингазов Р.Ш.) көнкүреш товары бүлегендә “Су агу торбасы” эшләнмәсен, 7 класс егетләренең коллектив эше (җитәкчесе – Ахметов Р.Х.) ракетомоделизм бүлегендә “Татарстан” ракета – йөртүче моделен, 7 класс укучысы Мусин Алмаз (җитәкчесе – Мусина Г.М.) “Үз кулларың белән яса” конкурс – күргәзмәсенә чыршы эшләнмәсен тәкъдим иттеләр һәм якладылар, Иске Җияш башлангыч мәктәбенең 4 класс укучысы Ахметов Раушан (җитәкчесе – Ахметов Р.Х.) гади автомодель ярышында үзе ясаган автомобиль белән чыгыш ясады.

-
"Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү» бәйгесе 22.04.2016 21 нче апрель көнне мәктәбебез укучылары Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан район күләмендә белем бирү оешмаларының 1 - 5 сыйныф укучылары арасында уздырылган "Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү” бәйгесендә катнаштылар. Алар яраткан шагыйребезнең “Эш беткәч уйнарга ярый” әсәрен сәхнәләштерделәр.











