Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
“Мин әкиятләр яратам” рәсем конкурсы 20.04.2016

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан район күләмендә белем бирү оешмаларының 1 - 4 сыйныф укучылары арасында уздырылган “Мин әкиятләр яратам” рәсем конкурсына мәктәп этабында җиңү яулаган 4 класс укучылары Гарифуллина Рәмиләнең, Калинина Эльвинаның эшләре тапшырылды.
-
Информатика укытучыларының район семинары 18.04.2016 14 апрель көнне Уразай мәктәбендә “Циклик алгоритмнарны программалаштыру” темасына информатика укытучыларының район семинары уздырылды. Бу семинарда безнең мәктәптән информатика укытучысы Хабиров Г.А. катнашты. Уразай мәктәбенең информатика укытучысы Гайсин Радик Ромель улы әлеге темага ачык дәрес күрсәтте, шулай ук мәктәп тарафыннан "Интернет" темасына дәрестән тыш чара оештырылган иде. Семинарның икенче өлешендә укытучылар информатика фәненнән ТДИ һәм БДИ хакында җитди сөйләшү алып бардылар, биремнәрнең җайлы итеп чишелешләрен тәкъдим иттеләр.

-
ТР беренче президенты кубогына көрәш 18.04.2016 14-16нчы апрель көннәрендә үткән ТРның беренче президенты кубогына көрәш ярышында 2000-2002нче елгы егетләр арасында үз авырлыгында безнең мәктәпнең 8нче класс укучысы Хуҗин Фарис III дәрәҗә ДИПЛОМ белән бүләкләнде.

-
“Һәйкәлгә юл” акциясе 18.04.2016 16 нчы апрель көнне 2016 нчы елның “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” на старт бирелде. Мәктәбебезнең 2,4 класс укучылары (җитәкчесе – Мусина Г.М.)“Һәйкәлгә юл” акциясендә катнашып, авылыбыздагы Хәтер паркы территориясен чистарттылар.

-
«Татарстан Республикасында су саклау зоналары елы” рәсем конкурсы нәтиҗәләре 15.04.2016

Мәктәп һәм өстәмә белем бирү оешмалары укучылары арасында “Иң яхшы су ресурсы макеты” муниципаль конкурсы кысаларында игълан ителгән “Татарстан Республикасында су саклау зоналары елы” рәсем конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. 4 нче класс укучысы Калинина Эльвина, 8 нче класс укучысы Калинина Региналар катнашучы сертификатына ия булдылар, ә 7 нче класс укучысы Мусин Алмазның рәсеме (җитәкчесе – Мусина Г.М.) 2 урынны алды һәм диплом белән бүләкләнде.
-
“Иң яхшы су ресурсы макеты” конкурсы 15.04.2016 13 нче апрель көнне МБОУДО “Балалар иҗат үзәге”ндә 2016 нчы ел – Татарстан Республикасында су саклау зоналары елына багышлап “Иң яхшы су ресурсы макеты” конкурсы узды. Безнең мәктәп конкурска “Авылымның тау чишмәсе” макетын (җитәкчесе – Ахметов Р.Х.) тәкъдим итте. Макетны 7 нче класс укучысы Мусин Алмаз яклады. Макетыбыз призлы 2 урынга лаек дип табылды.

-
Космонавтика көне 13.04.2016

12нче апрель көнне мәктәптә беренче космонавт Юрий Гагаринның космоска очуына 55елына багышланган "Юрий Гагарин белән 108 минут" акциясее үтте. Аны физика укытучысы Хабиров Газинур Анзяпович үткәрде. Ул укучыларны Юрий Гагарин тормышы, батырлыгы , Россиядә космонавтика үсеше белән таныштырды.
-
Баскетбол буенча район беренчелегенә ярышлар 12.04.2016 9 нчы апрель көнне кызлар һәм егетләр арасында баскетбол буенча район беренчелегенә ярышлар узды. Анда безнең мәктәпнең кызлар командасы 2 урынны, егетләр командасы 3 урынны (укытучы – Гыйздәтуллин И.М.) алды.

-
Сынап карау имтиханы 12.04.2016

12 нче апрель көнне 9 класс укучылары биология фәненнән сынап карау имтиханы тапшырдылар. Имтихан барышында укучылар үзләренең белемнәрен сынадылар.
-
Зона баскетбол ярышлары 08.04.2016 7 нче апрель көнне Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә Иске Айман, Иске Кормаш, Качкын, Теләкәй мәктәбе кызлары һәм егетләре арасында зона баскетбол ярышлары узды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: кызлар арасында 1 урын – Теләкәй, 2 урын – Иске Айман, 3 урын – Иске Кормаш, 4 урын – Качкын мәктәпләре; егетләр арасында 1 урын – Теләкәй, 2 урын – Качкын, 3 урын – Иске Айман, 4 урын – Богады мәктәпләре.











