Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
“Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены 12.03.2016 6 нчы март көнне “Яшьлек – time” креатив киңлегендә “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены буенча 8 команда арасында турнир үтте. Анда безнең мәктәпнең 8 класс укучылары Галиева Зөлфия, Хуҗин Фарис, 9 класс укучылары Гәрәева Резеда, Гафуров Райнур, Гыйздәтуллина Назлыгөл һәм Ильясова Сөмбелләр составындагы “Эрудит” командасы да катнашып, уңышлы чыгыш ясады.

-
“Әдәби герой музее” исемендәге Республика балалар иҗат бәйгесе 12.03.2016 Бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, Актаныш үзәк балалар китапханәсе китап укучы балалар арасында “Әдәби герой музее” исемендәге Республика балалар иҗат бәйгесенең район этабын игълан иткән иде. Бәйгенең “Г.Тукай әсәрләре – илһам чыганагы” номинациясенә безнең мәктәпнең 4 класс укучысы Калинина Эльвинаның (җитәкчесе – Мусина Г.М.) эше җибәрелде.

-
Иске Җияштә 8нче март - халыкара хатын - кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе 07.03.2016
6ны март көнне Иске Җияш авылы клубында 8нче март - халыкара хатын - кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе үтте.Кичәдә авылдашыбыз Хуҗин Фаис Һәм Гәүһәрия балалары,оныклары,оныкчыклары сәхнә тотты. Аларның кияү-киленнәре дә сәхнәгә ямьөстәде. Кичәне Теләкәй мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы бик матур итеп алып барды.Авылдашлар һәм бәйрәмгә кайткан кунаклар кичәне бик ошатып калдылар. -
8нче март - халыкара хатын - кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы 05.03.2016

4нче март көнне район мәдәният йортында 8нче март - халыкара хатын - кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте.Чарада Район башлыгы Камаев Фаил Мисбахович, район башкарма комитеты җитәкчесе Фаттахов Илнар Энгелевич һәм башка тармак җитәкчеләре хатын - кызларны бәйрәм белән котлады һәм алдынгыларны бүләкләделәр. Безнең мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы Республика мәгариф министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
“Чәк – чәк пешерү осталыгы” конкурсы 05.03.2016 Район күләмендә үткәрелгән “Чәк – чәк пешерү осталыгы” конкурсында катнашкан укытучы Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы район хакимияте башлыгының Рәхмәт хатына һәм кыйммәтле бүләгенә ия булды.

-
Мәктәптә 8нче март - халыкара хатын - кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы 05.03.2016

Мәктәптә әниләр һәм кызлар катнашында бик күңелле чара үтте. Кичә котлаулар белән башланып китте. Токмач басу һәм кисү, сикергечтә сикерү, кызыклы сорауларга җавап бирү, хәрефләрдән сүз төзү, баланы мәктәпкә озату, әниләргә багышланган җырлар җырлау конкурслары үтте. Чараны татар теле укытучысы Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы һәм педагог – организатор Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы алып бардылар. Һәр конкурс музыкаль номер белән чиратлашып барды.Кичә ахырында әниләр исеменнән Гәрәева Флүсә Сабит кызы рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм җырын бүләк итте.
-
Россия Федерациясе гражданины паспорты тапшыру 05.03.2016 3 нче март көнне “Яшьлек” милли – мәдәни үзәгендә районыбызның 14 яше тулган 70 егетенә һәм кызына тантаналы рәвештә Россия Федерациясе гражданины паспорты тапшырылды. Тантанада безнең мәктәпнең 7 нче класс укучылары Миргалимов Илфат Ришат улына, Мусин Алмаз Айдар улына да паспортлар тапшырылды.

-
“Әти, әни, мин – спорт сөюче гаилә” бәйгесе 05.03.2016 4 нче март көнне 2, 4 нче класс укучылары (класс җитәкчесе – Мусина Г.М., физик культура укытучысы – Гыйздәтуллин И.М.) мәктәп спорт залында “Әти, әни, мин – спорт сөюче гаилә” бәйгесе уздырдылар. Гаиләләр төрле спорт ярышларында, баланы киендерү, мәктәпкә әзерләндерү, ашату кебек бәйгеләрдә бик теләп һәм актив катнаштылар. Нәтиҗәдә һәр катнашкан гаилә дә җиңүче булды. Кичә әниләр пешереп алып килгән тәмле әйберләр белән ашханәдә чәй эчү белән тәмамланды.

-
“Җиңүнең таныш йөзләре” республика акциясе 01.03.2016 “Җиңүнең таныш йөзләре” республика акциясенең муниципаль этабында “Җиңү елъязмасы югалмас” темасы буенча 9 класс укучысы Резедә Гәрәева ( җитәкчесе: Э.В.Миргалимова) баннер яклап, уңышлы чыгыш ясады.

-
“Территория Закона” конкурсы 01.03.2016 Татарстан Республикасы МВДсы күрсәтмәсе нигезендә җәмәгать тәртибен саклау, яшүсмерләргә хокукый белем бирү максатыннан, ел саен “Территория Закона” конкурсы уздырыла. Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы “Укучылар арасында хокук бозуларны кисәтү” номинациясенә мәктәптә хокук бозуларны кисәтү Советы, укучыларның хокук бозуларны кисәтү отряды эшчәнлекләрен чагылдырылган отчет альбомын конкурсның район этабына тапшырды.











