Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Республика билбау көрәше ярышы 29.02.2016 25-28нче февраль көннәрне Әлки районы үзәге Базарлы Матакта барган Республика билбау көрәшендә 8нче класс укучысы Хуҗин Фарис 2нче урынны яулады.

-
Рәсем һәм фотоэшләр конкурсы 27.02.2016

2010 нчы елның 17 нче феврале числосында чыккан Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевның УП – 71 Боерыгы нигезендә төзелгән “ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды” оешмасының 6 - еллыгына багышлап оештырылган Болгар борынгы шәһәре һәм Свияжск утрау - шәһәре Республика конкурсының муниципаль этабына 7 нче класс укучысы Мусин Алмазның (җитәкчесе – Мусина Г.М.) эше җибәрелде.
-
Район мәктәп китапханәчеләре семинары 26.02.2016 25 февраль көнне Меңнәр мәктәбендә “Мәктәп китапханәсенең төп бурычы буларак, мәгълүмати культура тәрбияләү” темасы буенча үтте. Анда китапханәче Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы катнашты. Камалова Миләүшә Наил кызы үткәргән “Парламент дәресе” каралды һәм анализ ясалды. “Иң шәп бәйрәм – балачак!” дип исемләнгән балалар чыгышы уңай тәэсир калдырды. Киңәшмә өлешендә алда үткәрелгән конкурска йомгак ясалды һәм яңалыклар җиткерелде.

-
Республика көрәш ярышы 26.02.2016

8нче класс укучысы Хуҗин Фарис 18-20нче февраль көннәрендә Мамадыш шәһәрендә "Сабантуй " газетасы призына үткән республика көрәш ярышында 2нче урынны яулады. Молодец! Булдырасың!
-
"Актаныш таңнары" газетасында мәкалә 26.02.2016

Мәктәпнең оста көрәшчесе Хуҗин Фарис турында "Актаныш таңнары" газетасының 24.02.2016.числосының 13(10057) номерында 9нчы класс укучысы Гыйздәтуллина Назлыгөлнең "Буыннардан күчкән көрәш серен дәвам итүче ул" мәкаләсе басылып чыкты.
-
Ватанны саклаучылар көне 26.02.2016

24/02 көнне мәктәптә Ватанны саклаучылар көненә карата бәйрәм чарасы үтте. Кунакка әтиләр чакырылды. Алар уллары белән бергә төрле ярышларда катнаштылар. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәйсәрә Фаис кызы алып барды. Ә укучылар үзләренең җырларын, шигырьләрен бүләк иттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте. Әтиләр үзләренең рәхмәтләрен һәм изге теләкләрен җиткерделәр.
-
“Парламент дәресләре – 2015” Республика конкурсы 25.02.2016 лары кысаларында уздырылган конкурсларның нәтиҗәләре билгеле булды. Анда безнең мәктәпнең 4 класс укучысы Калинина Эльвинаның (җитәкчесе – Мусина Г.М.) “Татарстан – ул без” дип исемләнгән рәсеме 45 рәсем арасында 1 урынга лаек дип табылды.

-
Физический огонек 24.02.2016

18нче февраль көнне Сәфәр мәктәбендә "Физическй огонек" исемендә физикадан 7-8 класс укучылары арасында мәсьәләләр чишү буенча ярыш үтте. Безнең мәктәптән физика укытучысы Хабиров Газинур җитәкчелегендә 7нче класстан Миргалимов Илфат, 8нче класстан Галиева Зөлфия, Калинина Региналар катнашты. Алар яхшы гына чыгыш ясап кайттылар.
-
"Күңелегездә көлеп чәчәк атар Минем соңгы йөрәк җырларым" 24.02.2016

19 нчы февраль көнне Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә " Тарих дәресләрендә һәм класстан тыш эшчәнлектә патриотик тәрбия" темасы буенча тарих һәм җәмгыять укытучыларының район семинары үтте. Семинарда татар теле һәм әдәбияты укытучылары Хәбирова Мәйсәрә һәм Солтанова Гөлчәчәк әзерләгән"Күңелегездә көлеп чәчәк атар Минем соңгы йөрәк җырларым" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
-
Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт 24.02.2016

21нче февральдә Иске Җияш клубында Ватанны саклаучылар көненә багышланган зур концерт үтте. Концертны клуб мөдире Фәтхиева Илгинә оештырды. Кичәгә укытучылар коллективы , Теләкәй һәм Җияш укучылары җәлеп ителгән иде.










