Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Кушлавыч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | dskoshlautsh.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Аюпова Равиля Гадиловна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 6 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Мин диңгез ясыйм.." 05.12.2018

Максат: балаларны традицион булмаган юллар белән рәсем ясарга өйрәтү.
Бурычлары: балаларның диңгез, аны тасвирлап язучы рәссамнар турындагы белемнәрен үстерү; диңгездә яшәүчеләрнең атамаларын ныгыту; балаларда тере һәм тере булмаган табигатькә карата кызыксыну уяту; диңгез образын традицион булмаган техникалар кулланып ясауга этәрү, кызыксындыру; традицион булмаган техниканы кулланып иҗат итү өчен шартлар булдыру; балаларда күзаллау, композицияне тоемлый алу хисен камилләштерү.
-
Кышның беренче көне белән! 01.12.2018

Кыш салкын, буранлы ел фасылы булса да, барчабызның күңелләрендә ул бары тик җылы хәтирәләр, матур мизгелләр белән генә саклана. Кышның салкын, рәхәт һавасы, сихри табигате, агачлардагы бәс, тәрәзәләрдә ясалган матур бизәкләр беркемне дә битараф калдырмый. Бу мизгелләрне һәрбер кеше дә: кечесе дә, олысы да түземсезлек белән көтеп ала.
Дуслар, кышның матур көннәре сезгә бары тик зур бәхет-сөенечләр, шатлык-куанычлар, нык сәламәтлек, күңел рәхәтлеге генә алып килсен!
-
Саф һавада күңелле)) 28.11.2018

-
Ноябрь аена сынамышлар. 26.11.2018

1 ноябрь көнне суык икән, бер атнадан буран дулар. Бүгенге суык киләсе ел мул уңышына ишарә. Көн җылы булса, кыш җылы килер.
2 ноябрь кар коры җиргә төшсә, ә агачлар яфрак коеп бетермәгән икән, ул тиздән эреп бетә.
3 ноябрь җылы булса, бер атна җылы һава торышы саклана.
4 ноябрь көнне яңгыр яуса, кыш иртә килер. Вак яңгыр сибәләп торса, һава торышы бозылыр. Иртә томан белән башланса, тагын да җылытыр.
5 ноябрь көнне кар яки яңгыр төшсә, димәк, өч атнадан кар ята.
6 ноябрь көнне айны күзәтәләр. Ул нурлар чәчеп ялтырыса - җылыта, сызыкланып, калтырап күренсә - суынса.
7 ноябрь көнне йолдызлар тонык янса, һава торышы бозыла.
8 ноябрь иртәдән бәс - карлы кышка ишарә.
9 ноябрь нинди, май ае шундый.
10 ноябрьдә бәс - суыкка, томан - җепшек көнгә.
11 ноябрь - болытлар түбән йөзсә, чатнама суыклар көтелә.
12 ноябрь - кырпак кар төшсә, чын кыш озак көттермәс.
13 ноябрь - көн аяз икән, иртәгәсе көннәр җилле булыр.
14 ноябрь көнне кар төшсә, язын су күп булыр. Боз катса, язга кадәр суыклар сакланыр. Бу көнне пычрак аякка иярә икән, димәк, декабрьгә кадәр суыклар булмас.
15 ноябрь көнне суык булып, әтәчләр җырласа, көннәр җылыта. Бу көнне тәрәзәдә бизәкләр хасил булса, язын яшеллек мул булыр.
16 ноябрь көнне мичтә утын шартлап янса - көчле суыкларга. Морҗадан чыккан төтен җиргә ауса, алдагы көннәрдә җылы һава торышы килер.
17 ноябрь көнне җиңелчә суык икән, кыш суык булмас.
18 ноябрьдә кар яуса, суык кыш, көзге культураларның мул уңышына ишарә.
19 ноябрь көнне кар очса, кыш карлы килер. Әгәр бу көнне өф иткән җил дә юк икән, тиздән чын суыклар килеп җитәр.
20 ноябрь көнне ала каргалар төркемләп очса яки тавышланса, иртәгә кар явар. Бу көнне боз катса, димәк, башка җылытмый.
21 ноябрь көнне җепшек кар яуса, яз айлары яңгырлы булыр.
22 ноябрь иртәсендә агачларны бәс сарган икән, солы уңар. Яңгыр яуса, бодай мул булыр.
23 ноябрь - томан җиргә кадәр төшеп, чыпчыклар чыркылдашса, җепшек кар явар.
24 ноябрь көнне суык, аяз булса, ике-өч көндә һава торышы бозылыр.
25 ноябрьдә иртән вак яңгыр сибәләсә, кичкә суытыр.
26 ноябрьдә чәүкәләр чыркылдашса, җепшек көнгә.
27 ноябрь көн болытлы яки явым-төшем булса, җәйнең беренче көннәре матур килмәс.
28 ноябрь көнне яткан кар язга кадәр эреми.
29 ноябрь көнне юеш кар - буранга.
30 ноябрь - көн кояшлы икән, кыш кояш белән әллә ни сөендермәс, көн суык булса, суык өлешсез калдырмас.
-
Бүген бездә Әниләр бәйрәме! 23.11.2018

Кем уяткан Ләйләне? (С.Сөләйманова)
Иртүк торып битен юган,
Кем уяткан Ләйләне?
Уятмаган, үзе торган —
Бүген әни бәйрәме.
Пәрдәләрне ачып куйды,
Көн кояшлы, көн ямьле!
Якты булсын, балкып торсын —
Бүген әни бәйрәме.
Өстәл өстен кат-кат сөртте,
Җәйде ап-ак җәймәне.
Чиста булсын, пөхтә булсын
Бүген әни бәйрәме.
Күмәкләшеп без дә, дуслар,
Җырлап алыйк, әйдә әле:
Котлы булсын!
Гөрләп торсын
Әниләрнең бәйрәме!
-
"Кар бабай" 20.11.2018

Тәгәрәтеп ак карны
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын
Ясадык ике кулын.
Күзләре- кара күмер.
Дидек"Син урвм себер!"
Зур себерке тоттырдык
Көлешеп карап тордык.
-
Укучы абый-апаларыбыз бездә кунакта) 15.11.2018

Бүген безгә башлангычта укучы абый-апаларыбыз,укытучылары Рания апа һәм Рәмзия апа белән кунакка керделәр.Беренче класс укучылары мәктәп тормышы турында сөйләделәр. Ә нәни дусларыбыз үзләренең эшләре, уеннары, ничек итеп бәйрәмгә хәзерләнүләре турында матур итеп сөйләп бирделәр. Ахырдан табышмакларга җаваплар таптылар, шигырьләр укыдылар.
-
13.11.2018

ПАМЯТКА ПЕРСОНАЛУ ДОУ ПО ПРЕДОТВРАЩЕНИЮ
ТЕРРОРИСТИЧЕСКИХ АКТОВ:• Будьте наблюдательны! Только вы можете своевременно обнаружить посторонние предметы и незнакомых людей, в вашем учреждении.
• Будьте внимательны! Только вы можете распознать неадекватные действия посетителя в учреждении или вблизи него.
• Будьте бдительны! Каждый раз, придя на своё рабочее место, проверяйте отсутствие посторонних предметов.
• Потренируйтесь: кому и как вы можете быстро и незаметно передать тревожную информацию.
• Соблюдайте производственную дисциплину! Обеспечьте надёжные запоры постоянно закрытых дверей помещений.
• Не будьте равнодушны к поведению посетителей! Среди них может оказаться злоумышленник.
• Заблаговременно представьте себе возможные действия преступника вблизи вашего рабочего места и свои ответные действия.
• Помните, что злоумышленники могут действовать сообща, а также иметь одну или несколько групп для ведения отвлекающих действий.
• Получив сведения о готовящемся теракте, сообщите об этом только в правоохранительные органы по тел. "02" и руководителю объекта
• Оставайтесь на рабочем месте. Будьте хладнокровны. Действуйте покоманде. -
Юбилеен белән КОТЛЫЙБЫЗ! 07.11.2018

Бакчабызның мөдирен ӘюповаРавилә Гадил кызын, олы бәйрәме 50 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.Аңа эшендә зур уңышлар,гаилә бәхете,озын гомер,ак бәхетләр теләп калабыз.Тормышның иң ямьле чагы.
Илле яшь — ул әз әле!
Алда әле — күпме шатлык,
Күпме бәхет, наз әле.
Гомеренәнең бу мизгеле,
Туктап бер җырлап алу.
Үткәннәргә шөкер итеп,
Киләчәккә юл салу.
-
-Халыклар бердәмлеге көне белән. 04.11.2018

Һәр нигезнең, һәр авылның
Һәр каланың үткәне бар…
Гыйбрәт алырлык мирасның
Калганы бар, киткәне бар…..
Горур сүз әйт, сорасалар:
“Ни кавемнән? Нинди җирдән?”
Киләчәккә аек карар
Үз тарихын анык белгән!
Хәтерләүдән курыкма син!
Ил үткәнен онытма син.









