Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Кушлавыч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | dskoshlautsh.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Аюпова Равиля Гадиловна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 6 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
1 нче октябрь-Халыкара өлкәннәр көне б.н! 01.10.2018

Сез бәйрәмнең иң түрендә
Әби, бабайларыбыз.
Бары тик Сезнең хөрмәткә
Яңгырый җырларыбыз
Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак
Иң ягымлы кешеләр
Иң сөйкемле, Мәрхәмәтле
Алар безнең әбиләр.
Иң кадерле, иң хөрмәтле,
Булсын җирдә әбиләр
Әбиләрне кадерләсәк
Тыныч булыр ил-көннәр
-
Тәрбиячләр көне белән!) 27.09.2018

Әни кебек үзе мөлаем.
Зирәк сүзен кызганмаган
Бу дөньяда бар соң кем тагын?
Тәрбияче мәңге онытылмый
Хөрмәт-сөю һәрчак саклана.
Сабыйлары оясына очкан коштай
Вакыт табып сагынып кайталар.
Тәрбиячем, җанга якын кешем
Кыласыз сез бары изгелек.
Гамәл, киңәшегез үзегезгә
Бирсен иде бары игелек!
Без телибез сезгә олы бәхет,
Озын гомер, бетмәс шатлыклар.
Барыр юлларыгыз озын булсын,
Ашыкмасын килер картлыклар.
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, якты тыныч тормыш –
Безнең сезгә әйтер теләкләр.
-
Кисеп-ябыштыру шөгылендә эшләнгән эшләр. 25.09.2018

Максат:Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү,маурлыкны күрә белү.Балаларда,чиста,пөхтә эшләү теләге тәрбияләү.
-
Көзге сынамышлар. 24.09.2018

Пәрәвезләр күп очса, көз җылы, кыш салкын килер.
Яфраклар коелырга ашыкмаса – алда зәмһәрир кыш көтә.
Әгәр сентябрьдә имәндә чикләвек күп икән, Раштуа алдыннан бураннар дулар.
Әгәр көзен каен яфраклары агачның очыннан саргая башласа, яз иртә, астан саргайса – соң килер.
Сентябрьдә кырмыскалар үлән өстендә чабышса, кар тирән булып ятар. Астан йөрсә – кыш озын булыр.
Торналар өстән очса, матур, җылы көз озак торыр.
-
Тырышып рәсем буибыз) 21.09.2018

-
Режим моментларында. 21.09.2018

-
17.09.2018

Бакчабызда ата-аналар җыелышы булды.Фельдшерыбыз Тәгъзимә апа грипп,аннан саклану чарасы турында сөйләде.Шулай ук вакцинация турында да сөйләшү булды.
-
Физкультминуткалар 13.09.2018

Җил.
Җил исә, исә-исә,
Агачларны селкетә.
Җил тына-тына, тына,
Ә агачлар үсә дә үсә,
үсә дә, үсә.
Сәгать
Сәгать йөри “келт-келт”,
Ул уяна иртүк: тук-тук.
Ялкауларны яратмый: юк-юк.
Кояш
Балалар чүгәләп утырганнар
Кояш күтәрелә.Кинәт җил чыкты:
Яшен яшьнәде,
Яңгыр ява башлады.
Яңгыр туктады.
Яңадан кояш чыкты.
Шаян балалар
Бигрәк шаян инде без,
Тик тормыйбыз бер дә без.
Кулларны күтәрәбез,
Аннары төшерәбез.
Чүгәлибез, торабыз,
Башны уңга борабыз
Аннан сулга карыйбыз
Һәм сикерә башлыйбыз.
Шул арада иелеп,
Басарга өлгерәбез.
Тирән итеп сулыйбыз,
Ял итәргә туктыйбыз.
===========
Чәбәк-чәбәк
Чәп-чәп, чәбәкәй,
Кулларыбыз бәләкәй,Ә хәзер тизрәк-тизрәк
Чәбәклик куңеллерәк.
Без иде хәзер зурлар
Без иде хәзер зурлар,
Күп эшли безнең куллар.
Без идән дә юябыз,
Без керләр дә уабыз,
Гөлләргә су сибәбез.
Менә шундый уңган без,
Менә шундый булган без.
******************
Бергәләшеп без басыйк
Бик зур түгәрәк ясыйк
Кояшның җылы нурыннан
Йөрәкләргә көч алыйк.
Татулашыйк, дуслашыйк,
Шөгылебезне башлыйк.
*****
Киек казлар очалар,
Зәңгәр күлгә төшәләр,
Рәхәтләнеп йөзәләр,
Чирәм буйлап йөриләр.
Аннан алар торалар,
Канатларын кагалар
Җилпенеп талпыналар
Бик еракка очалар.
*****
Сазлыктагы бакалар
Бик иртә уяндылар.
Бата-калка, бата-калка
Битләрен дә юдылар.
Аннан ары зарядкага
Тезелешеп бастылар:
Уңга-сулга, уңга-сулга
Алга-артка, алга-артка
Утырдылар, тордылар.
Сузылып киерелделәр,
Дәрескә тотындылар.
*****
Матур сүзләр уйладык
Ял итәргә туктадык.
Җилкәләрне турайттык,
Тирән итеп суладык,
Башны як-якка бордык,
Чүгәләдек һәм тордык,
Бер урында йөгердек,
Аннары соң сикердек.
Сузылдык –киерелдек.
Югарыга үрелдек.
Соңыннан тынычланып
-
Зиләгә 2 яшь)) 11.09.2018
2 годика тебе
Сегодня исполняется.
2 года утром солнышко
В окошко улыбается.
-
Саф һава-тәнгә дәва) 10.09.2018










