Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Кушлавыч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | dskoshlautsh.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Аюпова Равиля Гадиловна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 6 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Алисәгә-6 яшь!) 07.04.2018

Шесть тебе! Счастливый праздник,
Самый лучший День Рожденья!
Ждут чудесные подарки,
Много игр и веселья!
Будет жизнь твоя прекрасна,
Будет солнце улыбаться!
Будут, словно в доброй сказке,
Все желания сбываться! -
2нче апрель – Халыкара балалар китабы көне! 02.04.2018

Китап турында мәкальләр:
-
Китап – белем чишмәсе.
-
Китап – галим, телсез мөгаллим.
-
Белем алыйм дисәң ничаклы,
Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны.
-
Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә.
-
Китапсыз көн – югалткан көн.
-
Китап – ул адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе...
-
Китапны дусны сайлаган кебек сайла.
-
Китап – бакча, андагы язулар- шул бакчаның гөлләре.
-
Күп укысаң, күп белерсең.
-
-
1 апрель-Кошлар көне. 01.04.2018
Кошлар - җир йөзендә иң күп таралган тереклек иясе. Хәзер аларның 9 меңгә якын төре бар, ә җирдә барлыгы 100 миллиард чамасы кош яши, дип әйтә галимнәр. Россиянең иксез-чиксез киңлекләрендә 700ләп төр кош яши. Татарстанда исә җәй көннәрендә 200дән, ә кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин. Кошларның иң күбесе-Көньяк Америкада яши, ә кечкенә генә ил саналган Эквадорда 1700 төр кош яши.Кошлар һавада очарга җайлашкан. Аларны кырыс һава шартлары да, биек тау кыялары да, иксез-чиксез диңгезләр дә куркытмый.Кошлар очраган каршылыкларны очып үтәләр. Аларның зурысы да, кечкенәсе дә бар. Иң кечкенә кош-колибри, ә иң зурысы - Африка тәвә кошы. Колибри берничә грамм авырлыкта гына була, ә тәвә кошының озынлыгы 3 метрга, ә авырлыгы 90 килограммга җитә.Элек-электән кешеләр кошларга карата сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләгәннәр. Алар нилектән җирдә яз булганын белмәгәннәр, ди. Кешеләр язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, табигать яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы”дип атаганнар.Кошлар – табигатьнең күрке, яме. Нәфис гәүдәле, ялтыравыклы матур каурыйлы кошларны рәссамнарыбыз картиналарында чагылдырган. Шагыйрьләребез берсеннән-берсе матур шигырьләр, язучыларыбыз төрле әсәрләр иҗат иткәннәр. Күңелгә ятыш җыр-моңнарын, сайрауларын тыңлап, күренекле композиторларыбыз музыкаль әсәрләрен иҗат иткән. -
Рәсем шөгыле) 30.03.2018

-
Кар бабай ясыйбыз. 27.03.2018

"Кар бабай"
Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын,
Ясадык ике кулын.
Күзләре-кара күмер
Дидек:"Син урам себер!"
Зур себерке тоттырдык,
Көлешеп карап тордык.
-
Язның беренче хәбәрчеләре кара каргалар кайтты. 23.03.2018

Кара Карга кунган карга,
Кычкырадыр:Кар-кар-кар,
Кайчан эрер бу кар"
-
21 март-Нәүрүз бәйрәме!) 21.03.2018

Көн белән Төн бил алышыр вакыт җитә,
Елый-елый, кышкы юллар агып китә.
Нәүрүз килә! Ил-йортыма Нәүрүз килә!
Көлтә-көлтә шатлык чәчеп, кояш көлә. -
Язгы сынамышлар. 16.03.2018

Яз көне эретмичә озак туңдырып торса, җәй коры була.
Яз көне агачлар бөреләрен астан яра башласа, яз тиз килә.
Кара карга килгәч, бер айдан кар кар китәр.
Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.
Елгалар язын боздан тиз әрчелсә, ашлык уңар.
Су ташуы куәтле булса, ашлык яхшы булыр.
Язын иртә күк күкрәсә, ел яңгырлы булыр.
Аккош яз көне иртә күренсә, салкын булыр, кар тиз китмәс.
Язын сыерчык иртә килсә, көннәр җылы булыр.
Яз көне елгаларда су артмаса,ашлык уңмас.
Яз көне хайван аяк эзләре эресә, җылытыр.
Черкиләр яз көне иртә күренсәләр, һава җылыныр.
-
Рәсем шөгыле. 14.03.2018

-
8 март-Халыкара хатын-кызлар көне белән) 08.03.2018

Хөрмәтле әниләребез, кадерле кызларыбыз,әбиләребез! Сезне барыгызны да Халыкара хатын – кызлар бәйрәме – 8 Март белән тәбрик итәбез. Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне сезгә, елмаеп балкыган кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелләрегезгә шатлык, тәнегезгә саулык, өйләрегезгә иминлек алып килсен. Сезне бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Ныклы сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның хөрмәтен һәм сөюен, иминлек, бөтен изге эшләрегездә яңадан-яңа уңышлар телибез.









