Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Әниемә бүләгем 24.11.2016

Беренче кечкенәләр төркеме балалары тәрбиячеләре Г.Г.Рауфовна белән әниләр бәйрәменә бүләк ясаганнар. Бу кечкенәләребезнең иң зур бүләге. Әниләр өчен баласының үз куллары белән ясаган бүләктән дә кадерлесе, куанычлысы була алмыйдыр.Нык сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар сезгә, хөрмәтле әниләр!
-
Конкурс "Голосок" 23.11.2016

Бакча күләмендә "Голосок" җыр конкурсы үткәрдек. Район күләмендә оештырылачак конкурска җырчы сандугачны билгеләдек. Конкурста бик күп балалар катнашты. Шулар арасыннан иң-иңнәрен сайладык. Беренче урынны мәктәп хәзерлек төркемендә тәрбияләнүче Сабирова К. яулады. Камиләне җиңүе белән котлыйбыз! Район күләмендә үткәреләчәк "Голосок" конкурсында зур уңышларга ирешүен телибез.
-
Конкурска әзерлек.
21.11.2016
Бакчабызда район күләмендә оештырылачак конкурска әзерлек бара. Конкурс башта бакча күләмендә үтәчәк. Бу конкурска һәр төркемнән балалар сайлап алынды. Аларны конкурска музыка җитәкчесе Р.Г. Гайфуллина әзерли. Бакча күләмендә беренчелекне алган бала район конкурсында катнашачак. Балаларга уңышлар телибез.
-
Режим моментларында
18.11.2016
Икенче кечкенәләр төркеме балалары режим моментларын да файдалы үткәрә. Белем бирү эшчәнлегендә алган белемнәрне ныгыталар алар. Мөстәкыйль рәвештә китаплар карыйлар, сюжетлы-рольле уеннар уйныйлар. Тәрбияче аларга һәрвакыт бер шөгыль табып, мавыктырып тора. Дуслык, бердәмлек булганда балаларга бакчада рәхәт һәм күңелле.Тәрбиячеләре Р.Р.Хадеева аларны күзәтеп тора һәм бакчаның күңелле мизгелләрен фотога да төшереп ала.
-
Әниләр бәйрәменә әзерлек
17.11.2016
Әниләр бәйрәменә дә санаулы көннәр калды. Әниләр турында матур шигырьләр, җырлар өйрәнде балалар. Бәйрәм җитүен зур түземсезлек белән көтәләр. Әниләр бит җир йөзендә иң изге кешеләр.
-
Сәламәт яшәү рәвеше 09.11.2016

Уртанчылар төркеме балалары иртәнге гимнастика, физик культура, физкультминуткалар, хәрәкәтле уеннарны бик яраталар. Сәламәт булып үсү өчен боларның барсын да даими эшләп торырга кирәк. Сәламәтлегем нык булсын дисәң гел хәрәкәттә бул.Уртанчылар физкультминутка ясый
-
Без дә зур үстек! 08.11.2016

Беренче кечкенәләр төркеме балалары бакчага бик яратып йөриләр. Режим буенча һәр минутларын файдалы үткәрәләр. Тәрбиячеләре Гарифзянова Г.Р. аларны бик күп һөнәрләргә өйрәтә. Рәсем белем бирү эшчәнлегендә тырышып рәсем ясыйлар.
-
Теремкәйдә кем яши? 07.11.2016

Теремкәйдә беренче кечкенәләр төркеме балалары яши. Алар дус һәм тату. Әкиятне тыныч кына тыңлыйлар,үзләре дә кушылып сөйлиләр. Режим моментлары да файдалы һәм мавыктыргыч үтә бездә. Рәмилә Ильдаровна балаларны бик тиз үзенә җәлеп итә,кызыксындыра белә.
-
Методик берләшмә утырышы. 04.11.2016

Арча районы 11 нче номерлы балалар бакчасында кечкенәр төркемендә эшләүче тәрбиячеләрнең беренче методик берләшмә утырышы булды.Утырышта беренче кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Гарифзянова Г.Р. катнашты. Тәрбиячеләр "Дидактик уеннар" темасы буенча мастер-класс күрсәттеләр, фикер алыштылар. Эш барышында кулланыр өчен өстәмә белем тупладылар.
-
Сау бул, көз. 03.11.2016

Көз үзенең сары,кызыл төсләре белән сөендереп, озак кына кыш белән тартышты. Тик һәр ел фасылының үз вакыты шул.Көзнең матур мизгелләрен мәктәп хәзерлек төркеме балалары менә ничек итеп үзләрендә калдырдылар. Бергәләп нинди матур күренеш ясадылар. Алтын көз әле аларның күңелендә озак сакланыр.



