Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Белем бирү эшчәнлеге 02.11.2016

Беренче кечкенәләр төркеме балалары сөйләм үстерү белем бирү эшчәнлегендә йорт хайваннары,кошлары турында сөйләштеләр. Тәрбиячеләре Р. Ильдаровна аларга хайваннарны,кошларны ашатып торырга, яратырга кирәклеген аңлатты.
-
Котлыйбыз! 01.11.2016

Район күләмендә оештырылган "Осенний калейдоскоп" конкурсында 3 нче урын алган Муртазина Илвинаны(тәрбиячеләре: Фазылзянова Л.Н. Муртазина Р.И.) чын күңелдән котлыйбыз. Аңа киләчәктә уңышлар телибез.
-
Котлыйбыз! 01.11.2016

Район күләмендә оештырылган "Көзге калейдоскоп" конкурсында катнашып, икенче кечкенәләр төркеменнән Гайнуллин Ә.- II , уртанчылар төркеменнән(тәрбиячесе Хадеева Р.Р. Хамзина Р.Ю.) Муртазина И. - III(тәрбиячеләре Муртазина Р.И. Фазылзянова Л.Н.) урынга ия булдылар.Аларны зур уңышлары белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Тәрбияле балалар булып үсүләрен телибез.
-
"Сөмбелә " җыр конкурсы
31.10.2016
Район күләмендә оештырылган "Сөмбелә" җыр конкурсында катнашып, уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче Хабибуллина Ралия 3 урынга ия булды. Конкурска музыка җитәкчесе Гайфуллина Р.Г. әзерләде. Ралиябез грамота белән бүләкләнде.Ралияне беренче җиңүе белән тәбрик итәбез. Акыллы,тәртипле булып үсүен телибез.
-
Көзге уңыш бәйрәме "Сөмбелә" 28.10.2016

Көзге уңыш бәйрәменә әзерлек зур тырышлык таләп итте. Балалар әти-әниләр белән бергәләп кул эшләре эшләп алып килделәр.Күргәзмә өстәле көзге нигьмәтләрдән сыгылып торды. Күз явын алырлык табын әти-әниләрне килгән кунакларны җәлеп итте. Бик матур эчтәлекле бәйрәм кичәсе карап үттек.
-
Семинар 27.10.2016

Яңа Кенәр балалар бакчасында социаль мәсьәләләрне хәл итү буенча семинар булды. Балаларга патриотик тәрбия бирүнең торышын белем бирү эшчәнлеге һәм күңел ачу чаралары аша ничек җиткерелүен килгән кунакларга ачып бирдек. Тәрбияче Г. Муллахметовна мәктәп хәзерлек төркеме балалары белән илебез буйлап сәяхәткә чыкты. Балалар дәүләт символларын,илебезнең истәлекле,тарихи урыннарын атадылар.Сөмбелә бәйрәменнән өзек күрсәтелде. Бакча мөдире Л.Фоатовна балалар бакчасында ашатуның торышы, ФГОСна нигезләнеп эшләгән эш барышы турында чыгыш ясады.
-
Яшь математиклар 25.10.2016

Икенче кечкенәләр төркеме балалары гади математик күзаллаулар формалаштыру белем бирү эшчәнлегендә саннарны танырга, предметларны тотып саный белергә өйрәнәләр.Менә ничек дөрес итеп уенчыкларны саннар янына урнаштырганнар. Молодцы!
-
Әти-әниләр белән эш. 24.10.2016

Һәр төркемнең тәрбиячеләре әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә тора. Көн саен баланы кабул иткәндә, озатканда киңәшләшеп кенә калмыйлар, әти-әниләр өчен күчмә папкалар эшләп торалар. Ул папкаларда әти-әниләр өчен кирәкле мәгълүматлар, киңәшләр гел алыштырып торыла. Беренче кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Гарифзянова Г.Р. әти-әниләр белән эшкә зур игътибар бирә.
-
Көзге конкурска эшләр. 21.10.2016

Икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче Әмир дә бик тырышып көзге конкурска әзерәнгән. Ул әнисе белән бергәләп көз кызы портретын ясаганнар. Менә ничек матур килеп чыккан көз кызы.
-
Осталыкның чиге юк. 20.10.2016

Тәрбияче өлгер, бар яктан да камил булырга тиеш. Безнең тәрбиячеләребез нәкъ менә шундыйлардан. Л.Н. Фазылзянова ни генә тотса да, җан өрә. Мәрҗәннәрдән ясалган кәрзин, үзе бер хозурлык.



