Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Сабырлык-сары алтын 15.04.2016

Беренче кечкенәләр төркеме сабыр гына балык тоталар. Аларга сокланмый мөмкин түгел! Сабыр гына көтеп утыруларын гына күр әле. Уенның тәмен белеп уйный белү үзе ни тора. "Сабырлык - сары алтын" дип, белми әйтмәгән бит олылар
-
Бездә өмә! 14.04.2016

Яңа Кенәр балалар бакчасында өмә булды.Тирә-якны чиста тоту барыбызның да изге бурычы. Бакчабызның әйләнә-тирәсендәге карны тараттык. Алда әле бакчабызны аллы-гөлле чәчәкләргә төрү бурычы тора. Бердәм булыйк, бергә булыйк!
-
Әвәләү 13.04.2016

Зурлар төркеме балалары бәләкәй куллары белән пластилиннан әвәләп калфак ясадылар. Калфаклар күз явын алырлык булды. Менә алар күз салыгыз!
-
Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена әзерлек 12.04.2016

Беренче кечкенәләр төркеме балалары бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеенда чыгыш ясарга әзерләнә. Бик тырышып,чын күңелдән "Кызыклы шәкерт" шигырен сөйли алар. Аларга сокланмый мөмкин түгел.
-
Әнием, борчылма! 11.04.2016

Бакчабызга быел гына килгән кечкенәләребез бакчаны үз итеп тә өлгерде. Бакчаны көн дә сагынып киләләр. Килү белән яраткан уенчыкларын алып уйнарга керешәләр. Тәрбияче апа юнәлеш биргән уеннар белән мавыгып китәләр. Үз итеп, яратып уйныйлар.Әниләрен дә борчымыйлар.Уен барышында телефоннан шалтыратып әниләрен дә тынычландыралар. Аларга карап сөенәбез. Балалар безнең куанычыбыз. Исән-имин булсыннар.
-
Суган үстерәбез. 08.04.2016

Икенче кечкенәләр төркеме балалары суганнар утыртты. Ул суганнарның үсешен күзәтеп тордылар. Су өстәделәр.Күзләр,авызлар ясап куйдылар. Алар белән әкият геройлары сыман аралаштылар.Яшел матур кыякларга карап куандылар. Мультфильм героен үз яннарында итеп тойдылар.
-
Яз килә! 07.04.2016

Уртанчылар төркеме тәрбиячесе Лилия Фаритовна язны кунакка дәште.Балалар колач җәеп язны каршы алды. Сагынылган бик! Кояшы,тамчылары, хәтта болыты да сагындырган. Әйдә, рәхим ит, яз. Без сине бик яратабыз
-
Менә нинди зур булдык. 06.04.2016

Бакчабызның иң кечкенәләре шактый үсеп киләләр инде. Әкрен генә бакча шартларына ияләшеп киләләр. Менә алар.
-
Әвәләү 05.04.2016

Зурлар төркеме балалары әвәләү белем бирү эшчәнлегендә тиен әвәләделәр. Тырышкач тиеннәр бик матур килеп чыкты. Тырышлык - зурлык, ялкаулык - хурлык, дип юкка гына әйтмәгән шул.
-
Тукай безнең йөрәкләрдә! 04.04.2016

Беренче кечкенәләр төркеме балалары һәм әти-әниләре бөек шагыйребез Габдулла Тукайны олылый, иҗатына соклана. Әти-әниләр дә, тәрбиячеләр дә балаларга аның шигырь - әкиятләрен укыйлар. Балалар бик яратып тыңлыйлар. Әти-әниләр балалар белән бергә балалар өчен Тукай почмагына кул эшләре ясап куйдылар. Менә алар.



