Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Чәчәк орлыклары җыябыз 05.09.2016

Бу уку елында бакчабыз чәчәкләргә бай булды. Матурлык күңелләрне күтәрә, тынычлык бирә. Бу матурлык өчен без тәрбиячеләргә һәм хезмәткәрләргә рәхмәтле.Бу матурлык ел да дәвам итсен дисәң, орлыкларын көздән җыйнап куй. Лилия Наримановна уртанчыларны орлыкны җыйнарга һәм сакларга өйрәтә.
-
Cәламәт булып үсик! 02.09.2016

Икенче кечкенәләр төркеме балалары һәр белем бирү эшчәнлеген бик теләп, яратып, көтеп ала.Ә инде физик культура белем бирү эшчәнлеге аларның бик шатлыклы куанычлы мизгелләре. Тупны кыршау уртасына ыргытырга тырышалар алар. Моның өчен бик зур төгәллек кирәк шул. Фәридә Робертовна сабыр гына аларга бу төгәллеккә ирешергә булыша.
-
Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар. 01.09.2016

-
Арчада "Казансу" паркын ачу тантанасы 31.08.2016

Арчада "Казансу" паркын ачу тантанасы булды. Бу вакыйгада Яңа Кенәр балалар бакчасы коллективыннан бакча мөдире Ләлә Фоатовна һәм тәрбияче Лилия Наримановна катнашты. Лилия Наримановна үз куллары белән эшләгән чәчәк костюмын тәкъдим итте.
-
Чәчәкләрдән костюм 27.08.2016

Арчада чәчәк костюмнары конкурсы үткәрелде. Чәчәкләрдән бизәлеп эшләнгән татар костюмы күз явын алырлык булды. Тәрбияче Лилия Наримановнаның алтын куллары һәр нәрсәгә җан өрә.Чигелгән кул эшләре,картиналар,балалар өчен таратма материаллар аның яратып эшләгән хезмәтендә зур таяну ноктасы булып тора. Кулы эш белгән кеше бервакытта да югалып калмый. Уңышлар сиңа Лилия!
-
Китапханә нинди бай! 23.08.2016

Самигуллина Гүзәл Муллахметовна зурлар төркеме белән Яңа Кенәр балалар китапханәсенә сәяхәт кылды. Аларны анда Суфия апалары каршы алды. Ул аларны китапханәнең серләренә төшендерде. Кызыклы китаплардан әкиятләр укыды. Балалар бик куанып,күңел күтәренкелеге белән кайттылар.
-
Август киңәшмәсе 22.08.2016

22 нче август көнне Арча районының 8 нче номерлы балалар бакчасында мөдирләр өчен "Формирование эффективной муниципальной модели дошкольного образования: опыт и перспективы" темасы астында август киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә 2015-2016 нчы уку елындагы эшчәнлеккә анализ ясалды, алга бурыч һәм максатлар куелды.
-
Рәхәт җәй!!! 19.08.2016

-
Милли көрәш. 17.08.2016

Милли көрәш турында балалар бик күп белә,кызыксына. Тик һәр малайның кечкенә чакта көрәшче булу, батыр калу теләге була. Шул теләкләрне тормышка ашырдылар алар. Чын көрәшчеләр булдылар. Айназ җиңүче булды. Уңышлар сиңа Айназ!
-
Габдулла Тукай паркында 16.08.2016

Зурлар һәм уртанчылар төркеме җәй айларын файдалы үткәрде. Яңа Кенәр мәдәният йорты каршында урнашкан Габдулла Тукай паркына ял итәргә бардылар.Әкият геройлары белән фотога төштеләр.Габдулла Тукай әкиятләрен,шигырьләрен яттан сөйләделәр.



