Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Сәнгать белем бирү эшчәнлеге 01.04.2016

Тәрбиячеләре Резеда Юнысовна зурлар төркеме балаларын сәнгать серләренә өйрәтә. Алар городецк үрнәкләрен үз куллары белән ясап карадылар. Алар эшнең бик катлаулы, шул ук вакытта кызыклы булуын төшенделәр. Бик яратып әтәч рәсемен ясадылар.
-
Ачык белем бирү эшчәнлеге 31.03.2016

Резеда Юнысовна беренче кечкенәләр төркеме балалары белән пластилиннан кар бөртеге әвәлиләр. Чын күңел биреп тырышып эшләгән эш бик матур була ул.
-
Күбәләк ясыйбыз. 30.03.2016

Беренче кечкенәләр төркеме балаларына Рилә Рәисовна рәсем сәнгатенең серләрен төшендерә. Алар бәләкәй кулларын буяуга манып күбәләк ясыйлар. Нинди матур күбәләкләр килеп чыккан. Кечкенә генә булсалар да, бик тырышлар алар.
-
Музейлар буйлап экскурсия
29.03.2016
Тәрбияче Наилә Саматовна һәм өлкән тәрбияче Гөлнар Фирдинантовна мәктәп хәзерлек төркеме балалары белән Арча шәһәренә музейларга сәяхәт кылды. Балалар "Әлифба", "Казан арты", "Әдәбият һәм сәнгать" музейларында булды. Үзәк стадионның балалар мәйданчыгында уйнадылар. Балаларның шат йөзләре, күтәренке күңелләре безне дә куандырды. Матур, җылы хисләр белән сөекле бакчабызга кайттык.
-
Сәламәт булып үсик 28.03.2016

Һәр төркем йокыдан торуга сәламәтлек процедурасына керешә.Икенче кечкенәләр төркеме дә бу вакытны бик ярата. Бик теләп күнегүләр эшлиләр. Сәламәт булып үсәр өчен хәрәкәтләнергә иренмәскә генә кирәк.
-
Спорт-сәламәтлек. 25.03.2016

Спорттан, хәрәкәттән башка бер генә минутны да күз алдына китереп булмый. Ә балалар бакчасында бигрәк тә күп хәрәкәт. Иртәдән кичкә кадәр кырмыскалар сыман тыз-быз киләләр. Ә тәрбиячеләр һәм физик культура җитәкчесе бу хәрәкәтнең файдалы һәм нәтиҗәле булуын тормышка ашыралар. Иртәнге гимнастика бик мавыктыргыч үтә. Мәктәп хәзерлек төркеме балалары бик төгәлләр.
-
Табигать - безнең дустыбыз. 24.03.2016

Мәктәп хәзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре Наилә Саматовна җитәкчелегендә ниләр генә өйрәнмиләр. Үз кулларың белән тотып эшләп караган эш беркайчан да онытылмый ул. Шуны истә тотып, Наилә Саматовна балаларны мөстәкыйльлеккә, хезмәтне яратырга өйрәтә. Алар бик тату итеп үсентеләр күчерәләр. Язга әзерләнәләр.
-
Ачык белем бирү эшчәнлеге 23.03.2016

Тәрбияче Фазылзянова Лилия Наримановна икенче кечкенәләр төркемендә математикадан ачык белем бирү эшчәнлеге күрсәтте. Бу интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге бик кызыклы, эчтәлекле,мавыктыргыч булды. Балалар әкияткә үрелеп барган бу ачык чарада үзләрен иркен тоттылар, бик күп яктан үзләренең белемле,кызыксынучан булуларын күрсәттеләр. Бишкә кадәр санау, төсләрне аеру,башваткычлар чишү,уеннар уйнау,физкультминутка,сан кадәрле предметларны кую, геометрик фигуралардан теремкәй ясау бер-бер артлы тезелеп барды.Вакыт аралыгы да сизелмәде.Тәрбияченең артистлык сәләте бар баланы җәлеп итте.
-
Халкым бизәкләре 22.03.2016

Икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбиячеләре Лилия Наримановнадан барлык уңай сыйфатларны туплап баралар. Кечкенә генә булсалар да, куллары җитез,эш сөючән.Апаларына ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Татар һәм рус халык кызы да, аларның бергәләп башкарган хезмәт җимеше.
-
Ачык белем бирү эшчәнлеге. 21.03.2016

Тәрбияче Муртазина Рәмилә Ильдаровна мәктәп хәзерлек төркемендә ачык математика белем бирү эшчәнлеге күрсәтте. Белем бирү эшчәнлеге бик мавыктыргыч, эчтәлекле, тәрбияви булды. Балаларның активлыгы, һәр эшкә җаваплы каравы сөендерде. Кулдан зәвык белән эшләнгән күрсәтмә материаллары, презентациясе балаларны үз эченә алып кереп китте. Рәмилә Илдаровна коллективта иң яшь тәрбияче.Яшь булуына карамастан, бик тырыш, бик сәләтле. Эшенә җаваплы карый. Уңышлар аңа!



