Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Габдулла Тукай әкиятләре 13.11.2015

Икенче кечкенәләр төркеме бөек шагыйребез Габдулла Тукай әкиятләрен яратып укый. Алар "Су анасы әкиятенә иллюстрация ясап, конкурста катнашырга җыена. Тәрбиячеләре Лилия Наримановнага һәм икенче кечкенәләр төркеменә уңышлар теләп калабыз
-
Кошларны яклау һәм саклау көне. 12.11.2015

Безнең бакча балалары саф һавада булганда кошлар тормышын гел күзәтеп, кызыксынып торалар. Кышын кошларга азык табу кыен, шуңа күрә аларны өстәмә тукландыралар. Әле салкын кыш җитмәсә дә, кошлар көне уңаеннан без җимлекләр куйдык, һәм аларга икмәк валчыклары салдык. Рәхим итегез, сөекле кошкайлар!
-
Музыка иленә сәяхәт. 10.11.2015

Беренче кечкенәләр төркеме музыка белем бирү эшчәнлегендә бик бирелеп көй тыңлыйлар. Алар яраткан әниләре турында җыр өйрәнәләр. Алар безне үзләренең нәни уңышлары белән куандырып торалар.
-
Агачның үзлекләре. 09.11.2015

Тәрбияче Лилия Наримановна икенче кечкенәләр төркеме балаларына агачның үзлекләрен өйрәтте.Балалар агачтан өйләр төзеделәр. Һәр бала теләп катнашты.
-
Авазларда кунакта. 03.11.2015

Бакчабызда сөйләмендә кимчелекләр булган балалар да бар. Алар белән логопед Алсу Рашидовна шөгыльләнә. Алар төрле уеннар, зарядкалар аша авазларны дөрес әйтергә, ишетергә өйрәнәләр. Балалар бик теләп шөгыльләнәләр.
-
Саф һава - тәнгә дәва. 02.11.2015

Саф һава - тәнгә дәва. Саф һавада балалар бик яратып уйныйлар. Сәламәт булу өчен кечкенәдән чыныгып үсәргә кирәк. Мәктәп хәзерлек төркеме балалары беренче карны тәгәрәтеп кар бабай ясыйлар.
-
"Шалкан" әкияте 30.10.2015

Тәрбияче Наилә Саматовна җитәкчелегендә мәктәп хәзерлек төркеме балалары нәниләребезне "Шалкан" әкияте белән сөендерде.Әкият геройлары рольләрне бик оста башкарды, ә нәниләр яратып карады.
-
Котлыйбыз! 29.10.2015

Арчада профсоюз оешмалары арасында төз ату буенча ярыш оештырылды. Бу ярышта бакчабызның мөдире Мухаметгалиева Фәридә Робертовна икенче урынга ия булды. Без аны чын күңелебездән тәбрик итәбез. Аңа тормышында һәм эшендә зур уңышлар телибез
-
Котлыйбыз! 28.10.2015

Район күләмендә оештырылган "Осенний калейдоскоп" конкурсында актив катнашкан өчен балалар бакчасы коллективы диплом белән бүләкләнде. Хөрмәтле ,тәрбиячеләребез! Сезгә катлаулы һүм авыр хезмәтегездә иҗади уңышлар телибез.
-
Котлыйбыз! 26.10.2015

Район күләмендә үткәрелгән "Осенний калейдоскоп" конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче Хусаенова Айсылу "Лучший рисунок" номинациясендә III урынны алды.Балалар бакчасы коллективы Айсылуны чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.



