Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
"Без - Тукай оныклары" 10.12.2015

Беренче кечкенәләр төркеме балалары бик нәни булсалар да, Габдулла Тукай әкиятләрен бик яраталар. Тәрбиячеләре Рилә Рәисовна һәм Резеда Юнысовна балалар игътибарына бик эчтәлекле почмак әзерләделәр. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай турында берни белми калу мөмкин түгел.
-
"Педагогика без психологии - это то же самое, что врач без лекарств: знает что и как делать но без них все равно не может обойтись"
09.12.2015
Арчаның "Радуга" исемендәге беренче номерлы балалар бакчасында педагогларның психологик культурасын күтәрү максатыннан семинар узды. Бу семинарда катнашып, эшебездә куллану өчен кирәкле мәгълүматлар тупладык.
-
"Голосок" конкурсы 08.12.2015

Арчаның "Күбәләк" исемендәге 11 нче номерлы балалар бакчасында оештырылган "Голосок" вокаль конкурсында катнашып, Юсупова Лилия Ильфатовна истәлекле бүләк һәм грамота белән бүләкләнде. Лилия сине чын күңелебездән котлыйбыз! Сиңа яңадан яңа уңышлар телибез.
-
"Чыршы - безнең дустыбыз" 07.12.2015

Тәрбияче Самигуллина Гүзәл Муллахметовна зурлар төркеме балалары белән "Чыршы - безнең дустыбыз" проекты буенча эш башлап җибәрде. Бүгенге көн кадагында торган проблемаларны чишү өчен эшне кечкенәдән башларга кирәк. Шуны истә тотып тәрбияче проект эшенә экологик әңгәмәләр,төрле конкурслар керткән.Бүген аларда әти-әниләр һәм балалар белән берлектә эшләнгән "Иң матур чыршы" конкурсы. Рәхим итегез!
-
Мәктәпкә экскурсия 04.12.2015

Тәрбияче Наилә Саматовна мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән Яңа Кенәр урта мәктәбенә экскурсиягә бардылар. Аларны булачак укытучылары Рәмлә Рәфкатовна елмаеп каршы алды. Китапханәче Резида Рауфовна балаларны китапханә белән таныштырды. Балалар, бик яратып, Абдулла Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятен карадылар. Спортзал, ашханә,актлар залы,музей,кабинетлар белән таныштылар. Экскурсия балаларга бик ошады.
-
"Купшы чыршы бездә кунакта" ачык белем бирү эшчәнлеге 04.12.2015

Беренче кечкенәләр төркемендә бүген зур бәйрәм. Тәрбиячеләре Рилә Рәисовна аларны купшы чыршы янына җыйды. Аюлар,бакалар,әтәчләр,үрдәкләр,песиләр чыршы янына килде. Биеделәр,җырладылар. Кыш бабайның чыршы янына куйган күчтәнәченә куандылар,аңа рәхмәт әйттеләр.
-
Габдулла Тукай әкиятләрендә кунакта. 02.12.2015

Тәрбиячеләре Лилия Наримановна балалар өчен Тукай почмагы оештырды.Икенче кечкенәләр төркеме балалары Габдулла Тукай әкиятләрендә кунакта булдылар.Тукай әкиятләрен бик яратып тыңлады алар.
-
Ачык белем бирү эшчәнлеге."Безнең урам" 01.12.2015

Зурлар төркемендә кисеп ябыштыру ачык белем бирү эшчәнлеге булды. Тәрбиячеләре Рәмилә Ильдаровна җитәкчелегендә балалар бик теләп үзләре яшәгән өй рәсемен кистеләр.Үзләре яшәгән урамны бергәләп ябыштырдылар. Эш барышында үзара дуслык, татулык, ярдәмчеллек күзәтелде. Менә нинди аларның урамы!
-
Юл йөрү кагыйдәләре буенча ачык чаралар. 30.11.2015

Юл йөрү кагыйдәләре буенча ачык чаралар узды. Тәрбиячеләр һәр төркемдә юл йөрү кагыйдәләренә нигезләнгән почмаклар булдырды, ә балалар, шуларга нигезләнеп, үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Ачык чаралар бик эчтәлекле, мавыктыргыч булды. Бар кешегә тик бер теләк: Юлларда сак булыйк!
-
"Иң кадерле әнием" 27.11.2015

Иң кадерле әниләребезне бәйрәм белән котладык. Балалар шигырьләр сөйләде, җырлады, биеде. Балалар һәм әниләр тырышлыгы белән ясалган портретлардан күргәзмә бәйрәмебезне тагы да ямьләндерде. Әниләребез озын гомерле, сәламәт булсын! Алар безнең тормышыбызның яме.



