Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Иң кадерле әниләр 03.03.2016

Икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбиячеләре Лилия Наримановна белән әзерләнгән чыгышларын тәкъдим иттеләр. Кадерле әниләрен 8нче март Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләделәр.Әниләренә җыр,шигырь,бию һәм үз куллары белән әзерләгән кул эшләнмәләрен бүләк иттеләр. Бәйрәм бик күңелле рухта үтте.
-
Әнием иң кадерлем 02.03.2016

Бүген беренче кечкенәләр төркеме балалары яраткан әниләрен 8 март Халыкара хатын - кызлар көне белән тәбрик иттеләр. Бик матур итеп җырладылар,шигырьләр сөйләделәр,җырладылар. Рилә Рәисовна һәм Резеда Юнысовна балаларның бәйрәмен бик кызыклы мавыктыргыч итеп әзерләгәннәр. Иң кечкенәләребез дә тәрбиячеләре Гөлнара Рауфовна белән биюләрен бүләк иттеләр.
-
Әниемә бүләгем. 01.03.2016

Кадерле әниләребезне бәйрәм белән котлап кулдан эшләнмәләр ясыйбыз.Бу матур күренеш һәр төркемдә башкарыла. Һәр төркем балалары кулыннан килгән эшне башкара. Зурлар төркеме балалары бу эшкә зурларча җаваплы караганнар. Рәмилә Ильдаровна аларга матурлыкның серен тирәнтен өйрәтә.
-
Кошлар безнең дусларыбыз. 29.02.2016

Мәктәп хәзерлек төркемендә "Кошлар безнең дусларыбыз" дип исемләнгән чара булып үтте. Наилә Саматовна балаларда кошларга карата мәхәббәт тәрбияләде.Кошлар турында өстәмә мәгълүматлар бирде. Кошларны саклыйк. Алар безнең канатлы дусларыбыз.
-
Юл йөрү кагыйдәләре буенча ачык чаралар. 26.02.2016

Юл йөрү кагыйдәләрен белү бик мөһим. Белеп кенә түгел, тормышта урынлы куллана да белү кирәк. Наилә Саматовна мәктәп хәзерлек төркеме балаларының белемнәрен сынап карады. Нигә сынатып торсыннар?! Алар бит инде мәктәпкә баралар.
-
Котлыйбыз!
25.02.2016
Гарифзянова Гөлнара Рауфовна, Россия күәмендә оештырылган педагоглар өчен конкурста катнашып, беренче урынга ия булды. " Балалар бакчасында ФГОС" исеме астында үткән бу олимпиада педагогларны бик күп белергә чакыра. Гөлнара Рауфовнаны котлыйбыз .Аңа эшендә уңышлар телибез.
-
Без чыныгып үсәбез. 25.02.2016

Бакчабызның иң кечкенәләре дә чыныгып үсеп киләләр. Тәрбиячеләре Гөлнара Рауфовна белән иртәнге гимнастиканы даими эшләп баралар. Бик яратып хәрәкәтләнәләр. "Хәрәкәттә- бәрәкәт", дип белми әйтмәгәндер халкыбыз.
-
Яшь янгын сүндерүчеләр 24.02.2016

Республика күләмендә оештырылган "Неопалимая купина" конкурсында катнашыр өчен һәр төркем иҗади эшләр тапшырды. Кул эшләре бик матур, зәвык белән башкарылган. Катнашучыларга уңышлар телибез
-
Әти дә солдат булган 20.02.2016

Бакчабызда бүген зур бәйрәм,тантана булды. Балалар үзләренең әтиләрен бәйрәм белән котладылар. Беренче кечкенәләр төркеме балалары тәрбиячеләре Эльвира Фәргәтовна белән бәйрәмне алып бардылар.Бәйрәм бик эчтәлекле,күңелле булды. Бәйрәм белән малайлар, әтиләр,бабайлар! Озын гомер,сәламәтлек
-
Аппликация. 19.02.2016

Аппликация белем бирү эшчәнлегендә уртанчылар төркеме балалары тәрбиячеләре Резеда Юнысовна белән ракеталар ябыштырдылар. Хәрби көчләр көненә багышланган бу рәсемнәр бик уңышлы килеп чыкты.



