Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Саф һава - тәнгә дәва. 04.02.2016

Һәр көн саен тышта без
Кар бабайлар, аюлар
Әвәләргә оста без.
Чаңгыда да шуабыз,
Чанада да шуабыз,-
Шулай чирне куабыз.
-
Аппликация. 04.02.2016

Бүген уртанчылар төркеме балалары төсле кәгазьләрдән автобус ясадылар. Зур тырышлык куеп эшләргә тырышты балалар.Тәрбиячеләре Резеда Юнысовна балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләүгә өстенлек бирә.
-
Математика белем бирү эшчәнлеге 03.02.2016

Зурлар төркемендә математикадан ачык белем бирү эшчәнлеге булды. Тәрбиячеләре Гүзәл Муллахметовна математика серләренә өйрәтте. Белем бирү эшчәнлеге бик мавыктыргыч булды.
-
Бездә бүген туган көн 02.02.2016

Уртанчылар төркемемендә Ильясны туган көне белән котладылар. Җырладылар, биеделәр, матур теләкләрен җиткерделәр. Тәрбиячеләре Резеда Юнысовна әти-әнисенә игелекле, тәртипле бала булып үсүен теләде. Кечкенәдән бер-береңне хөрмәт итәргә өйрәнеп үсү бик мөһим.
-
Без бит инде зур үстек 01.02.2016

Беренче кечкенәләр төркеме балалары бүген мөстәкыйль киенергә өйрәнделәр. Алар зурлар инде. Менә ничек бит ул үзең белеп киенгәндә.
-
Аппликация. 29.01.2016

Мәктәп хәзерлек төркеме балалары төсле кәгазьләрдән ниләр генә ясамыйлар.
-
Орхидеяләр 28.01.2016

Төркемнәрнең бизәлше гел үзгәреп тора. Монда тәрбиячеләрнең оста һәм җитез кулы мөһим роль уйный. Зәвык белән кулдан эшләнгән эшләнмәләр кышкы көнне язга әверелдерә. Орхидеяләр тәрәзә төбен матурлый, күңелгә җылылык бирә. Тәрбияче Наилә Саматовна буш вакытларын гел файдалы үткәрә.
-
Режим моментларында 27.01.2016

Шахмат, шашка, дамино уйнау, шакмаклар төзү балаларның яраткан шөгыльләре.Балалар ежим моментларында да вакытларын файдалы һәм күңелле үткәрәләр.
-
Профилактик чаралар 26.01.2016

Балаларның сау-сәламәт, нык булып үсүләре бик әһәмиятле.Алар безнең киләчәгебез. Шуңа күрә гриппка каршы профилактик чаралар үткәрәбез.
-
"Җим сибәм кошларыма" 25.01.2016

Икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче апалары Лилия Наримановна белән җимлек ясап элделәр. Салкын кышта канатлы дусларыбызга җим табу бик кыен. Ә менә җимлеккә кошлар өчен җим салдылар һәм кошларны күзәттеләр.Рәхим итеп ашагыз, кошкайлар!



