Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
"Кошлар - канатлы дуслар" 01.04.2016

Бүген биология-география атналыгы кысаларында М. Р. Сәләхиева тарафыннан "Кошлар - канатлы дуслар" темасына видеофильм күрсәтелде. Укучылар төрле кошлар турында бай мәгълүмат алдылар, һәр сюжетны бик кызыксынып карадылар.
-
"Иң яхшы вожатый" конкурсының икенче этабы үтте 01.04.2016

Арчаның 3 номерлы мәктәбендә "Иң яхшы вожатый" конкурсының икенче этабы үткәрелде. Әлеге этапта районның 10 мәктәбеннән сайлап алынган вожатыйлар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Алар үзләре белән таныштырдылар, "Мин - вожатый" темасына язган эссе укыдылар, педагогик ситуацияләрдән чыгу юлларын күрсәттеләр. Безнең мәктәптән әлеге конкурста 8 сыйныф укучысы Сафина Энҗе катнашты һәм барлык биремнәрне дә бик яхшы үтәп, 3 дәрәҗә диплом иясе булды. Афәрин, Энҗе! Киләчәктә дә уңышлар телибез сиңа.
-
География – биология атналыгы 31.03.2016

География – биология атналыгының 2 нче көнендә укучылар кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр, кроссвордлар, ребуслар чиштеләр.
-
5 класста “Төньяк Америка буйлап сәяхәт” дигән темага ачык дәрес 30.03.2016

30 март көнне мәктәптә география - биология атналыгы башланып китте. География укытучысы Галимҗанова Л.Б. 5 класста “Төньяк Америка буйлап сәяхәт” дигән темага ачык дәрес күрсәтте.
-
“Күңелле стартлар “ 29.03.2016

29 март көнне мәктәбебездә башлангыч класс укучылары арасында “Күңелле стартлар “ үтте. Ярыш бик күңелле һәм мавыктыргыч булды.Аз гына өстенлек белән кызлар командасы җиңү яулады!
-
"Һөнәрле булу - гәүһәрле булуга тиң!" 28.03.2016

Бүген мәктәбебездә һөнәр сайлау айлыгы кысаларында педагог-организатор А. М. Җамалиева тарафыннан "Һөнәрле булу - гәүһәрле булуга тиң!"дип исемләнгән очрашу кичәсе булды. Кичәгә Яңа Кишет авыл китапханәчесе Н. Р. Йосыпова, балалар бакчасы җитәкчесе Э. Г. Шәйхетдинова, Кышкар ФАП җитәкчесе Р. И. Садыйковлар чакырылган иде. Килгән кунаклар үз һөнәрләре белән таныштырдылар, балаларның сорауларына бик теләп җавап бирделәр. Укучыларга һөнәрләр буенча өстәмә мәгълүматлар да җиткерелде. Кичә бик файдалы һәм кызыклы үтте.
-
«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе 24.03.2016

Районда «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең 2 туры үтте.Бәйгедә уңышлы чыгыш ясаган мәктәбебезнең 7 нче класс укучысы Минҗанова Фирүзәне котлыйбыз. Иҗади уңышлар телибез.
-
География һәм биология фәннәреннән сынап карау имтиханы 23.03.2016

Яңа Кишет мәктәбендә 23 март көнне 9 класс укучылары белән география һәм биология фәннәреннән сынап карау имтиханы үткәрелде. Имтиханнарда да сынатмагыз, кадерле укучылар!
-
Химиядән сынап карау имтиханы. 22.03.2016

Яңа Кишет мәктәбендә 22 март көнне 9 класс укучылары белән химия фәненнән сынап карау имтиханы үткәрелде.
-
"Уйна гармун, моңлан курай!" 19.03.2016

Татар шагыйре Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган! "Уйна гармун, моңлан курай!" район иҗат фестиваль-конкурста мәктәбебездән Юсупов Рәсим, Шакиров Нурфис катнашып, "Баян" номинациясендә уңышлы чыгыш ясадылар. Җитәкчеләре: Г.Р.Җәләлетдинова.















