Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
Математика атналыгы. 10.02.2016

9 нчы класста М.Ф.Сафиуллина "Квадратлы тигезләмәләр" темасы буенча ачык дәрес күрсәтте.
-
“Табышмак әйтәм- җавап тап” 10.02.2016

9 февраль көнне башлангыч класслар атналыгы кысаларында 1-4 класс укучылары өчен “Табышмак әйтәм- җавап тап” уены үткәрелде. Балалар бик актив булдылар. 1 класс укучысы Булат Сабирҗанов һәм 4 класс укучысы Җамалиева Ралинә “Иң зирәк” исеменә лаек булдылар.
-
“Минем Ватаным” 10.02.2016

1, 4 класс җитәкчесе Фазылҗанова Гөлфия Наиловна “Минем Ватаным” дигән темага тәрбия сәгате үткәрде.
-
Химия укытучылары семинарда 09.02.2016

Химия укытучысы Мостафина Г.Ә. 5 февраль көнне Арчаның 5 гимназиясендә химия укытучылары семинарында булды. Семинарга КХТИ дан укытучылар килгән иде. Алар КХТИ да гы уку системасы белән таныштырдылар, укучыларны үзләренә укырга килергә чакырдылар. Очрашу бик эчтәлекле булды.
-
Патриотик тәрбия бирү чаралары. 09.02.2016

Хәрби патриотик айлык кысаларында 8 нче класс җитәкчесе М.Р.Сәләхиева Әфган сугышы турында тәрбия сәгате үткәрде.
-
Математика атналыгы. 09.02.2016

Мәктәбебездә математика атналыгы бара. План нигезендә төрле чаралар үткәрелә. Бүген Г.Р.Ибрагимова 5 нче класста математикадан "Катнаш саннарны кушу һәм алу" темасы буенча ачык дәрес күрсәтте.
-
2016 нчы ел- Россиядә Кино елы 08.02.2016

Кино елы уңаеннан авыл китапханәсе белән берлектә үзебезнең авыл җирлегендә эшләгән кинематографлар белән очрашу кичәсе узды. Алар укучыларны кино тарихы, үзләренең яшьлек еллары, кинематограф булып эшләгән елларындагы истәлекләр белән таныштырдылар.
-
"Сугышта янган балачагым" 08.02.2016

8 нче февраль көнне Иске Кишет башлангыч мәктәбендә яшь антифашистлар көненә багышланган тәрбия чарасы үткәрелде. Чара "Сугыш та янган балачагым" дигән презентация белән үрелеп барды. Укучылар Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган герой- пионерлар белән таныштылар.
-
Мәктәптә спорт бәйрәме 07.02.2016

Бүген мәктәп укытучылары һәм укучылары катнашында Халыкара спорт көненә багышланган чара узды. Барысы 33 кеше катнашты. Класслар арасында чаңгыда йөрү буенча ярышлар, эстафета үткәрелде. Тимераякта шуу буенча "Иң оста йөрүче!" исеменә бәйге үткәрелде. Чара күмәкләп чаңгы, чанада тау шуу белән тәмамланды.
-
Рус теленнән сынау имтиханы 06.02.2016

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары русский теленнән сынау имтиханы биреп карадылар. Укучыларның әлеге фән буенча белемнәре тикшерелде. Имтиханнарда да сынатмагыз, кадерле укучылар!















