Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Ватан саклаучылар көне белән сезне. 23.02.2016

Хөрмәтле коллегалар!
Сезне 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар телибез.
Яшәрегез яшь өстәлгән саен,
Яшәү булсын сезгә күңелле.
Безнең өчен ныклы терәк бит сез
Иң зур бәхет шушы түгелме?
Ходай сезгә камил акыл бирсен,
Җиткерәбез сезгә теләкне
Олы бәйрәмегез уңаеннан
Кабул итегез сез рәхмәтне.
-
Ватан терәге - ир-егет! 22.02.2016

Мәктәбебездә "Ватан терәге - ир-егет" исеме астында Ватан саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Чарада Әфган сугышында катнашкан якташларыбыз катнашты. Алар үзләре үткән дәһшәтле еллар турында сөйләделәр, үсеп килүче яшь буынга үзләренең теләкләрен җиткерделәр. 8 нче класс җитәкчесе Миләүшә Радиковна җитәкчелегендә укучыларыбыз башкарган җырлар, биюләр һәркемне дулкынландырды.
-
Хәрби-партиотик җырлар бәйгесе 20.02.2016

19 нчы февраль көнне мәктәбебездә "Хәрби-патриотик җырлар" бәйгесе үтте. Бәйгедә 1-9 нчы класс укучылары катнашты. Укучылар ике номинациядә хәрби-патриотик җырлар тәкъдим иттеләр. 1-4, 7, 9 нчы класс укучылары 1 урын, 5, 6, 8 нче класс укучылары 2 урын алдылар. Укучыларның сайлаган эчтәлекле, матур җырлары һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
“Халыкара туган тел көне” 19.02.2016

19 нчы февраль конне “Халыкара туган тел көне” уңаеннан татар теле һәм әдәбияты укытучысы А. М. Җамалиева 5-8 сыйныфларга “Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа!” дип исемләнгән тәрбия сәгате уздырды.
-
Татар теленнән республика олимпиадасы. 18.02.2016

7 класс укучысы Гайфуллина Диләрәне татар теленнән республика олимпиадасында уңышлы гына катнашып кайтуы белән чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да зур уңышларга ирешүен теләп калабыз. Укытучысы Г.Р.Җәләлетдинова.
-
Тәрбия сәгате 18.02.2016

6 класс укучылары “Афганчылар кемнәр алар?” дигән тема астында тәрбия сәгате уздырдылар.Үзебезнең авылдан киткән афганчылар, аларның батырлыклары турында да фикер алыштылар
-
"Моабит дәфтәрләре" исемле фильм карау 17.02.2016

Бүген укучыларга татар теле һәм әдәбияты укытучысы А. М. Җамалиева тарафыннан Муса Җәлил турында "Моабит дәфтәрләре" исемле фильм күрсәтелде. Фильмда батыр шагыйребезнең туган илне, газиз халкын сатмас өчен күпме газаплы көннәр кичерүе, дошман алдында сер бирмәве ачык чагылды. Соңыннан шагыйрь иҗаты буенча викторина сораулары тәкъдим ителде.
-
М.Җәлилнең китапларыннан күргәзмә. 16.02.2016

Китапханәче Ф. Р. Ахмадуллина тарафыннан М. Җәлил китаплары, аның турында язмалар чыккан газета-журналларга күзәтү ясалды. Шулай ук китаплар күргәзмәсе оештырылды.
-
Иске Кишет мәктәбендә М.Җәлилнең 110 еллыгына багышланган тәрбия сәгате 16.02.2016

15 нче февраль көнне Иске Кишет мәктәбендә М.Җәлилнең 110 еллыгына багышланган тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар Советлар Союзы Герое Муса Җәлил турында күп мәгълумат алды. Аның көрәштәшләре белән таныштылар. Соңыннан укучылар М.Җәлил шигырьләрен яттан сөйләделәр.Тәрбия сәгате М.Җәлилгә багышланган презентация аша үткәрелде.
-- -
Кышкар башлангыч мәктәбендә әдәби кичә 15.02.2016
















