Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
Сәламәтлек көне. 07.04.2016

Мәктәбебездә бүген "Сәламәтлек көне" исеме астында спорт буенча класстан тыш чара үткәрелде. Укучылар ГТО нормалары буенча белемнәрен тикшерделәр, төрле уеннар ярдәмендә әзерлекләрен сынап карадылар. Чарада һәр укучы актив катнашты. Физик тәрбия укытучысы Р.Р.Сәйфетдинов һәр укучының ГТО нормалары буенча әзерлекләрен билгеләргә тырышты.
Дәресләрдән соң укытучылар катнашында "Күңелле стартлар" уены үткәрелде. Ике командага бүленеп, алар да ГТО буенча төрле күнегүләр башкардылар.
-
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы. 06.04.2016

Бүген, 6 апрель көнне, 7 класс укучылары “Однажды проявив милосердие, ты можешь изменить жизнь” дип исемләнгән видео-ролик карадылар. 30 ел элек эшләнгән яхшылык онытылмаган. Герой гомере буе ул яхшылыкны йөрәгендә йөрткән. Әңгәмәдән шул аңлашыла, сиңа эшләнгән яхшылыкны онытырга ярамый. Балаларны видео-ролик герое үрнәгендә тәрбияләү – безнең төп бурычларның берсе.
-
“Тукай төрле телләрдә яңгырый” 06.04.2016

Бөек шагыйребез Г.Тукайның 130 еллык зур юбилеен каршы алырга эзерләнә.Районыбызда төрле чаралар уздырыла. Шундый чараларның берсе 6 апрель көнне Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе базасында узды. “Г.Тукай әсәрләре рус теленә тәрҗемәдә” номинациясендә 5 класс укучысы Шакирова Энҗе ( укытучысы Фазылҗанова Г.Н.) 3 дәрәҗә, “Г.Тукай әсәрләре инглиз теленә тәрҗемәдә” номинациясендә шул ук класс укучысы Сафиуллина Раилә ( укытучысы Сафиуллина А.Р.) 2 дәрәҗә дипломга лаек булдылар! Котлыйбыз!
-
“Көчлеләр һәм җитезләр” 06.04.2016

6 апрель көнне 5 – 7 класс укучылары өчен “Көчлеләр һәм җитезләр” дип исемләнгән интеллектуаль бәйге үткәрелде. Уенның максаты: укучыларның географиядән алган белемнәрен тормышта куллана белүенә ирешү, белем дәрәҗәләрен арттыру, укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, аларда бердәмлек, бер – берсенә ярдәм итү хисе тәрбияләү.
Уенда “Айсберг” белән “Эльбрус” командалары көч сынаштылар. “Айсберг” командасы 3 балл өстенлек белән җиңү яулады.
-
Кош ояларына конкурс 05.04.2016

География – биология атналыгында кош ояларына конкурс игълан ителде. Укучылар бу конкурста бик теләп катнаштылар, сыерчык оялары, җимлекләр ясап алып килделәр. Сыерчык оялары елдагыча мәктәп янындагы агачларга беркетеләчәк. Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Аларны һәрвакыт кайгыртып торыйк, саклыйк һәм яклыйк!
-
Минутка добра на тему "Мы друзья птиц". 05.04.2016

В рамках "Недели добра" 6 апреля во 2-3 классах провели минутку добра на тему "Мы друзья птиц". Читали интересные факты о птицах, сделали для них кормушки и скворечник.
-
2016 ел – Татарстанда су саклау зоналары елы 05.04.2016

Мәктәптә 2016 ел – Татарстанда су саклау зоналары елына багышланган күргәзмә оештырылды. Укучыларга Татарстандагы сулыклар, җирле сулыклар турында файдалы мәгълүматлар бирелде. Табигатьнең чисталыгын кайгырту, сулыкларны саклау турында укучыларның фикерләре тыңланды.
Табигатьне саклау – безнең изге бурычыбыз. Әгәр без яхшы эшләр генә эшләсәк, Җир – анабыз да безне онытмас. Җиребез, суыбыз, һавабыз да безнең яхшы эшләребезгә яхшылык белән җавап кайтарыр.
-
“Иң белемле укучы” интеллектуаль уен 05.04.2016

География атналыгында “Иң белемле укучы” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Уенның максаты: укучыларның 6 – 9 классларда үзләштергән географик белемнәре дәрәҗәсен бәяләү, фикерләү сәләтен үстерү, география фәненә һәм тирә – як дөньяга кызыксыну тәрбияләү. Уенда 8 класстан Шәрәфиев Нур, Фазылҗанов Айтуган, Файзрахманов Алмаз, 9 класстан Мостафин Азат, Йосыпов Рәсимнәр катнаштылар. “Иң белемле укучы” исеменә Фазылҗанов Айтуган лаек булды. Айтуганны чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да зур җиңүләргә ирешүен теләп калабыз!
-
Иске Кишет башлангыч мәктәбендә кошлар көне. 04.04.2016

Иске Кишет башлангыч мәктәбендә Кошлар көненә багышланган тәрбия сәгате үтте. Укучылар кошлар
турында күптөрле мәгълүмат алдылар. Кошлар көненә рәсемнәр ясадылар. Арча районыннан Кызыл китапка кергән кошлар турында да белделәр.
-- -
Биологиядән ачык дәрес 02.04.2016

2 апрель көнне, Сәләхиева Миләүшә Радик кызы,5 класс укучылары белән, биологиядән "Ачык орлыклылар" темасына ачык дәрес күрсәтте. Укучылар дәрестә ылыслы агачларның үрчүе, кешеләр тормышында аларның әһәмияте, урманнарны сакларга кирәклеге турында бик күп мәгълүмат белделәр. Практик эш белән белемнәрен ныгыттылар.















