Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
“Тукай иҗатында музыка” 15.04.2016

Бүген Арча балалар сәнгать мәктәбендә Г. Тукайның 130 еллыгы уңаеннан “Тукай иҗатында музыка” дигән темада презентация яклау бәйгесе узды. Әлеге бәйгедә әдәбият һәм сәнгать укытучы А.М. Җамалиева җитәкчелегендә мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Сафина Энҗе дә катнашты. Аның эше жюри тарафыннан югары бәяләнеп, 2 урынга лаек булды. Афәрин, Энҗе! Киләчәктә дә уңышлар телибез сиңа!
-
"Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар кичәсе. 14.04.2016

Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе 2016 елның 12 апрелендә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үтте. Әлеге бәйге «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында һәм татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап уздырылды.
Оештыручылар: Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте.
Үз иҗатлары белән бәйгедә Башкортостан, Пенза, Киров һәм Әстерхан өлкәләре, Ханты-Манси, Пермь крае укучылары катнашты.
Бу кичәдә мәктәбебезнең 7 класс укучысы Минҗанова Фирүзә катнашып кайтты. Котлыйбыз! Алда да иҗади уңышлар телибез.
-
V Республикакүләм Тукай укулары. 14.04.2016

Бүген Арчада бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗатын өйрәнүгә багышланган V Республикакүләм Тукай укулары булып узды. Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Фазылҗанов Айтуган һәм 9 нчы сыйныфтан Йосыпова Кадрия "Г.Тукай иҗаты иллюстрацияләрдә" номинациясендә чыгыш ясадылар. Нәтиҗәдә, Фазылҗанов Айтуган 1урын (Җитәкчесе: А. М. Җамалиева), Йосыпова Кадрия 3 урын (Җитәкчесе: Г. Р. Җәләлетдинова) алды. Афәрин, кадерле укучыларыбыз! Сезне зур җиңүегез белән котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
-
“Знакомство с химией”. 14.04.2016

В рамках недели химии, 13 апреля состоялось открытое мероприятие для учащихся 1-9 классов на тему “Знакомство с химией”. Ученики посмотрели мультфильм “Кролик-химик”, в котором рассказывается о том, что изучает химия и откуда появилось это слово. Гульнур Адгамовна и ученики 9 класса показали опыты, ознакомили с выставкой предметов быта, посоветовали всегда мыть руки перед едой. Ученики младших классов заитересовались предметом химия, им было предложено нарисовать рисунок на тему “Химия”.
-
Открытый урок на тему “Основные сведения о строении атомов. Изотопы” 13.04.2016

С 11 по 15 апреля, под руководством учителя химии Мустафиной Г.А., в нашей школе проводится неделя химии «В мире интересных фактов». В рамках недели, 12 апреля в 8 классе состоялся открытый урок на тему “Основные сведения о строении атомов. Изотопы”. Ученики ознакомились строением атомов, повторили ПСХЭ Менделеева, составляли химические реакции.
-
Галәм киңлекләрендә. 12.04.2016

Мәктәбебезнең физика укытучысы Ибрагимова Г.Р. Космонавтика көненә багышланган ачык чара уздырды. Презентация буенча космонавтика тарихы, беренче космоска очучылар турында тулы, кызыклы фактларга бай булган мәгълүмат бирде. Чараның икенче өлешендә 8-9 нчы класс укучылары ике командага бүленеп, шул юнәлеш буенча белемнәрен сынап карадылар. "Восток" һәм "Союз" командалары сорауларга җавап бирделәр, портретлары буенча космонавтика өлкәсенә өлешләрен керткән галимнәрне таныдылар, йолдызлыкларның кайсы нинди символ белән билгеләнүен эзләп таптылар.
-
"Кошлар - безнең якын дусларыбыз!" 11.04.2016

Яз җитүне барыбыз да көтеп алабыз. Без генә түгел, канатлы дусларыбыз да язны сагына. Алар озак көттермичә туган ягыбызга әйләнеп тә кайттылар. Укучыларыбыз да аларны әзерләнеп көттеләр: оялар ясап элделәр. Ә хәзер шул ояларда яши башлаган кошларны күзәтәләр: фотога төшерәләр, рәсемнәрен ясыйлар. Педагог-организатор Альбина Минзиевна, ясаган рәсемнәрне туплап, "Кошлар - безнең якын дусларыбыз!" дигән конкурс уздырды. Эшләргә килгәндә Сабирҗанов С., Гобәйдуллина Н., Ногманова Р., Минҗанова Ф., Гайфуллина Д. нең рәсемнәре игътибарга лаек, аеруча төгәллек белән ясалган. Афәрин, укучыларыбыз, тагын да матур рәсемнәрегезне көтеп калабыз.
-
Самолетлар очырдык! 11.04.2016

Бүген мәктәптә , укытучы Сәләхиева Миләүшә Радик кызы җитәкчелегендә, 12 нче апрель - Космонавтлар көненә багышланган, авиамодельләштерү буенча конкурс үткәрелде. 1 нче класстан алып 9 нчы класска кадәр һәр укучы самолетлар ясады. Нинди генә модельдәге самолетлар юк иде анда. Укучылар үзләре эшләгән самолетларны һавага күтәртеп карадылар. Ә жюри кайсы укучының самолеты һавада озаграк очканын исәпләде һәм җиңүчеләрне билгеләде. Яшьләренә һәм классларына карап укучыларны өч төркемгә бүлеп нәтиҗә ясалды. Ә "Иң оригиналь самолет ясаучы" номинациясендә 8 класс укучысы Коттусова Илүзә җиңүче дип табылды.
-
"Мәктәп елым, һөнәр юлым"исемле буыннар очрашуы 11.04.2016

Мәктәп елым, һөнәр юлым" исемле буыннар очрашуы.Өлкән укытучылар, моннан 31 ел элек мәктәпне тәмамлаучылар, 9сыйныф укучылары катнашында кичә.кичәдә чыгарылыш класс укучылары белән кунаклар арасында сорау-җавап сәгате уздырылды.Җитәкчелек вазифасын башкарган Надир Дамир улы тарафыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Тимурчылар отряды эшчәнлеге 10.04.2016

Мәктәбебезнең тимурчылар отряды үзләре карамагындагы сугыш һәм тыл ветераннарының хәлләрен белеп, көндәлек эшләрендә даими ярдәм итеп торалар. "Игелекле эшләр атналыгы" кысаларында да бу эш дәвам итте. Укучыларыбыз өлкәннәргә булыштылар. Аларның девизы да "Һәр көнне бер игелекле эш башкар!" Алар бу девизны максатчан тормышка ашыралар.















