Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Сингапур укулары 09.04.2016

8 апрель көнне Өчиле төп гомуми белем мәктәбе базасында районыбыз мәктәпләреннән җыелган укытучылар өчен Сингапур укуларының өченче өлеше оештырылды. Район мәгариф бүлегеннән килгән укытучылар, методист Г. Х. Феоктистова җитәкчелегендә укуларның асылына төшендерделәр: теория практик өлеш белән аралаштырылды. Структураларны дәресләрдә куллану мөмкинлекләренә күбрәк тукталдылар. Барлык укытучыга Мәгариф бүлегенең "Преобразование обучения в XXI веке" сертификаты тапшырылды.
-
"Кеше яхшы эшләре белән матур" 09.04.2016

"Игелекле эшләр атналыгы" кысаларында китапханәче Ф. Р. Ахмадуллина 1-6 нчы сыйныфлар өчен "Кеше яхшы эшләре белән матур" исемле тәрбияви чара уздырды. Әлеге чарада игелекле эшләр турында язучы авторлар һәм аларның әсәрләре белән таныштырылды. Китапларыннан күргәзмә оештырылды. Шулай ук китапларны саклап тотарга кирәклеге дә искәртелде.
-
2016 ел - Татарстанда су саклау зоналарына багышланган тәрбия сәгате 08.04.2016

7 апрель көнне мәктәптә 2016 ел - Татарстанда су саклау зоналарына багышланган тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар Республикабыздагы елгалар, күлләр, сусаклагычлар турында чыгышлар ясадылар.
География укытучысы Галимҗанова Л.Б. укучыларга бүгенге көндә сулыкларны саклау буенча Республика җитәкчеләре һәм җирле халык тарафыннан үткәрелә торган чараларга тукталды.
Үзебенең җирлегебездәге сулыкларны саклауны тормышка ашыру өчен һәрберебез актив катнашыйк!
-
Башлангыч классларда рәсем конкурсы 08.04.2016

8 апрель көнне 2-3 класс укучылары белән "Юный добренок" рәсем конкурсы үткәрдек. Конкурста барлык укучылар да актив катнашты.
-
“Бүген ярдәм итә алсаң, иртәгә үзеңә булышырлар” 08.04.2016

9 класс укучылары белән Г.А.Мостафина 8 апрель көнне “Бүген ярдәм итә алсаң, иртәгә үзеңә булышырлар” исеме астында тәрбия сәгате үткәрде. Класс җитәкчесе олыларга һәм кечеләргә, классташларга көчеңнән килгәнчә ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләде, видеосюжет күрсәтте.
-
"Юный Добрёнок" темасына рәсем күргәзмәсе 08.04.2016

"Игелекле эшләр атналыгы" кысаларында сәнгать укытучысы А. М. Җамалиева "Юный Добрёнок" темасына рәсем күргәзмәсе оештырды. Рәсем ясауда 5-6 нчы сыйныф укучылары актив катнашты. Укучылар бу темага һәркайсы үзенчә иҗади якын килгән иде. Игелекле эшләр кылып, тирә-юньдәгеләргә ярдәм итеп яшик!
-
Халыкара китап көненә багышланган тәрбия сәгате 07.04.2016

Иске Кишет мәктәбендә авыл китапханәчесе белән берлектә Халыкара китап көненә багышланган тәрбия сәгате үтте. Ул "Иң күп китап укучы " бенефисы формасында үткәрелде. Укучылар башта китапханәгә кайткан яңа китаплар белән танышты. Аннан иң күп китап укучы Галимҗанова Азалия китап укуның үзенә нинди файда китерүе хакында сөйләде. Г.Тукайның "Безнең бабай" шигырен укыды.
.
-
Мәрхәмәтлелек атнасы 07.04.2016

9 класс укучылары, 7 апрель көнне “Весенняя неделя добра” кысаларында балалар бакчасына керделәр. Бакча балаларына пластилиннан кошлар әвәләргә өйрәттеләр, безнең якта яшәүче кошлар турында сөйләделәр.
-
“Мәрхәмәтлек атналыгы” 07.04.2016

“Мәрхәмәтлек атналыгы” кысаларында 1,4 класс укучылары сыйныф җитәчеләре Гөлфия Наиловна белән берлектә”Кечкенә дустым” темасына әңгәмә һәм күңелле уеннар үткәрделәр, башваткычлар чиштеләр, кызыклы табышмакларга җаваплар таптылар
-
" Мәрхәмәтлелек нәрсә ул?" 07.04.2016

7нче апрель көнне 2-3 класс укучылары " Мәрхәмәтлелек нәрсә ул?" дигән мультфильм карадылар һәм соңыннан укучылар эшләгән яхшы эшләрдән "Мәрхәмәтлелек агачы" "үстерделәр"















