Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
"Безнең күңелләрдә син, Тукай!" 26.04.2016

Бүген мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты укытучысы А. М. Җамалиева "Безнең күңелләрдә син, Тукай!" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Кичәдә Г. Тукайның иҗаты төрле яктан ачылды. Шигырьләренә язылган җырлары башкарылды, әсәрләре сәхнәләштереп күрсәтелде. Шагыйрьнең музыка һәм сәнгать өлкәсе белән бәйле булган мәгълүматлар да җиткерелде. Кичә бик файдалы һәм күңелле узды.
-
26 апреля исполняется 130 лет со дня рождения известного татарского поэта Габдуллы Тукая. 26.04.2016

26 апреля исполняется 130 лет со дня рождения известного татарского поэта Габдуллы Тукая. Мы в школе долго и упорно готовились к этой дате. Ребята выучил стихотворения для конкурса чтецов стихотворений Г.Тукая на татарском языке, сделали поделки и нарисовали рисунки, посвящённые творчеству поэта. В честь этого дня среди учащихся 5 класса Н.Ш.Габдрахманова провела мероприятие «Растём ,читая Тукая». Ученики прочитали стихи поэта на русском языке, рассказали отрывки из сказок.
-
23 апреля 2016 года – «Георгиевская ленточка» 24.04.2016

Башлангыч класслар укытучысы Г.Н.Фазылҗанова "Георгиев ленталары" көнлеге уңаеннан укучыларны бу лентаның тарихы белән таныштырды. Эчтэлекле, мавыктыргыч презентация күрсәтте.
Укучылар сугыш һәм тыл ветераннарының өйләрендә булдылар, ленталар бүләк иттеләр.
-
"Эрудит-шоу" бәйгесе 23.04.2016

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г. Р. Җәләлетдинова 8-9 нчы сыйныф укучылары арасында "Эрудит-шоу" бәйгесе уздырды. "Тукай оныклары" һәм "Тукай варислары" командалары төрле фәннәр буенча сорауларга җавап биреп үз белемнәрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә 8 нче сыйныфның "Тукай оныклары" командасы 1 урын алды. Афәрин, укучылар! Алга табада да сынатмагыз!
-
"Без - Тукайлы халык" дип исемләнгән шигырь конкурсы 23.04.2016

Татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында "Без - Тукайлы халык" дип исемләнгән шигырь конкурсы үтте. Һәр сыйныфтан укучылар Г. Тукай шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп сөйләде. Конкурсның җиңүчеләре дә билгеләнде.
1-4 нче сыйныфлар арасында:
Җамалиева Ралинә -1 , Кәримова Гөлгенә -2, Әхмәтшина Зөләйха - 3 урын.
5-6 нчы сыйныфлар арасында:
Садыйкова Динә -1
Валитова Лидия - 2
Шакирова Энҗе - 3 урын.
7-9 нчы сыйныфлар арасында:
Йосыпов Рәсим - 1
Фазылҗанов Айтуган - 2
Ногманова Регина -3 урын алды. Котлыйбыз, аларга киләчәктә дә уңышлар телибез. -
"Без - Тукайлы халык" 22.04.2016

Татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, китапханәче Ахмадуллина Ф.Р. мәктәбебездә "Без - Тукайлы халык" дип исемләнгән күргәзмә оештырды. Күргәзмәгә шагыйрьнең балалар һәм өлкәннәр өчен язылган китаплары,шагыйрь турында истәлекләр, газета-журналларда басылып чыккан язмалар куелды.
-
“Җиребезне саклыйк!” 22.04.2016

22 апрель көнне “Җиребезне саклыйк!” темасы астында тәрбия сәгате үтте. Технология һәм биология укытучысы М.Р.Сәләхиева укучыларга җиребезне, табигатьне сакламаган очракта, аннан вәхшиләрчә файдаланганда ниләр булачагы турында күп мәгълүмат бирде.
Тәрбия сәгате укытучы үзе төзегән презентация буенча алып барылды. Анда табигатькә килгән бәла – казалар гына түгел, укучыларыбызның җирне ничек эшкәртүләре, өмәләрдә катнашулары, кош оялары, җимлекләр ясап элүләре дә урнаштырылган иде. Үзебезнең муниципаль җирлектәге чишмәләр, аларны чистартып карап торучы игелекле кешеләр турында да укучыларга мәгълүмат бирелде.
-
Бердәм Габдулла Тукай дәресе 21.04.2016

Бөек шагыйребезнең тууына 130 ел булу уңаеннан, 20 нче апрель көнне мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан бердәм Габдулла Тукай дәресе үткәрелде. Анда Тукайның тормыш һәм иҗат юлы искә төшерелде, шигырьләре укылды, аларга викторина сораулары тәкъдим ителде. Түбән класс укучыларына Тукай әсәрләре буенча мультфильмнар күрсәтелде.
-
"Мәрхәмәтлелек елмаюдан башлана" 21.04.2016

Бүген татар теле һәм әдәбияты укытучысы А. М. Җамалиева 1-6 нчы сыйныфлар өчен "Мәрхәмәтлелек елмаюдан башлана" дигән темага тәрбия сәгате уздырды. Тәрбия сәгатендә яхшы эшләр, изге гамәлләр кылу турында сөйләшү булды. Тест ярдәмендә укучылар үзләренең ни дәрәҗәдә мәрхәмәтле була алуларын да ачыклады. Әңгәмә бик җанлы үтте һәм тәрбияви әһәмияткә ия булды. Әлеге тәрбия сәгате "Һәр көнне бер игелек эшлә!" дигән девиз белән тәмамланды.
-
6 нчы сыйныфта "Фигыльләрне кабатлау" темасына ачык дәрес 20.04.2016

Бүген татар теле һәм әдәбияты укытучысы А. М. Җамалиева 6 нчы сыйныфта "Фигыльләрне кабатлау" темасына ачык дәрес күрсәтте. Укытучы яңа алымнар кулланып, укучыларның индивидуаль эш күнекмәләрен ачыклады, иҗади фикер йөртү сәләтләрен үстерү өстендә эшләде. Дәрес файдалы һәм эшлекле төстә үтте, укучылар актив катнашты.















