Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы. 07.05.2016

Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасында сугыш ветераннары, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары катнашты. Укучылар эчтәлекле тантана аша кунакларны бәйрәм белән котладылар. Авыл уртасында урнашкан һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
-
Иске Кишет мәктәбендә бәйрәм митингы. 07.05.2016

7 май көнне Иске Кишет мәктәбе каршында Бөек Ватан сугышы батырларын искә алу митингы булды. Митингка тыл ветераннары чакырылды. Батырлар истәлегенә венок салынды. Бәйрәмнең икенче өлеше чәй өстәле артында дәвам итте. Тыл ветераннары үзләренең үткәннәре турында, хәзерге тормышның бик матур икәнлеге хакында фикер алышты.
-
Ветераннарны Җиңү көне белән котлыйбыз! 06.05.2016

5 класс укучылары Алсу Рәфкатовна җитәкчелегендә сугыш ветераны Габделбәр абыйның өендә булдылар, бәйрәм белән котладылар.
-
“Хәвефсез тәгәрмәч – 2016” бәйгесе 04.05.2016

30 апрель көнне Арчаның бишенче гимназия базасында “Хәвефсез тәгәрмәч – 2016” бәйгесе уздырылды. Әлеге бәйгедә А. М. Җамалиева җитәкчелегендә безнең мәктәп командасы да актив катнашты. Шакиров Илсаф, Шакирова Энҗе, Кәримов Илназ һәм Җамалиева Ралинә юл кагыйдәләре, медицина буенча теоретик сорауларга җавап биреп, велосипедта фигуралы йөрү буенча үзләрен сынадылар. Нәтиҗәдә күрсәткечләре дә яхшы булды. Ә Кәримов Илназ беренче ярдәм күрсәтү этабында 1 урын алды. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Созвездие-Йолдызлык- 2016" фестивале 30.04.2016

Мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучысы Динә Садыйкова "Созвездие-Йолдызлык- 2016" фестиваленең муниципаль этабында "Вокал-соло" номинациясе дипломанты булды. Уңышлар сиңа Динә, афәрин!
-
"Дуслык агачы" акциясе 29.04.2016

Бүген Г. Сафиуллин исемендәге укучылар берлеге педагог-организатор А. М. Җамалиева җитәкчелегендә "Дуслык агачы" акциясендә актив катнаштылар. Әлеге акциядә агачлар Россия укучылар хәрәкәтен хуплау максатыннан утыртылды.
-
"Иммунитетың ныкмы?" 7 класста тәрбия сәгате. 29.04.2016

«Иртән торуга ук үземдә хәлсезлек сизәм», «кичә урамнан туңып кергән идем, бүген инде температурам да күтәрелгән – иммунитетым бер дә юк инде» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. «Узган елны кыш буена бер тапкыр да авырмадым, иммунитетым нык минем» дип мактанучылар да юк түгел.
Тәүлек буе сәламәтлегебез өчен көрәшә һәм авыруларны куа торган иммунитет дигән могҗиза нәрсә соң ул? Нишләп ул кемдәдер бар, ә кемдәдер бөтенләй аз? Бу нилектән шулай? Аны нәрсә какшата? Гомумән, нигә иммунитетны бер тапкыр яхшылап ныгытып, аның турында бөтенләйгә дә онытмаска? Бүгенге сәхифәбездә шулар турында сөйләшербез, дип башлап җибәрде класс сәгатен Нурания Шайдулловна.Иң элек иммунитетны бетерә торган сәбәпләрне ачыклап китик. Сәламәт булмаган тормыш рәвеше алып бару, моңа, әлбәттә, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллануны кертәбез, спорт белән шөгыльләнмәү, дөрес тукланмау, йокы туймау, стресслар, әйләнә-тирә мохитнең пычрак булуы, авыр физик эш башкару, организмны какшата торган йогышлы авырулар кичерү – болар барысы да безнең организмыбызга тәэсир итми калмый. Нәтиҗәдә иммунитетыбыз какшый. Хәзерге вакытта организмыбызның аның белән дусмы-түгелме, ягъни иммунитетыбыз ныкмы-юкмы икәнлеген ачыклау өчен исә үзебезнең халәтебезне күздән кичереп чыгу да җитә. Шулай ук Иммунитет какшау нәтиҗәсендә:
– еш кына салкын тия (елына 4-6 тапкыр), иренгә герпес чыга;
– хроник авырулар кабатланып тора;
– хәлсезлек, арыганлык, сүлпәнлек сизелә (атна башында ук ял көннәрен көтә башлау, бер ай ял иткәннән соң, отпуск булмаган да кебек тоелу);
– буыннар авырта;
– аллергия авырулары һ.б. барлыкка килүен искәртеп киттек.Нәтиҗәдә, барыбыз да кичекмәстән иммунитетны ныгытырга кирәк дигән фикердә калдык.
-
“Без – Тукай варислары” исемле районкүләм шигырь бәйгесе 29.04.2016

Район күләмендә уздырылган “Без – Тукай варислары” исемле шигырь бәйгесе 5 нче гимназиядә узды. Бәйге 3 төркемдә алып барылды. Әлеге бәйгедә безнең мәктәптән ике укучы уңышлы чыгыш ясады. 9 нчы сыйныф укучысы Йосыпов Рәсим 2 урынга (укытучысы Г. Р. Җәләлетдинова),
8 нче сыйныф укучысы Фазылҗанов Айтуган (укытучысы А. М. Җамалиева) "Өметле киләчәк" номинациясендә җиңүче исеменә лаек булдылар. Афәрин, егетләр! Сезгә киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез. -
Җир Хартиясе көне 28.04.2016

28 нче апрель көнне укучылар өчен Республикабызда Җир Хартиясе булдырылганга 15 ел тулуга карата чаралар үтте:сыйныф сәгатьләре, викториналар, территориядә чистарту эшләре, презентацияләр карау, агачлар утырту. Әйдәгез, дуслар, җиребезне саклыйк, яклыйк!
-
Праздник, посвященный 130-летию со дня рождения Г.Тукая. 27.04.2016

27 апреля в деревне Кырлай состоялся праздник, посвященный 130-летию со дня рождения Г.Тукая.
В ходе праздника участники читали стихи Тукая и поэтические произведения, посвященные ему, пели песни, радовали гостей праздника народными танцами.
На мероприятии выступали многоуважаемые гости: писатели и поэты, победители конкурсов, руководители библиотек.
«Такие поэты, как Тукай, рождаются один раз в сто лет. Несмотря на свою короткую жизнь, еще при жизни он стал поистине народным поэтом. Народ сам выбрал своего поэта. Творчество Г.Тукая не теряет актуальности и по сей день, так как во многих произведениях он поднимал общечеловеческие проблемы», - считает самый дорогой гость праздника М.Ш.Шаймиев.
Депутат Госсовета РТ, народный поэт Татарстана Роберт Миннуллин, общественный и государственный деятель Татарстана, татарский писатель, поэт, депутат Государственного Совета РТ Разиль Валеев и многие другие известные писатели и поэты прочитали стихи в честь поэта.
Далее состоялось возложение цветов к памятнику классику татарской литературы.
Радовало то, что масштабное мероприятие собрало людей разного возраста, объединенных любовью к татарскому поэту.















