Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 42/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
| У нас учат: | 15/ Бездә укыталар: 15 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Сак булыгыз: грипп! 09.11.2019

Бүген классларда “Сак булыгыз: грипп!” дип исемләнгән класс сәгатьләре узды. Укучыларга гриппның иң куркыныч вируслы авыру булуы, йогышлы, тиз тарала, берьюлы зур халык катламнарына зыян китерергә мөмкин икәнлеге аңлатылды. Гриппны аяк өстендә үткәрергә ярамаганлыгы, вакытында табибка күренергә кирәклеге һәм авыруны мөмкин кадәр иртәрәк дәвалый башлау мөһим икәнлеге искәртелде.Күбрәк саф һавада йөрергә, бүлмәне ешрак җилләтергә, көндәлек режимны үтәргә, дөрес тукланырга һәм температурага туры килерлек кием кияргә кирәклеге әйтелде.
-
Китаплар иленә сәяхәт. 07.11.2019

Нәрсә соң ул китап? «Китап …Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь. Бары шул гына, ә яхшылап уйлап карасаң ,ул – кешеләр уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе. Могҗизаларның могҗизасы»,- дип язган татар язучысы Ибраһим Гази. Укучыларның сөйләм телләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү, таушалган китапларны яңартырга өйрәтү, китап укуга кызыксыну тәрбияләү максатыннан, 7 нче ноябрь көнне, 1-3 класс укучылары белән “Китаплар иленә сәяхәт” дип исемләнгән кичә уздырылды.
-
Ата – аналар җыелышы. 30.10.2019

29 нчы октябрь көнне Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә ата – аналар җыелышы булды. Җыелышта 1 нче чирек нәтиҗәләре, мәктәпнең эшчәнлеге темаларына чыгышлар тыңланды. Фикер алышуда әти –әниләр актив катнаштылар.
-
Географик диктант 28.10.2019

Географик диктант язу 12:00 сәгатьтә башланды. Владимир Путин инициативасы белән үтә торган мондый күләмле акция Рус география җәмгыяте тарафыннан быел беренче тапкыр узды. Анда уннан артык кеше катнашты. Акциядә катнашучылар 8-9 класс укучылары иде. Диктант язучылар 30 бирем сорауларына язмача җавап бирделәр. Биремнәр җиңел түгел. Кайбер сорауларга 1-2 минут эчендә җавап бирү таләп ителсә, аерым сорауларның дөрес җавабын 30 секунд эчендә белү кирәк иде. Әдәби әсәрләрдән, сәяхәтчеләрнең көндәлекләреннән өзекләр буенча географик объектларны танып белү катнашучыларга аеруча ошады. Диктанттан кем нинди билге алганлыгы әлегә билгесез. Диктант язуда катнашучылар үзләренең бүгенге нәтиҗәләрен уникаль идентификацион номер белән егерме көн үткәч кенә беләчәк. Ә сертификатлар бүген диктант язуда катнашкан һәркемгә бирелде.
-
Көзге бал 27.10.2019

25 нче октябрьдә Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Көзге бал” бәйрәме булды. Кунакка килгән Сөмбелә белән бергә укучылар көз турында матур шигырьләр, җырлар , биюләр башкардылар. Көзге җиләк-җимешләр һәм яшелчәләрдән композицияләр ясап алып килделәр. Бәйрәм ахырында дискотека булды. Бәйрәм бик күнелле узды.
-
Рәсем конкурсы 26.10.2019

Алтынчы класс укучылары арасында "Дүрт аяклы дустым" темасына рәсем бәйгесе үтте. Укучылар үзләре яраткан йорт хайваннары турында рәсем ясадылар, рәсемнәре турында сөйләделәр. Һәр укучының рәсеме һәм чыгышы үзенчәлекле булды.
-
Көзге бал 24.10.2019

24 нче октябрь көнне мәктәбебездә көзге бал үткәрелде. Бәйрәм куңелле уеннар, конкурслар, биюләр, җырлар белән үрелеп барды.
-
Мостай Кәримнең тууына 100 ел 23.10.2019

2019 нчы елның 20 октябрендә Башкорстанның халык язучысы Мостай Кәримнең тууына 100 ел. Шул уңайдан мәктәбебездә язучының иҗатын өйрәнү буенча чаралар үткәрелде. Язучының китапларына күзәтү үткәрдек, аның шигырьләренә язылган җырлар тыңладык, спектакльләрдән өзекләр карадык. "Милләтемнең мәңге балкыр йөзек кашы" дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрдек.
-
Көзге фантазия 23.10.2019

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары бу көннәрдә “Көзге бал” бәйрәменә әзерләнәләр. Алар төрле җиләк-җимешләрдән сувенирлар ясыйлар, җырлар, биюләр өйрәнәләр, шигырьләр ятлыйлар.
-
Татарча диктант. 19.10.2019

Бүген мәктәптә укучылар һәм укытучылар татарча диктант яздылар.
















