Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 42/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
| У нас учат: | 15/ Бездә укыталар: 15 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
“Юлларда куркынычсызлык”. 24.09.2019

“Балалар куркынычсызлыгы айлыгы” кысаларында 6 нчы класста “Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтә!” исеме астында тәрбия сәгате үтте. Укучылар юлда йөргәндә җәяүлеләр үтәргә тиеш кагыйдәләрне, пассажирлар үтәргә тиешле кагыйдәләрне кабатлап киттеләр. Тәүлекнең караңгы вакытында үтәлергә тиешле кагыйдәләргә дә тукталдылар, яктылык кайтаргыч элементлар турында да әңгәмә үткәрелде.
-
Адаптация чорында. 23.09.2019

5 нче класс укучыларының адаптация чорында үзләренең мөстәкыйльлекләрен һәм иптәшләре белән яхшы мөгалләмәдә булуларын арттыру, класста дус, тату бербөтен булып яшәргә өйрәтү, классташларына һәрвакыт булышырга, ярдәгә килергә кирәклеген төшендереп, бергәләп класс почмагы янартырга керештеләр.
-
Көзге өмә. 21.09.2019

Мәктәп коллективы, укучылар көзге өмәдә катнаштылар.
-
Соревнования. 20.09.2019

20 сентября, после уроков, ученики посоревновались по «настольному теннису».
-
"Экстремизмга - юк!" 18.09.2019

18 нчы сентябрь көнне, "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында, классларда "Экстремизмга юл юк" дип исемләнгән сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Укучыларга экстремизм, терроризм сүзләренең мәгънәләре аңлатылды, төрле фаҗигаларга тап булмасыннар өчен сак һәм уяу булырга, бер-берсе белән тату-дус булырга кирәклеге искәртелде. Әңгәмәләр барышында укучылар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, төрле мисаллар китерделәр.
-
«Готов к труду и обороне» 13.09.2019

13 сентября 2019 года в «Нусинской ООШ» подготовка учеников к ГТО «Готов к труду и обороне».
-
Куркынычсызлык айлыгы. 12.09.2019

Юлларда куркынычсыз юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү максатыннан Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары белән класс сәгате булды. Укучыларга мәктәпкә кадәр куркынычсыз юл белән килергә кирәклеге, тәүлекнең караңгы вакытында киемнәрдә, мәктәп сумкаларында яктылык кайтаргыч элементлар булырга кирәклеге аңлатылды.
-
Консультацияләр башланды.
11.09.2019
Төп дәүләт экзаменнарына әзерлек башланды. Бүген 9 нчы сыйныф укучылары белән химиядән консультация үткәрелде.
-
Күмәк хезмәтнең нәтиҗәсе сөендерә. 10.09.2019

Носы төп гомуми белем мәктәбе укучылары мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчәләрдән мул уңыш җыеп алдылар. Экологик чиста, витаминга бай булган кишер, чөгендер, кәбестә, суган, сарымсак кыш буена укучыларны тукландыруга җитәчәк.
-
Мәктәптә Балалар куркынычсызлыгы айлыгы бара. 07.09.2019

Мәктәптә Балалар куркынычсызлыгы айлыгы бара. Шул уңайдан һәр класста тәрбия сәгатьләре үтте. Укучыларга барлык төр куркынычсызлык кагыйдәләре яңадан аңлатылды. Юл йөрү кагыйдәләре, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча викториналар, бәйгеләр үткәрелде. Яктылык кайтаргыч элементлары һәр укучыда булырга тиешлеккә басым ясалды.
















