Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 42/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
| У нас учат: | 15/ Бездә укыталар: 15 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Бүгенге тантана... 21.05.2019

Бүген мәктәбебезнең 4 нче сыйныф укучылары тантаналы рәвештә Татарстан Варислары Берлеге оешмасына һәм “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте”нә кабул ителде. Укучылар тантаналы вәгъдә бирделәр һәм өлкән сыйныф укучылары аларга Татарстан Республикасы флагы төсендәге галстуклар бәйләделәр, Россия флагы төсендәге шарлар һәм шарлар эченә китап төшерелгән значоклар тактылар.
-
"Экояз" 20.05.2019

18 нче майда "Экояз" акциясе кысаларында, 5-6 нчы сыйныф укучылары "Табигать сукмагы буйлап" класстан тыш чара үткәрделәр.
-
Сәламәт яшәү көне 18.05.2019

17 нче май көнне мәктәбебездә сәламәт яшәү көне үткәрелде. Шул унайдан 7-9 нчы класс укучылары өчен «Мин үземне сакларга әзер» темасы буенча түгәрәк өстәл үткәрелде. Укучылар ВИЧ инфекциясе, СПИД авыруын булдырмый калу һәм башка профилактик чаралар турында сөйләштеләр, видеороликлар карадылар, үз фикерләрен әйттеләр.
-
Шашка ярышы. 17.05.2019

16 нчы май көнне Пөшәнгәр башлангыч мәктәп – балалар бакчасында районара шашка ярышлары булды. Бу ярышларда Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары командасы (тренерлары Романова Р. А.) актив катнашты.
-
Табигатьтә-кунакта. 16.05.2019

Бүген 1 нче класс укучылары язгы табигатькә экскурсиягә чыктылар. Алар Носы елгасын, чишмә яннарын күзәттеләр. Үләннәрне, чәчәкләрне, агачларны аерырга өйрәнделәр.
-
Кызыклы тәҗрибәләр. 15.05.2019

15 нче май көнне 5-9 нчы класс укучылары катнашында “Кызыклы тәҗрибәләр” класстан тыш чарасы үткәрелде. Чарада барлык укучылар актив катнашты.
-
Профсоюз ярышлары. 14.05.2019

Бүген мәктәбебез укытучылары профсоюз ярышларында актив катнаштылар.
-
Һөнәр сайлау-язмыш сайлау. 11.05.2019

Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр.Һөнәр сайлаганда кеше үз язмышын сайлый. Шушы максаттан чыгып 7 нче класс укучылары белән “Һөнәр сайлау-язмыш сайлау” дигән темага класс сәгате үткәрелде. Укучылар һөнәр сайлаганда, һәр кеше үз мөмкинлекләрен исәпкә алырга тиешлегенә төшенделәр. Һөнәр сайлаганда булырга мөмкин ялгышларны ачыкладылар. Класс сәгате бик кызыклы, файдалы үтте.
-
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары “Беркем дә онытылмады” исемле бәйрәм кичәсе оештырдылар. 09.05.2019

Тыл ветераннарын котлап, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. “Уракчы кызлар”, “Фронттан хат”, “Һәйкәл һәм Ана”күренешләрен сәхнәләштерделәр. Безнең авылыбыз уртасында Ватан сугышы батырларына салынган һәйкәл бар. Без аны кадерләп саклыйбыз. Бу һәйкәлгә веноклар куябыз. Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, күпме авылдашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк.
Әкрен генә җилләр исә,
Ел артыннан еллар үтә,
Ә халыкта тик бер теләк,
Гүя бердәм сулыш:
Мәрмәр һәйкәлләр каршында,
Катгый таләп:
Җирдә кабат
Кабынмасын сугыш!
-
Һәйкәл янында митинг. 07.05.2019

7 май көнне, сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә салынган һәйкәл янында сугыш ветераннары һәм тыл ветераннары хөрмәтенә митинг-кичә үткәрелде. Биредә мәктәп коллективы, авыл халкы һәм тыл батырлары катнашты. Мәктәбебез укучылары бәйрәмдә катнашучыларга әдәби-музыкаль монтаж тәкъдим иттеләр һәм сугыш кырында ятып калганнар истәлегенә һәйкәлгә веноклар куйдылар.
















