МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
26.09.2015

Бүген мәктәбебез, Иске Кырлай авыл җирлеге составында, Казан шәһәрендә үздырылган ярминкәдә катнашты. Ярминкәдә мәктәп бакчасында үстерелгән кишер, суган, чөгендер, кабак, кабачки, кәбестә, бәрәңге, помидор, патиссон, төрле кайнатмалар һәм салатлар тәкъдим ителде. Ярминкәдән күтәренке кәеф белән кайттык. Сатып алучылар да канәгать калганнардыр дип уйлыйм.
-
Көзге табигатькә экскурсия 25.09.2015

Быел сентябрь ае үзенең кояшлы, җылы көннәре белән безне озак сөендерде. Көннәр җәй айларындагы кебек җылы, якты. Шундый матур көннәрнең берсендә без авылыбыз янәшәсендә урнашкан алма бакчасына экскурсиягә чыктык. Анда көзге табигать гүзәллеге белән хозурландык, кызыклы уеннар уйнадык. Ә иң күңеллесе һәм иң тәмлесе, истә калганы яңа тоткан балыклардан пешкән уха белән сыйлану булды. Табигать кочагында рәхәтләнеп ял итеп, җәй белән саубуллашып кайттык.
-
Көзге кросс 23.09.2015

Мәгариф учреждениеләренең профсоюз оешмалары арасында уздырылган Көзге кросс ярышында бүген мәктәбездән директорыбыз Гилязиев Хәйсәр Равилович җитәкчелегендә бер төркем укытучылар бик теләп катнаштылар.
-
22.09.2015
Уважаемые родители, учащиеся 5-х классов!
В соответствии с приказом МО и Н РТ № 9257/15 от 09.09. 2015 года в школах Республики Татарстан 30 сентября (русский язык) и 2 октября ( математика) проводится стартовая диагностика предметной обученности 5- х классов при переходе из начальной школы в основную школу. Всем учащимся 5 класса необходимо принять участие в диагностике.
-
"Ышанырга вакыт" ("Время доверять") 21.09.2015

Бөтендөнья Балалар Ышаныч телефонының 5 еллыгы уңаеннан, 1-9 класс укучылары "Ышанырга вакыт" (Время доверять") акциясендә катнаштылар. Әлеге акция кысаларында укучылар Ышаныч телефоны турында тулы мәгълүмат алдылар, презентация аша алган белемнәрен ныгыттылар. Ахырдан һәр катнашучы тест сорауларына җавап биреп, Ышаныч телефонының укучылар өчен килеп туган проблемаларны хәл итәргә уңайлы һәм чынлап та ышанычлы булуын күрсәттеләр.
-
Гариф Ахуновның тууына 90 ел 18.09.2015

Прозаик, драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Гариф Ахуновның тууына бүген 18 сентябрьдә 90 ел була. Аның якты истәлегенә багышлап, мәктәбебездә “Якташыбыз- горурлыгыбыз” исеме астында кичә үткәрелде . "Гариф Ахуновның татар әдәбиятына керткән хезмәтләре санап бетергесез зур. Ул- искиткеч тәрҗемәче. Ул - ялкынлы публицист. Ул-драматург. Ул- хикәяче. Ул – очеркист,”- дип язган олуг язучыбыз Аяз Гыйлҗиев. Укучылар әлеге кичәдә Г. Ахуновның иҗатын һәм үзен зурлап искә алдылар. Тәрҗемәче, публицист, драматург, хикәяче, очеркист булуын тагын бер кат билгеләп, якташ язучыбыз белән горурландылар.
-
17.09.2015

С сентября по ноябрь 2015 года организуется Всероссийский конкурс сочинений.
Цели проведения Всероссийского конкурса сочинений:
· возрождение традиций написания сочинения как самостоятельной творческой работы, в которой отражаются личностные, предметные и метапредметные компетенции учащегося на разных этапах обучения и воспитания личности;
· обобщение, систематизация и распространение накопленного отечественной методикой эффективного опыта по обучению написанию сочинений и развития связной письменной речи учащихся в целом.
Учащиеся нашей школы изъявили желание принять участие на этом конкурсе. 17 сентября в МБОУ «Старокырлайская ООШ» прошёл I (очный) этап этого конкурса. В трёх возрастных группах участвовало 28 учащихся. После проверки лучшие работы(одна из каждой группы) будут направлены на следующий(муниципальный) этап Конкурса.
-
16.09.2015

Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хисмәтуллина Венера Бари кызы 8 класс укучылары белән авыл китапханәсендә кунакта булдылар. Авыл китапханәчесе Хамзина Венера “Әдәби портрет” исемле чарада якташ язучыбыз Гариф Ахуновка әдәби портрет ясады. Укучыларга язучының тормышы, иҗаты турында сөйләде. 7 нче класста әдәбият дәресендә укылган “ Артышлы тау буенда” әсәре буенча тест эшләп, җиңүче билгеләде. Иң зур балл иясе – Нотфуллина Зәлинә. Китапханәдән чыккканда һәр укучының кулында Гариф Ахунов әсәрләре иде.
-
15.09.2015

" Самостоятельные дети" проекты кысаларында бүген мәктәбебездә STS отрядына йөрүче укучылар "Елмаю белән бүлеш" ("Поделись улыбкой") акциясе уздырдылар. Әлеге акция буенча укучылар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап, елмаю төшкән смайликлар бүләк иттеләр, бер -берләренә шат кәефләрен күчерделәр.
-
14.09.2015

Бүген мәктәбебезнең STS - оешмасы укучылары 1- 4 класс укучылары белән "Ут дус та, дошман да" исемле чара үткәрделәр. Әлеге чараның максаты янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү, ут чыгу куркынычы булган әйберләр белән сак булырга өйрәтү.


















