МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
13 сентябрь - сайлаулар көне 13.09.2015

13 сентябрь - Татарстан Республикасы Президентын сайлау көне. Әлеге сайлау - Татарстан өчен әһәмиятле вакыйга. Без үз Президентыбызны сайлыйбыз. Без биргән һәрбер тавыш Татарстанда яшәүчеләрнең киләчәген билгели. Шуңа күрә Һәрберебез дә сайлауларда актив катнашыйк!
-
12.09.2015

Иске Кырлай авыл җирлегенә 8 авыл керә. Безнең мәктәп тә шул җирлектә урнашкан. Авыл җирлеге территориясе чикләре генеральный план проекты белән таныштыру максатыннан Казан шәһәреннән проектлау оешмасы вәкиле Мингазов Данил Вәгыйзь улы кайтты. Киләчәктә Иске Кырлай авыл җирлеге территориясе чикләре киңәячәк һәм тагын бер яңа бистә үсеп чыгачак дип ышандырды ул.
-
11.09.2015

Бүген мәктәбебезнең алдынгы укучылары Арча шәһәрендә яңа ачылган Җиңү паркына сәяхәт кылдылар. Укучылар анда кызыклы уеннарда катнаштылар, төрле биремнәр үтәделәр, рәхәтләнеп ял иттеләр, паркның матурлыгы белән хозурландылар. Арча шәһәрендә шундый матур парк булу районыбыз өчен бик зур горурлык.
-
Көзге сәламәтлек кроссы 10.09.2015

Бүген мәктәбебездә "Көзге игелек атнасы - Яхшы гамәлләр эстафетасы" акциясе кысаларында "Спортивный Татарстан" исеме астында 1-9 класс укучылары арасында җиңел атлетика буенча көзге кросс үткәрелде. Кросс 3 группага бүленеп үткәрелде. Беренче группада - 1-4 класс кызлары, аннары егетләре, 2 группа - 5-7 класс кызлары, егетләре, 3 группа - 8-9 класс кызлары, егетләре йөгерделәр. Көзге кросста һәр укучы катнашты. 1,2,3 урыннарны яулаучыларга грамоталар тапшырылды. Шулай ук бүген укучылар йөгерү буенча ГТО нормативларын да тапшырдылар.
-
09.09.2015

"Көзге игелек атнасы - Яхшы гамәлләр эстафетасы" акциясе кысаларында, Г. Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан "Күңелле булсын өчен" исеме астында "Ләйсән"балалар бакчасына йөрүче балалар өчен концерт күрсәтелде. Концерт Тукайның "Бәйрәм бүген" җыры белән башланып китте. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Ахырдан барлык кеше "Туган тел" җырын башкардылар.
-
07.09.2015

Бүген мәктәбебездә "Көзге игелек атнасы - Яхшы гамәлләр эстафетасы" акциясе кысаларында "Бергә эшлик" ("Сделаем вместе") исеме астында экологик дәресләр үткәрелде. Укучылар әлеге дәрестә әйләнә- тирә мохитнең чисталыгы әһәмияте, ташландык калдыкларның табигатькә ясаган зыяны, көнкүреш калдыкларын җыю һәм эшкәртү ысуллары белән таныштылар. Чисталык - сәламәтлекнең нигезе булуына тагын бер кат инандык һәм аны саклау бары тик үзебездән тора.
-
07.09.2015
7- 16 сентябрь атнасы мәктәбебездә "Неделя трезвоcти" буларак игълан ителде. Безгә тормышта бик күп мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә. Һәр нәрсәне аек акыл белән, уйлап эш итәргә кирәк. Укучылар авыр ситуацияләрдән чыгу юлларын мөстәкыйль таба белергә тиешләр. Ә безнең максат аларны өйрәтү, дөрес юнәлеш бирү. Шул сәбәпле, 6-9 класс укучылары белән "Мин тормышны өйрәнәм" исеме астында уен-бәйге үткәрелде.
-
Финанс грамоталылыгы көне 04.09.2015

Балаларның финанс өлкәсендә булган белемнәрен арттыру максатыннан Финанс грамоталылыгы көне кысаларында Арча саклык банкы җитәкчесе Загидуллина Клара Фердинантовна 7-9 класс укучылары белән очрашуда катнашты. Клара Фердинантовна банк эшчәнлеге, алар күрсәткән хезмәтләр, мөмкинлекләр турында тулы мәгълүмат бирде. Ахырдан укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Терроризмга каршы көрәш көне 03.09.2015

Россия Федерациясендә 3 сентябрь - Терроризмга каршы көрәш көне буларак игълан ителде. Шул сәбәпле, бүген мәктәбебезгә "Без тынычлык яклы" темасына ачык чара үткәрелде. 5-7 класс укучылары тынычлык турында шигырьләр сөйләделәр, 1-4 класс укучылары әлеге темага рәсемнәр ясадылар, ахырдан видеофильм күрсәтү оештырылды.
-
"Игътибар, балалар!" 02.09.2015

"Игътибар, балалар!" айлыгы кысаларында Иске Кырлай участогы уполномоченные Рахматуллин Равил Гайнанович 1-9 класс укучылары белән юл йөрү кагыйдәләре үтәлеше турында һәм 71 номерлы законны кабат исләренә төшерү максатыннан профилактик әңгәмәләр үткәрде, хокук бозган очракта административ җаваплылык хакында кисәтте.


















