МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Белем бәйрәме 01.09.2015

Чакыра, тагын чакыра
Кыңгырау классларга.
Бүгеннән - Белем көненнән
Уку елын башларга.
Бүген мәктәбебездә Белем бәйрәме булды. Һәр укучы җәйге яллардан соң кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып мәктәпкә ашкынды. Бәйрәм башында Хәйсәр Равилович укучыларны, укытучыларны бәйрәм белән котлады, изге теләкләр теләде, яңа уку елына бурычлар билгеләде. Узган уку елын "5"ле билгеләренә генә тәмамлаган укучыларны бүләкләде. Шулай уку килгән кунаклар да бәйрәм белән котлап үзләренең теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм җыр, шигырләр, котлаулар белән үрелеп барды.
-
01.09.2015

Кадерле укучылар, укытучылар, хөрмәтле ветераннар, әти-әниләр! Барыгызны да Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез! Эшегездә, укуыгызда уңышлар, бәхет-шатлыклар, гаиләләрегезгә иминлек, илебезгә тынычлык телибез. Яңа уку елы барыбызга да сөенечләр генә алып килсен!.
-
01.09.2015

Яңа уку елы башланып китте. Беренче дәресне 6- 7 класс укучылары "Тынычлык" темасына багышланган тәрбия сәгате белән башлап җибәрделәр.
-
Укытучылар Сабантуе 31.08.2015

Арча шәһәре стадионында уздырылган укытучылар Сабантуенда физик культура укытучысы Ситдиков Айрат үзен бик күп уеннарда сынап карады.
-
31.08.2015

Укытучылар Сабантуенда татарның бөек шагыйре Г.Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан оештырылган "Тукай - безнең йөрәкләрдә" исемле шигырь сөючеләр конкурсында 9 класс укучысы Саттарова Наилә "Китмибез" шигырен сөйләде.
-
31.08.2015

Укытучылар көче белән иҗат ителгән "Чәчәкләр күргәзмәсе"ндә безнең гүзәл чәчәгебез!
-
30.08.2015

Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел була. Без сөекле шагыйребезне онытмыйбыз, аны зурлыйбыз, хөрмәтлибез. Укучылар аның шигырьләрен, хикәяләрен яратып укыйлар. Башлангыч сыйныф укучысы Хөсәенов Илназ Тукайның "Кызыклы шәкерт" шигыренә агачтан поделка ясады.
-
29.08.2015
Бүген Арча шәһәрендә мәктәп ярминкәсе оештырылды. Әлеге ярминкәдә безнең мәктәп тә актив катнашты. Күптөрле яшелчәләре: бәрәңге, кишер, суган, кыяр, помидор, төрледән-төрле кайнатмалар, салатлар, дару үләннәрен сатып алучыларга тәкъдим иттек. Көне яңгырлы булуга карамастан, без ярминкәдән канәгать калдык.
-
28.08.2015

Педагогик совет утырышы
-
26.08.2015

Бүген районыбызда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булды. Киңәшмә барышында мәктәпләрнең эшчәнлеген күрсәтү максатыннан оештырылган күргәзмәдә мәктәбебез "Белем сыйфаты" стенды белән катнашты.


















