МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Лагерь башланды 01.06.2015

Бүгеннән мәктәп яны лагеры эшли башлады. "Хыял" дип аталган лагерьда мәктәбебез укучылары ял итәчәк, үзләренең сәламәтлеген ныгытачак. Анда Арча педколледжы студентлары Сафина Алия һәм Галимуллина Айзилә дә эшли. Балалар өчен төрледән-төрле, кызыклы чаралар үздыралар.
-
Алда - каникуллар! 30.05.2015

Менә, ниһаять, көтеп алган җәйге каникуллар да башлана. Бүгеннән безне үзенең сихри, гаҗәеп могҗизалары белән яллар көтә. Әлбәттә, ял итүне файдалы хезмәт белән беррәттән оештырырга кирәклекне онытмаска кирәк. Вакытында дару үләннәре дә җыярга, икенче уку елына көч тупларга да кирәк булачак. Уңышлар, тыныч, хәвефсез җәйге ял көннәре телибез!!!
-
Ура! Походка! 28.05.2015

Бөтен мәктәбебез белән җыелышып Казанга экскурсиягә бардык. Шәһәр буйлап автобуста сәяхәт итүләре ни тора! Парк-хауста төрле аттракционннарда уйнаганнан соң, кино карадык. Аннары Җиңү паркында ял иттек. Парк танымаслык булып үзгәргән. 70 еллык уңаеннан анда булган барлык төр техниканы да буяп, яңартып куйганнар. Истәлеккә карточкаларга төштек.
-
ОГЭ башланды!!! 27.05.2015

9 нчы класс укучылары өчен урак өсте дәвам итә. Бүген алар математика фәненнән үзләренең алган белемнәренә нәтиҗә ясарга тиешләр. Имтиханда үзләренә зур уңышлар теләп калыйк!
-
Без - туристлар!
26.05.2015
Бүген 4 укучыбыз мәктәбебезнең физкультура укытучысы Ситдиков А.Г. җитәкчелегендә район күләмендә оештырылган 2 көнлек туристик слетка киттеләр. Укучыларрга күңелле ял һәм зур җиңүләр теләп калабыз. Алар алган белемнәрне практик рәвештә уңышлы гамәлгә ашырыр дип уйлыйбыз.
-
23.05.2015

Ак алъяпкычларда ак канат,
Күңел оча гүя акчарлак.
Ак канат иңнәрдә,
Җилферди җилләрдә
Күңел оча әллә кайларга....
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 23.05.2015

Мәктәбебездә бүген 9 нчы класс укучылары өчен Соңгы кыңгырау чыңлады. Без аларга ак юллар, бәхет-шатлыклы көннәр телибез.
-
ГТО нормативларын тапшыру 22.05.2015

Бүген Арча шәһәре стадионында 12-15 яшьлек егет һәм кызлар җиңел атлетика буенча ГТО нормативлары тапшырдылар. Безнең мәктәбебездән дә 8 укучы әлеге нормативларны уңышлы тапшырып кайттылар.
-
21.05.2015

Чәчәклекләрдә эш гөрли...
-
20.05.2015

3 класс укучысы Файзрахманова Азалия рус теленнән уздырылган "Русский медвежонок" конкурсында иң күп очко җыеп грамотага, конкурс логотибы төшерелгән футболка һәм бүләккә лаек булды.


















