МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Профсоюз чаңгы ярышы 14.02.2020

Бүген башлангыч профсоюз оешмалары арасында чаңгы ярышы үткәрелде. Безнең мәктәптән дә укытучылар әлеге ярышта бик теләп үз көчләрен сынадылар. Эстафета буенча Гилязиев Х.Р., Ситдиков А.Г., Ахметзянова Г.Х., Хасанова Л.М. катнашында командабыз 2 нче урын яулады. Чаңгычы укытучыларыбызны котлыйбыз, аларга эшләрендә уңышлар телибез!!!!
-
ПАРЛАМЕНТСКИЙ УРОК - 2020 13.02.2020

Бүген, 13 нче февраль көнне, мәктәбебездә ТАССРның 100 еллыгына,, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Традицияләрне саклап, киләчәкне төзибез" исеме астында Парламент дәресе уздырылды. Мәктәбебез директоры Гыйләҗиев Хәйсәр Равил улы укучыларга ТАССР төзелү тарихы, Татарстанның батыр кызлары һәм улларының Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында сөйләде. Традицияләрне саклап, Законнарны хөрмәт итеп кенә ныклы, ышанычлы киләчәк төзеп булуын аңлатты.
-
Итоговое собеседование по русскому языку 12.02.2020

Сегодня девятиклассники всей страны проходили итоговое собеседование по русскому языку. По его результатам школьников допустят к сдаче основного государственного экзамена. Наши ребята отлично справились с заданиями. Молодцы!
-
Грипп, Кискен респиратор вирус инфекцияләреннән ничек сакланырга? 10.02.2020

10 нчы февраль көнне классларда "Грипп, коронавирус йогышлы һәм башка кискен респиратор вирус инфекцияләреннән ничек сакланырга?" темасына әңгәмә уткәрелде. Әңгәмә барышында укучылар вирусларның кем өчен аеруча куркыныч булуы, профилактика чаралары белән таныштылар. Әңгәмә ахырында укучылар һәм әти-әниләр өчен памяткалар бирелде.
-
08.02.2020

Элементы кукольного театра – оптимальный способ достичь успеха в изучении иностранного языка в школе. Известно, что нельзя заставить ребенка свободно общаться на иностранном языке формальными способами. Важно создать такие условия, что бы общение стало необходимым, что бы ребенок захотел говорить. И делал бы это не ради оценки, а ради самовыражения. Всего этого можно достичь благодаря кукольному театру, который раскрепощает ребенка, стимулирует его фантазию, развивает память, внимание, эрудицию, дисциплину, делает его более активным, приучает к работе в группе. И в итоге формирует у учащихся устойчивый интерес к обучению. Действуя посредством кукол, ребенок раскрепощается и легче преодолевает языковой барьер. Исчезает страх совершения ошибки – ребенок думает: «Это же не я ошибусь, а кукла. И смеяться будут не надо мной, а над куклой!»
-
07.02.2020

Бүген мәктәбебездә Фәнил Гәрәфиев истәлегенә 9 нчы тапкыр традицион чаңгы ярышлары уздырылды. Укучылар 4 төрле яшь категориясенә бүленеп ярыштылар. 1 нче урынны безнең мәктәп чаңгычылары яулады, 2 нче урында -Ашытбаш мәктәбе, 3 нче урында- Лесхоз мәктәбе. Җиңгән командаларга дипломнар һәм кубоклар тапшырылды.
-
ГРИПП. Как защитить себя и других 06.02.2020

1. Прикрывайте нос и рот одноразовыми салфетками, когда кашляешь или чихаешь.
2.Регулярно мой руки с мылом.
3. Избегай объятий и рукопожатий при встречах.
4. Если у тебя сиптомы , похожие на гриппа, немедленно обратись к врачу.
5. Если у тебя сиптомы , похожие на гриппа, оставайся дома. Не ходи на работу, в школу, не посещай общественные места.
6. Не трогай глаза, нос и рот немытыми руками.
-
Безнең якташлар 04.02.2020

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын каршылау уңаеннан мәктәптә план төзелде. Шул план нигезендә күпкырлы эшләр башкарыла. Бүген дә классларда "Безнең якташлар" исеме астында әңгәмәләр үткәрелде. Укучыларыбыз үзебезнең районнан чыккан Советлар Союзы Геройлары турында белемнәрен барладылар, аларның тормыш юлы, батырлыклары хакында сөйләштеләр.
-
03.02.2020

Укучыларда китап укуга мәхәббәт уяту, китап белән кызыксынуны арттыру, сәнгатьле укуга ирешү максатыннан, 2 һәм 4 класс укучылары көнне китап укудан башлыйлар.
-
"Табигать һәм Без" 01.02.2020

Декабрь аенда булып узган Республикакүләм экологик бәйгенең нәтиҗәләре билгеле булды. Конкурс нәтиҗәләре буенча 7 класс укучысы Сафиуллина Әдилә 3 урынга лаек булды, ә Сабирова Сара һәм Гилязетдинов Рәсим сертификатлар белән бүләкләнде. (җитәкче Гилязиева Г.Р.) Укучыларга уңышлар,молодцы!


















