МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Әйдә, дуслар, бергә җимнәр салыйк кошларга 25.12.2019

Кыш көне көннәр салкын,кояш бик еракта яктыра,җирне аз җылыта.Еш кына буран була,салкын җил исә.Кошларга салкын кыш көне ашарга табуы читен,шуңа күрә без кошларга ярдәм итәргә тиешбез. Без ,башлангыч класс укучылары белән: “Кыш көне нинди кошлар бездә кала?”, “ Алар салкын кышны ничек үткәрәләр?”, “Кешеләр кошларга салкын кышны үткәрергә ничек булышалар? темалары буенча әнгәмәләр үткәрдек; “Кошлар җимлеккә килгән”, “Нинди кош очып килде?” рәсемнәрне карадык; җимлекләр ясарга кирәклеге турында сөйләштек.
Безнең балалар әти-әниләре белән җимлек ясап кына калмадылар,алар һәр көн кошларга азык та салып торалар.Без балалар белән кошларның ничек ашаганнарын күзәтеп торабыз һәм һәр вакыт шундый кагыйдә кабатлыйбыз: әгәр кошларны күзәтәсең килсә,үзеңне тыныч тот, кычкырып сөйләшмә, якын килмә.
-
24.12.2019

Укучыларыбыз җәмәгать эшләрендә һәрвакыт актив катнашалар. Бүген мәктәбебездә макулатура җыю оештырылды. Һәр класс бу бурычны намус белән үтәде.
-
"Бәхет биргән туган җирем" 23.12.2019

20 нче декабрь көнне Яңа Кенәр урта мәктәбендә, ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган, РСФСРның атказанган укытучысы , Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге укучылар һәм укытучыларның төбәкара "Бәхет биргән туган җирем" фәнни - гамәли конференциясе булып узды. Мәктәбебезның укытучылары ( Гилязиева Г.Р. һәм Шәрәфиева Г.З.) Татарстан Республикасы , Мәгариф һәм Фән министрлыгының дипломнары белән бүләкләнделәр. Молодцы!
-
Мәктәбебез бизәлеп,Яңа ел көтә... 21.12.2019

Яңа ел - иң көтеп алган, могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе. Һәркем аны матуррак, истә калырлык итеп каршыларга тырыша. Безнең мәктәптә дә Яңа елга әзерлек башланды.Үзебезне скульпторлар ролендә хис итеп, кардан әкият геройларының сыннарын ясадык.
-
Новогодний конкурс поделок 20.12.2019

Прекрасное время года – зима! Замечательна она и тем, что пробуждает фантазию и воображение. Глядя на эту белоснежную красоту, хочется творить! Ежегодно зимой, в канун Нового Года, по традиции в нашей школе проходит выставка новогодних поделок .Здесь можно увидеть поистине необыкновенные творения. Как известно, созданное непосредственно человеческими руками в магазине не купишь и у другого не встретишь.
-
Бер очрашу - бер гомер. 18.12.2019

Бүген мәктәбебездә Арча район үзәк китапханәсе каршындагы "Каурый каләм" исемле иҗат берләшмәсендә иҗат итүче һәвәскәр шагыйрәләр белән очрашу кичәсе булды. Безнең белән очрашуга берләшмә җитәкчесе Файзрахманова Халидә һәм үзебезнең төбәктә яшәп иҗат итүче Низамиева Фәния килгән иделәр. Искиткеч эчтәлекле, иҗади, дулкынландыргыч булды бу очрашу. Шагыйрәләр үзләренең шигырьләрен укыдылар, укучыларыбызга киңәшләрен бирделәр. Чыгышлар концерт номерлары белән үрелеп барды. Мәктәбебез укучылары арасында да кәлам чарлаучылар бар, шагыйрәләргә үз иҗатларын укып күрсәтү мөмкинлеге чыкты. "Сезнең мәктәптә талантлы укучылар күп икән, шигырь языгыз, китап укыгыз, күңел байлыгыгызны арттырыгыз. Киләчәктә бәлки кайберләрегез шагыйрьләр сафында булыр дип өметләнәбез", - диделәр алар укучыларга. Очрашудан һәркем канәгать калды.
-
17.12.2019

Тиздән Яңа ел бәйрәме җитә, без әзерлек эшләрен башлап җибәрдек. Кабинетларны бәйрәм рухында матур итеп бизәдек.
-
Экологический урок «Моря России: угрозы и сохранение» 16.12.2019

Сегодня в 7 классе был проведён всероссийский экологический урок «Моря России: угрозы и сохранение». С его помощью школьники узнали о значении морей и океанов в жизни всех живых существ нашей планеты и о том, как сохранять прекрасный водный мир. Целью урока являлось рассказать о роли рыболовства в современном мире и необходимости грамотно распоряжаться дарами морей, заботясь о сохранении морских экосистем.
-
Атналыкка йомгак 14.12.2019

Санаулы көннәр уза шул. Үзенең шатлык - куанычлары, бәйге-ярышлары, җиңү-җиңелүләре белән математика-физика атналыгы тәмамланды. Бу атна дәвамында мәктәбебезнең һәр укучысы математик формула, физик законнар белән яшәде. Авыр фәннәр саналса да, математика һәм физиканың да кызык, уйландыра торган яклары барын, ул фәннәр белән ныклап шөгыльләнү кирәклегенә төшенделәр.
Ә бәйгеләрдә җиңүчеләр истәлеккә грамоталар алды.
-
Урок Цифры на тему «Сети и облачные технологии» 13.12.2019

Сегодня в школе прошёл очередной Урок Цифры на тему «Сети и облачные технологии». Учебные материалы каждого «Урока Цифры» разработаны ведущими российскими ИТ-компаниями при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации и помогают ученикам не только узнать новое о мире информационных технологий, но и сориентироваться в перспективных профессиях будущего. «Урок цифры» повышает интерес детей к изучению основ программирования, задаёт верные ориентиры развития в условиях перехода к цифровой экономике. Детям очень нравится работать на тренажёрах данного урока.


















