МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
«Җәлил укулары» бәйгесенең мәктәп туры 09.11.2019

Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә II Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен үткәрә.
Әлеге чараны уздыруның максаты булып Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнең, аның көрәштәшләренең һәм язучы-фронтовикларның иҗади мирасын популярлаштыру, аларның иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, талантларны ачыклау, сәләтләрен күрсәтүгә мөмкинлекләр тудыру тора. Шуңа күрә бүген безнең мәктәптә «Җәлил укулары» бәйгесенең мәктәп туры үткәрелде. Укучыларыбыз язучының шигырьләрен яттан сөйләүдә бик актив булдылар. Милләтебез өчен кирәкле булган бу чарада катнашу яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә һәм талантларны ачыклауда уңышларыбызны тагын да арттырачак.
-
Сак булыгыз: грипп! 08.11.2019

Бүген 9 класста “ Сак булыгыз: грипп!” дигән исем астында класс әгате үткәрелде. Укучылар гриппка каршы профилактик чаралар белән файдалы киңәшләрне дә искә төшерделәр. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы грипптан саклануның иң нәтиҗәле юлы гриппка каршы вакцина ясату дип искәртә. Шулай ук грипп чорында маска кияргә, авыру кешеләр белән элемтәгә кермәскә, кулны сабын белән ешрак юарга,бүлмәне көненә өч-дүрт тапкыр җилләтергә кирәк. Иммун системасын ныгыту өчен С витаминына бай продуктлар: баллы борыч, кара карлыган, гөлҗимеш, кәбестә, киви, апельсин, лимон, грейпфрут ашарга кирәк. Суган белән сарымсакның да файдасы зур. Барыбыз да сәламәт булыйк.
-
Всероссийский заповедный урок " Открываем Антарктику вместе" 07.11.2019

Сегодня в нашей школе был проведен Всероссийский Заповедный урок к 200 - летию открытия Антарктиды российскими мореплавателями Ф.Беллинсгаузеном и М.Лазаревым. Учащиеся в игровой форме узнали, чем особенна природа Антарктики, что скрывает озеро Восток, как Южный океан определяет здоровье всей планеты и многое другое.
-
ОГЭ га әзерлек. 31.10.2019

Көзге каникул планы нигезендә укучыларыбыз ялларда имтиханнарга әзерләнделәр.31 нче октябрь көнне Биология - химия укытучысы Гилязиева Г.Р. , химия фәненнән ОГЭ га әзерлек консультациясе үткәрде. Укытучы укучыларга даими шөгыльләнү кирәклеген, өйрәнү, кабатлау истә калдыруның нигезе булуын һәрчак аңлатып килә. Укучыларга унышлар!
-
Ата-аналар җыелышы 30.10.2019

30 нчы октябрь көнне мәктәбебездә 1 нче чирек йомгаклары буенча ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта "Хокук бозуларны кисәтү" дигән темага Арча муниципаль районы эчке эшләр бүлегенең яшьүсмерләр белән эшләүче өлкән инспектор ,полиция майоры Хидиятуллина Алсу Айдаровна, гаилә хәлләре һәм яшьүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү буенча әйдәп баручы белгеч - инспекторы Диярова Рамилә Гомәровна чыгыш ясады.Әти - әниләргә һәр класс җитәкчесе укучыларның тәртибе,уку - өлгереше турында мәгълүмат бирде.Җыелыш бик эчтәлекле һәм файдалы үтте.
-
Педагогик киңәшмә 30.10.2019

30 нчы октябрь көнне 1 нче чирек нәтиҗәләре буенча педагогик киңәшмә үткәрелде.Киңәшмәдә түбәндәгеләр каралды:1. 1нче чирек нәтиҗәләре, 2 нче чиреккә бурычлар.( Укыту - тәрбия эшләре буенча директор урынбсары Мустафина Г.Г.чыгышы)2.Класс җитәкчеләренең 1 нче чирек нәтиҗәләре буенча чыгышлары.3. Доклад "Башлангыч сыйныфта икенче буын ФДББС(ФГОС)ын гамәлгә куюда укучы эшчәнлеген оештыру". (2,4 нче класс җитәкчесе Ахметзянова Г.Х. чыгышы).4.Төрлеләр.
-
Котлыйбыз 29.10.2019

Мәктәп укучылары һәм студентлар хәзер үз белем дәрәҗәсен генә түгел, хезмәткә һәм оборонага әзерлеген дә күрсәтергә тиеш. Совет чорында гамәлдә булган ГТО (Готов к Труду и Обороне) нормаларын тапшыру кире кайтарылды.
ГТО нормаларын тапшыру 2 нче сыйныфта укучы балалардан башлана. Өч кыенлык дәрәҗәсе билгеләнгән - нормаларны үтәү дәрәҗәсенә карап алтын, көмеш, бронза бирелә.
Безнең укучыларыбыз да ГТО нормаларын унышлы тапшырдылар. 4 укучы көмеш һәм 7 укучыга бронза значогы тапшырылды. Киләчәктә аларга уңышлар телибез.
-
"Уңыш бәйрәме"
28.10.2019
Бүген мәктәбебездә "Уңыш бәйрәме " уздырылды. Көзге байлыклардан күргәзмә оештырылды. Һәр бала өендә яшелчәләрдән берсеннән - берсе кызыклы композицияләр ясап килгәннәр. Укучылар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, күмәк уеннар оештырылды. Бәйрәм бик матур узды.
-
"Көзге эшләнмәләр" 26.10.2019

Укучылар һәм әти - әниләр ярдәме белән мәктәбебездә төрле темаларга күргәзмә әзерләү күркәм традициягә әйләнде. Ел саен әлеге конкурста катнашырга теләүчеләр саны арта бара. Һәркемнең эшләнмәсе бик үзенчәлекле. Молодцы!
-
Пробный ОГЭ
25.10.2019
Сегодня, 25 октября, ученики 9 класса нашей школы писали пробный экзамен по математике. Задания подготовлены с учетом изменений, внесённых в 2019-2020 учебном году.


















