МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Табигать фәннәре атналыгы 18.03.2019

Табигать фәннәре атналыгы Кызыл китап белән танышудан башланды. 1966 нчы елда бөтендөнья галимнәре сакларга кирәкле үсемлекләр, хайваннар исемлеген барлаганнар. Һәм әлеге исемлекне Кызыл китап битләренә бастырганнар. Ни өчен Кызыл китап? Чөнки кызыл төс - кисәтү төсе. Безнең илдә Кызыл китап беренче 1978 елда чыгарыла. Анда Россиянең юкка чыгу алдында торган үсемлекләр, гөмбәләр һәм хайваннар исемлеге бирелгән.
-
Әлифба бәйрәме 15.03.2019

Мәктәбебездә 1 класс укучысы белән Әлифбаны өйрәнүне тәмамладык һәм бүген кадерле китабыбыз белән саубуллашабыз. Әлифба китабы безне 39 хәреф белән таныштырды, хәрефләрдән-иҗекләр, иҗекләрдән -сүзләр, сүзләрдән җөмләләр төзергә, хикәяләр укырга, сөйләргә өйрәтте. Илебезнең барлык мәктәпләрендә “Әлифба бәйрәме” үткәрелә.
Әлифба,син барлык фәннәрнең
Тәүге баскычы.
Син кадерле туган телнең
Алтын ачкычы.
-
14.03.2019

Бүген 7-8 класс укучылары катнашында, Гилязиева Г.Р. һәм Хисматуллина В.Б. "Ягез әле, кызлар һәм әниләр! темасына багышланган уен - дәрес күрсәтте. Дәрес җырлар, уеннар һәм биюләр белән үрелеп барды.
-
13.03.2019

Бүген мәктәбебездә әниләргә, кызларга карата хөрмәт, ярату, гаиләдәге туганлык, кайгыртучанлык хисләрен ныгыту максатыннан 5-9 класс укучылары катнашында "Ягез әле, кызлар һәм егетләр" бәйрәме булып узды. Укучылар бәйрәмдә бик актив катнаштылар.
-
"Әнием- күз нурым" 06.03.2019

Бүген язның беренче бәйрәме - 8 Март бәйрәме уңаеннан 1-4 класс укучыларының әниләре кунакка килделәр. Укучылар әниләренә багышлап матур шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырладылар. Үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәмнең икенче өлешендә балалар әниләре белән күңелле уеннар уйнадылар. Соныннан иң бердәм командаларга грамоталар тапшырылды.
-
1 Марта - Всемирный день Гражданской обороны 01.03.2019

-
"Урок цифра" 27.02.2019

В соответствии с письмом Министерства просвещения Российской Федерации № МР-88/06 от 11.02.2019 в школе сегодня учащимися 5-9 классов был проведён «Урок цифры». Урок направлен на развитие ключевых компетенций цифровой экономики у школьников, а также на их профориентацию для осуществления дальнейшей деятельности в сфере информационных технологий. Каждый ученик получил сертификат участника
-
Профсоюз җыелышы 25.02.2019

Бүген Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе башлангыч профсоюз оешмасы җыелышы үткәрелде. Җыелышның көн тәртибе:
1. 2017-2019 елларга төзелгән коллектив договорның 2018 нче елда үтәлеше.
2. 2019 нчы елга коллектив договорда үзгәрешләр һәм өстәмәләр.
-
"Туган телем- иркә гөлем" 21.02.2019

21 нче февраль - Туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә "Туган телем - иркә гөлем" исемле класстан тыш чара үткәрелде. Чараның максаты туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү. Милли киемнәр кигән укучылар чарада бик актив катнаштылар.
Туган телдә җырлый чишмә,
Туган телдә шаулый таллар.
Туган телдә дәшсәм генә,
Туган җирем мине аңлар.
Р.Вәлиев.
-
20.02.2019
Мәктәбебездә "Китап бүләк ит" исеме астында Россия күләмендә уздырылучы акция үтте. Укучылар үзләренең яраткан китапларын бер-берләренә бүләк иттеләр, бергәләп китап укыдылар. Бу акция бүгенге көндә бик актуаль һәм кирәкле булды. Шундый чаралар алга таба да булсын иде.


















