МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
12.10.2019

Учитель географии Гилязиев Х.Р. и учитель биологии Гилязиева Г.Р. с 23 сентября по 11 октября прошли курсы по программе "Основы профессиональной деятельности педагога в специальном и инклюзивном образовании детей с ограниченными возможностями здоровья". Защитили проектную работу по теме "Внедрение инклюзивной практики в сельской общеобразовательной школе". В дальнейшем им желаем успехов в достижении целей данной направленности.
-
Бәйге 11.10.2019

Иске Кырлай мәктәбендэ ел саен матур язу көне уңаеннан, “Иң матур язучы укучы” конкурсы үткәрелә. Конкурста 1-3 сыйныф укучылары арасында иң матур һәм грамоталы язучылар булып Сафиуллина Алидә, Нотфуллина Гөлинәләр танылды. Аларга тагын да зур уңышлар телибез. Калган укучыларга матур язу өстендә тагын да тырышыбрак эшләргә кирәклеге әйтелде.
-
10.10.2019

Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек. Шул уңайдан авыл мәдәният йортында бәйрәм кичәсе оештырылды. Безнең мәктәп укучылары бик теләп чыгыш ясадылар. Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен.
-
Финанс грамоталылыгы дәресе 09.10.2019

Мәктәбебездә Россия Федерациясе Үзәк Банкы ярдәме белән оештырылган Финанс грамоталылыгы буенча онлайн – дәресләр дәвам итә. Югары класс укучылары әлеге дәресләрдә бик теләп катнашалар. Чираттагы шундый дәрес 8 – 9 класс укучылары өчен «Как защититься от кибермошенничества. Правила безопасности в киберпространстве» темасы астында үткәрелде.
-
Имтиханнарга әзерләнәбез 08.10.2019

Уку авыр хезмәт. Ә 9 нчы класста укучылар өчен икеләтә авыр ел: алда аларны имтиханнар көтә. Аларны уңышлы тапшыру өчен, бүгеннән үк җиң сызганып тотыну кирәк. Безнең мәктәптә дә 9класс укучылары сынау имтиханнары биреп карыйлар. Төп фәннәр:рус теле һәм математикадан инде үзләрен сынап карадылар.
-
Агач утырту көне 05.10.2019

Агач- куаклар тирә - як мохитебезне матурлаучы, саклаучы, һаваны чистартучы булып торалар. Безнең сәламәтлек тә яшеллек белән нык бәйләнгән. Бу форсаттан төрле акцияләр күп оештырыла. Бүген дә - 5 октябрь көнне агач утырту көне дип игълан ителде. Бездә , үз чиратыбызда, табигатьне саклау максатыннан агачлар утырттык.
-
Профсоюз дәресе 04.10.2019

Бүген мәктәбебездә 7-9 класс укучылары өчен профсоюз дәресе үткәрелде. Дәрестә профсоюз оешмасы башкарган эшләр турында, аның ни өчен кирәк булуы һәм профком составы турында сөйләнелде. Дәрес ахырында Иске Кырлай башлангыч профсоюз оешмасы эше белән таныштылар.
-
Осенняя сессия Банка России "Онлайн-уроков финансовой грамотности" 03.10.2019

18 сентября в МБОУ "Старокырлайская ООШ" началась осенняя сессия Банка России "Онлайн-уроков финансовой грамотности".Эти уроки способствуют формированию у подрастающего поколения установок грамотного финансового поведения,ознакомления с актуальными финансовыми продуктами и услугами.Уроки очень нравятся ученикам тем,что идёт общение ,а не просто передача информации.Всё объясняется очень простым понятным языком для ребят.Учащиеся с нетерпением ждут каждый урок.Сессия продлится до 18 декабря.
-
“ТАССР га 100 ел” темасына класс сәгате 02.10.2019

Бүген безнең мәктәптә “ТАССР га 100 ел” дигән темага класс сәгате үткәрелде.Укучылар Республикабызның төзелүе, аның бүгенге көнгә кадәр үсеше белән таныштылар. Элекке фотоларны карап, төрле елларда эшләгән җитәкчеләр , аларның эшләгән эшләренә бәя бирелде. ” Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк,”- ди татар халкы. Безнең үзебезнең тарихны белергә, өйрәнергә тиеш.
-
Өлкәннәр көне белән! 01.10.2019

Илебез буенча 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Төрле җирләрдә хөрмәтле өлкәннәребезне котлаулар, бүләкләүләр белән искә алалар. Кадерле ветеран укытучыларыбыз, техник хезмәткәрләребез! Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез,урыннарыгыз өйнең түрендә булсын! Бәйрәмегез белән!


















