Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 134 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 ( 212 ) 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Иҗади бәйгеләргә нәтиҗә 13.12.2014 Атналыкны ачканда игълан ителгән иҗади бәйгеләргә нәтиҗәләр ясалды. Укучыларның өй шартларында ясаган химик тәҗрибәләрен күрсәткән видеолары һәм химиянең әйләнә-тирәдә кулланышы турында фотолары буенча тәҗрибә уртаклашу һәркемгә кызыклы булды.

-
5-8 класслар арасындагы иҗади бәйгеләргә нәтиҗә ясалды 13.12.2014 Табигать фәннәре кысаларында 5-6-класс укучылары өчен- "Гөлләрем гөлкәйләрем"; 7-класс укучылары өчен"Безнең кече дусларыбыз";8- класс укучылары өчен "Без табигатьтә" диеп исемләнгән иҗади фото-бәйгеләр игълан ителгән иде.Укучыларыбыз бәйгеләрдә кызык- сынып,яратып катнаштылар.Бәйге нәтиҗәләре һәркем өчен кызыклы булды.

-
Химиядән ачык дәрес 13.12.2014

Лилия Шагимулловна 10-класста химиядән "Нефть. Аның составы, үзлекләре, эшкәртү." темасына бик тулы итеп дәрес темасын ачыклаган матур дәрес күрсәтте. Дәрестә күптөрле эш алымнары, ИКТ отышлы файдаланылды. Укытучы укучыларны кызыксындыра алды, үтемле тел белән материалны җиткерде.
-
Мультфильм "Занимательная Химия" 11.12.2014

1 - 4 класс укучылары - Табигать фәннәре кысаларында Химия кабинетына кунакка менделәр. Бик яратып "Занимательная Химия" мультфильмын карадылар, 5 - 6 класс укучылары да алда укылачак химия фәне серләренә төшендерүче фильмны ошаттылар.
-
Видео беседа "Биология серләре" 11.12.2014

7 класс укучылары табигать фәннәре кысаларында биология дәресендә микроскоп төзелеше ,күзәнәк төзелеше, кеше организмы төзелешендә кызыклы саннар турында электрон белем бирү сайтындагы видеолар белән таныштылар.
8 класс укучылары шушы ук сайттагы география фәнен яктырткан видеоларны ошатып карадылар. Татарстандагы табигать һәйкәлләре (ерымнар,карст кое һ.б.), Зәңгәр күл, Болгар шәһәренең тарихи -архитектура үзәге булуы бик матур,аңлаешлы тасвирланган.
-
Матур әдәбият күргәзмәсе 11.12.2014

Атналык кысаларында китапханәче Ләлә Фоатовна табигать фәннәре тематикасы әдәбияты күргәзмәсен булдырды.
-
Котлыйбыз 11.12.2014

Укучыларның бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабында физкультура фәне буенча призер(III урын) булган 8 класс укучысы Валиева Кадрияне(укытычылары Вафина Г.Р.һәм Гараев Р.К) чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз.
-
Биология һәм имтихан түгәрәге 11.12.2014

11 класс укучылары һәр сишәмбедә "Биология һәм имтихан" түгәрәгенә бик кызыксынып, яратып йөриләр. Әзерлекләре һәртөрле юнәлештә белем алуга корылган: аерым сораулар да өйрәнелә, мәсьәләләр дә чишелә,төшенчәләр дә ныгытыла, рәсемнәр дә анализлана, БДИ вариантлары да карала. Уңышлар телибез.
-
Биологиядән ачык дәрес 11.12.2014

Бүген 11 класс укучылары биологиядән "Эволюция" бүлеген гомумиләштерү темасы буенча ачык дәрес күрсәттеләр. Укытучылары Рузилә Рафиковна белән төрле эш формалары аша белемнәрен системалаштырдылар, ныгыттылар. Гомумиләштерү сәяхәт - дәрес формасында тукталышлар белән барды.Укучыларның һәр тукталышта БДИ сораулары буенча белемнәре сыналды.
-
Беседа - эзләнү эше нәтиҗәләре 11.12.2014

"Арча районында туризм үсешенең торышы һәм үстерү юллары" ( география фәне кысаларында ) дип аталган эзләнү эше белән 11 класс укучылары Нургалиева Алия һәм Рахматуллина Алсу - 8 -11 класс укучыларына чыгыш ясадылар. Кызыксынучан, эзләнүчән укучылардан үрнәк аласы гына кала. Алга таба да уңышлар телибез.
















